Шәһри Казан

Гөлчирә дәү әнием кыйссасы (Айзилә Гайнемөхәммәтова)

Мин, Айзилә Гайнемөхәммәтова, Түбән Кама шәһәренең Баки Урманче исемендәге 2нче гимназиясенең 8 нче сыйныфында укыйм. Мәктәп укучылары арасында "Шәһри Казан" газетасы игълан иткән "Минем бабам - ветеран" исемле иншалар бәйгесендә катнашырга уйладым. Яраткан дәү әнием Гөлчирә Ибатуллинаның балачагы хакында сөйләргә телим мин сезгә.

Гөлчирә дәү әнинең әтисе Исхак бабам, 35 яше тулар-тулмас, Саимә әбием белән ике кечкенә баласын һәм әле дөньяга да килергә өлгермәгән минем Гөлчирә дәү әниемне калдырып, сугышка - яу кырына китә.

Әле аларның тагын бер күрешү мөмкинлеге була,поезд белән фронтка озатылганчы бабам әбиемә хат язып, үзен озатып калу өчен "Лагерная" станциясенә балаларын алып килүен үтенә. Хаты соңарып килү сәбәпле, Саимә әбием поездга соңара. Бу гарасаттан исән кайткан бабамның иптәшләре әбиемә, Исхак бабамның аларны бик көтүен, поезд кузгалып китеп, станция күздән югалганчы, вагон култыксасына тотынып сузылып карап баруын сөйләгәннәр. Карт бабамның күзләре тулы яшь булган, диләр. Күрәмсең, күңеле белән туган якларын соңгы кат күрүе, якыннарын бүтән күрә алмаячагын сиземләве булгандыр, мин бер тапкыр да күрмәгән Исхак бабамның. Карт әбиемдә сакланган фотографиягә карап бабамның эре сөякле, төз гәүдәле, төскә бик чибәр кеше икәнлеге күренә, шулайдыр: минем дәү әнием Гөлчирә дә, әтисенә охшап бик чибәр булган шул.

Гөлчирә дәү әнием әтисен бер мәртәбә дә күрмәгән, ул китеп ярты ел үткәч, декабрьнең салкын бер иртәсендә дөньяга килгән, һәм сабый өчен бик кирәкле булган "Әти" сүзен әйтергә тилмереп үскән. Бу турыда сөйләгәндә дәү әнием һәрвакыт яшьләренә тыгыла. Ул сөйләгәннәрнең берсе бигрәкләр дә күңелемә уелып калды,сезгә дә шуны сөйләп узыйм әле.

Реклама

...Алар урамында яшәгән Нурислам абыйның сугыштан кайту хәбәрен ишетеп, бөтен авыл халкы хәл белешергә, үз якыннары турында берәр нәрсә ишетеп булмасмы, - дип алар өенә җыйналган. Сабый Гөлчирә әнисен бигрәкләр дә аптыраткан: "Әйдә барыйк,әти нинди була икән, шуны карыйк инде? Дәү әниемнән өлкәнрәк ике баласын: улы белән кызын да ияртеп, Саимә әбием солдат өенә киткән. "И, Нурисламкаем,әти нинди була ул, әти кешенең алдына утырасым килә", - дип елый бит, утырып кына карасыннар сана алдыңа", - дип Нурислам солдатка мөрәҗәгать иткән. Нурислам абый өенә килгән һәрбер сабыйны алдына утыртып сөйгән, "Кайтыр, балакайлар, сезнең әтиләрегез дә кайтыр, көтегез", - дип башларыннан сыйпаган. Бу сабыйлар өчен олы бер бәйрәм көн булган инде, тик никадәр генә көтсәләр дә, әтиләре яудан әйләнеп кайтмаган. Кайту түгел бер хәбәре генә дә килмәгән, ә дәү әнием өзелеп-өзелеп әтисеннән хат һәм шул хат эчендә үзенә сәлам юлларын көткән. Балалары: "Әни укы инде әтинең хатын" - дип бик аптыраткач, Саимә карт әбием инде ятлап бетергән шул беренче һәм соңгы хатны яттан сөйли торган булган. Ә бит ул хатта Гөлчирә-дәү әниемә сәлам юллары булмаган бит, дәү әнием үпкәләп сәке астына, кәҗә-сарык бәрәннәре торган җиргә кереп яткан. Саимә әбием: "Үпкәләмә, үпкәләгән кешенең бәхете булмый аның, киләсе хатында язар сәламнәрне", - дип юаткач чыгып әнисе кочагына чумган. Ә бер көнне күрше апасы кереп әнисенең кулына өчпочмаклы хат тоттырып чыккан,әбием сәке кырыена тотынып, кулы белән аны ышкыган кыяфәт ясап, үзенә сәлам көткән. Хатта гаилә әгъзаларының һәркайсына күпти-күп сәламнәр җибәргәннән соң "кечкенә кызым Гөлчирәгә бик тә сагынып, кайнар сәламнәремне күктәге йолдызларча, Чабыр тавындагы чыпчыклар санынча язам. Зур үссен, кайткач танымам инде..." дигән хат юлларыннан соң, минем дәү әниемнән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен. "Әтисе" язган шул сары конвертны күкрәгенә куеп йоклап киткән сабый, һәм шушы хат таушалып,уалып беткәнче аннан аерылмаган. Карт әбием Саимә аны күрше апага әйтеп яздырганлыгын үсә төшкәч кенә белгән, сабыйлыгы белән аны әтисе язган дип ышанган. Минем дәү әнием - шагыйрә, шәһәребезнең "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы, "Күрешергә куллар сузылган" исемле шигырьләр китабы авторы, менә хәзер аңладым инде әдәби талант, илһамның дәү әниемә кем аркылы күчкәнен, карт әбием Саимә әдәби телле, иҗади кеше булган икән бит.

Сугыш, сугыш... Күпме хәсрәт китергән бит җир йөзенә, күпме кеше язмышында төзәлмәслек яра калдырган ул. Аллага шөкер, 70 ел буе илебез тыныч тормышта яши, ә менә янәшәдәге Украинада күпме гөнаһсыз җаннар бер гаепсезгә сугыш утында яна: балалар, әби-бабалар салкын подвалларда утсыз-сусыз, ярымач утыра. Менә шуларга карыйм да,һәриртәдә теләкләр телим: "Берүк, Ходаем, безне шушы якты, тыныч, кояшлы күгебездән, кадерле әти-әниемнән, газиз туганнарымнан аера күрмә! Илләр тыныч, бер-берләренә ярдәмләшеп яшәсәләр иде. Дәү әниемнәр кичергәнне безгә күрергә язмасын иде!

Безгә тыныч, бәхетле тормыш яулап газиз башларын салган бабаларыбызның рухлары шат булсын, безнең аларны онытырга хакыбыз юк, яшьтәшләрем, ишетәсезме. Ә бүгенге көндә исән булган ветераннарыбызны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм һәм калган гомерләре тынычлыкта, якыннары кайгырттуында узсын иде, дигән теләктә калам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: