16+

Унберләр сынала, олы тормышка юл ала

31 мая 2025, 12:44
382
0
0
Уку өчен 4 минут

Кызу көннәр башланды: урамда гына түгел, мәктәпне тәмамлаучылар өчен дә...

Унберләр сынала, олы тормышка юл ала

Кызу көннәр башланды: урамда гына түгел, мәктәпне тәмамлаучылар өчен дә...

Унберенче сыйныфны тәмамлаучыларның сынала торган чагы. Имтиханнарга әзерлек кемнеке – бер, кемнеке ике ел алдан башланды. Мәктәптә бирелгән белем белән генә чикләнүчеләр санаулы гына, күпчелеге онлайн-мәктәпләрдә, репетиторлар белән өстәмә шөгыльләнә. Барысы да БДИны мөмкин кадәр яхшырак балларга бирергә өметләнә. 10-11нче сыйныфка калган икән, димәк, исәпләре – югары уку йортына керү. Барысы да үз кулларында. Аллаһыга тапшырган... 

Башладык!
Быел имтиханнар иртәләде. 23 майда бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры башланды. Бу вакытта әле «Соңгы кыңгырау» да чыңламаган иде. Саубуллашулар 24енә билгеләнде. Дөрес, тәүге имтиханнарын барлык чыгаручылар да түгел, ә тарих, химия, рус әдәбиятын сайлаучылар гына тапшырды. Беренче сынау көнендә Татарстанда онлайн-видеокүзәтүле 59 имтихан үткәрү пункты оештырылды, шул исәптән 7 се өйдә.

Барлыгы 23 майда БДИ тапшыруга Татарстанда 4 356 укучы гариза биргән, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 62 катнашучы. Тарих буенча БДИны – 1 476, әдәбият буенча - 678, химия буенча - 2 202 катнашучы тапшырды. 

Яшел Үзән шәһәренең 3нче гимназиясен тәмамлаучы Мәликә Гаязова беренчеләрдән сыналучылар арасында. 23 май көнне ул тарихтан имтихан тоткан. Гел «5»легә генә укып, күп кенә олимпиадаларда катнашырга өлгергән кыз өчен мондый сынаулар инде яхшы таныш. Шуңа күрә инде берникадәр күнегелгән. Беренче имтиханга да ул үз-үзенә тыныч булырга, дулкынланмаска сүз биреп бара. 

-Имтиханга тыныч күңел белән бардым. Безгә ашыкмаска, вакытыннан алда эшне тапшырмаска киңәш иттеләр. Шуңа җайлап кына биремнәрне эшләп, имтихан ахырына кадәр диярлек утырдым. Таныш булмаган сораулар булмады үзе, әмма биремнәр шактый катлаулы иде. Бирелгән 3 сәгать 30 минут вакыт тәмамланырга 5 минут кала эшемне тапшырып чыктым. Шуннан соң гына дулкынлануларым тышка чыгып, бераз калтыратып алды. Өстән йөк төшкән кебек булды, - дип сөйли Мәликә.

Тормышын гуманитар юнәлеш белән бәйләргә исәп тоткач, Мәликә математиканы база дәрәҗәдә генә биргән. Алда әле аның тагын рус, инглиз теле һәм җәмгыять белеме имтиханнары. Математика һәм рус теленә, нигездә, үзлегеннән әзерләнгән. Бу предметлардан мәктәптә укытучыларыбыз бик көчле, ди ул.  Тарих һәм җәмгыять белеме имтиханына ел башыннан онлайн-мәктәптә әзерлек уза башлаган. Ә инглиз теленнән инде күп еллар репетиторга йөри икән. Барысын да яхшы балларга тапшырып, «алтын» медален акларга исәбе. Хыялы исә, Мәскәү яки Казан вузларының берсенә «Халыкара мөнәсәбәтләр» юнәлешенә керү. Бирсен Ходай!

Бердәм дәүләт имтиханнары Россиянең барлык 89 субъектында һәм 55 чит илдә уза. Имтиханнар барышын 40 меңгә якын иҗтимагый күзәтүче күзәтә. Күчерүләргә юл куймау өчен 11,5 мең «глушилка» урнаштырылган. Мондый җайланмаларны кулланыргамы, юкмы дигән карарны төбәкләр мөстәкыйль кабул итә.

БДИның төп чорында катнашуга барлыгы 712 меңнән артык кеше теркәлгән, шуларның 637 меңнән артыгы мәктәпне агымдагы елда тәмамлаучылар. Татарстанда исә имтиханга 16 533 кеше язылган, шуларның 15 373е – чыгарылыш сыйныф укучылары.

Хыялга таба юл


Азалия Шакирова быел Казанның «Адымнар» күптелле мәктәбен тәмамлый. Бондаренко урамында урнашкан белем йортында 11ләр – ике сыйныф. Барлыгы 50 бала чыгарылалар. Бу көннәрдә һәркайсының иң зур теләге – имтиханнарны уңышлы тапшыру һәм теләгән уку йортына керү.

Азалия үзе кечкенәдән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, бик күп республика, илкүләм, халыкара ярышларда җиңүләре бар, инде халыкара класслы спорт мастеры исеменә дә ия булган. Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетына укырга кереп, тренер булырга хыяллана. Бердәм дәүләт имтиханы сынаулары итеп база дәрәҗәсендәге математиканы, рус телен һәм биологияне сайлаган – укырга кергәндә шулар кирәк. Рус теле аңа җиңел бирелә, шуңа күрә бу сынауга, нигездә, үзе әзерләнгән. Кайбер нечкәлекләргә ачыклык кертү өчен генә репетитор белән берничә дәрес алганнар. Математика өчен шулай ук бик кайгырмый, база дәрәҗәдәсендәге сынау алай катлаулы булырга тиеш түгел. Белемнәрен кат-кат «пробник»лар эшләп чарлаган. Кайчак «4»кә, ә кайчагында «5»кә яза икән. Иң катлаулысы исә, биология, ди. Бу имтиханга репетиторга йөреп 3 ел буе әзерләнгән, әмма барыбер югары баллга артык өмет итәргә дә курка. «Бу бәхет эше. Барысы да нинди вариант эләгүдән тора», – ди Азалия.

-Имтихан якынлашкан саен укучыларда дулкынлану да арта, билгеле. Азалиянең дә борчылып елап алган минутлары да була. «Пробник»ларны яхшы язганнан соң, сөенеп тә куя үзе. Кәефе гел үзгәреп тора. Шунысы яхшы – төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүләре күп булгач, уку йортына кергәндә өстәмә баллар бирәләр. Шуларга бик тә өмет итәбез, – ди әнисе Алсу.  

Барысы да үзеңнән тора
Быелгы БДИ узган елгысыннан әллә ни аерылмый. Кискен үзгәрешләр дә, яңалыклар да юк диярлек. Укучыларның бурычы – имтиханда бар туплаган белемнәрен күрсәтү. Аттестатлы булу өчен математика һәм рус телен уңышлы тапшырырга кирәк. Югары уку йортына керү өчен исә бу гына җитәрлек түгел: тагын бер, йә берничә предметтан сыналасы. Теләгән югары уку йортында кайсылары соралганга карап инде.

Аттестан алу һәм вузга керү өчен кирәкле баллар да берникадәр аерыла. Аттестат алып чыгу өчен рус теленнән БДИда 24 балл һәм база математиканы «3»ледән дә, профиль дәрәҗәсендәгесен 27 баллдан да кимрәк булмаган нәтиҗә алу кирәк. Әмма дәүләт вузына документлар тапшыру өчен рус теленнән дә, профильле математикадан да кимендә 40 балл булырга тиеш. БДИның төп этабы 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аннары 14-23 июньдә – резерв көннәр, имтиханга җитди сәбәпләр аркасында килә алмаганнар һәм ике имтиханы бер үк көнгә туры килгәннәр сынала. Нәтиҗәләрне имтихан тапшырганнан соң 7-14 көн көтәсе. 

Узган елда кертелгән яңалык – имтиханнарның берсен яңадан тапшыру мөмкинлеге быел да гамәлдә. Билгесеннән канәгать булмаганнар үз нәтиҗәләрен 3 һәм 4 июль көнне яхшыртып карый ала. Әмма шуны истә тотарга кирәк: кимрәк балл алган очракта, кирегә кайту юк – нәтиҗәнең соңгысы исәпкә алыначак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading