Шәһри Казан

Көндәлеген еламыйча укый алмыйм (Диләфрүз Гарифуллина)

Бабам Тәүфикъ, мин дөньяга килергә 29 ел кала, сугышта алган яралардан бакыйлыкка күчә. Үзен исән килеш күрә алмасам да, дәү әтием һәм әнием сөйләве, шулай ук гаилә архивында сакланган фотолар аша минем күңелдә ул тере образ булып гәүдәләнә, мин аның оныкчыгы булуым белән горурланып яшим.

Тәүфикъ Сафа улы Сафин 1899 елда Биектау районы Олы Битаман авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Октябрь инкыйлабы елларын ул Казанда мәдрәсәдә укып каршылый. Яңа хөкүмәт бу уку йортын татар укытучылары хәзерләү буенча семинария итеп үзгәртә. Егет укуын шунда дәвам итә, 1919 елда армиягә алына. Ленин күрсәтмәсе буенча, белемле татар яшьләрен Петергоф шәһәренә татар командирлары әзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Биредә курсантларны басмачылар хәрәкәтенә каршы көрәштә командир булырга әзерлиләр (җырларда җырланган данлыклы "Татбригада" шулай оеша). Уку-өйрәнүләр тәмамлангач, аларны Урта Азия илләренә тараталар. Бабам үзе хезмәт иткән бригада составында Алма-Ата, Ташкент, Бохара шәһәрләрен басмачылардан азат итүдә катнаша. Күзе начар күрә башлау сәбәпле, аны армиядән комиссовать итәләр. Ул туган авылына кайта, озак ел-лар хат аша хәбәрләшеп торган сөйгәне Өммегөлсем белән гаилә корып җибәрә. Арча педучилищесында кыска сроклы курсларда укып кайткач, Тәүфикъны Дөбъяз мәктәбенә мөдир итеп билгелиләр. Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә. Шулай тормышлар җайланып кына килгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Дәхшәтле сугыш афәте Сафиннарны да әйләнеп үтми: бабам яу кырына китә, әбием берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән берүзе кала. Фронттагылар дошманга каршы көрәш юлларында бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә кичерсә, тылда калган хатын-кыз, бала-чага, карт-корыга җиңү өчен тылда фидакарь хезмәт куярга, авырлыкларга түзәргә туры килә. Бабам хезмәт иткән частьне Мәскәү шәһәрен сакларга җибәрәләр. 1942 елның җәендә Сталинград янында вермахт кораллы көчләренең 6 армиясен тар-мар итү буенча хәлиткеч хәрби операцияләр башлана, бу шәһәргә төрле фронтлардан өстәмә көчләр юнәлдерелә, бабам хезмәт иткән дивизия дә шунда күчерелә. 1942 елның көзендә Сталинград өчен барган сугышларда бабам каты яралана - снаряд ярчыгы эләгеп, аягын чәрдәкли. Ул башта кыр госпиталенә эләгә, аннан соң яралыларны санитар поездына төяп, Красноярск краена дәваланырга озаталар. Юлда барганда яралылар арасында эч китү авыруы башлана. Бабам поездда һәм госпитальдә күргәннәрен тәмәке төрә торган махсус кәгазьгә көндәлек итеп язып бара. Бу көндәлек безнең гаиләдә саклана, аны мин бүген дә еламыйча укый алмыйм. "Эч китүдән бик яман ябыктым. Тәндә ит калмады, тире белән сөяк кенә булып калдым, - дип яза ул берсендә. Яралыларны Боготол дигән шәһәрчеккә урнаштыралар. Сәламәтләнү бик озак бара, сөяк дөрес ялганмый. Дүрт айдан соң гипсны салдырып, култык таяклары белән йөри башлый. Комиссия аны хәрби хезмәткә яраксыз диеп таба. Ләкин аякка баскач та тиз генә туган якларга кайтырга насыйп булмый әле Тәүфикъ солдатка. Казан ягына кайтучы поездга утырырга дип вокзалга төшкәч, таягы тимер юл рельсына кысылып, егыла һәм аягын яңадан сындыра. Сөйгәне Өммегөлсем, газиз балалары белән очрашуга өметләнгән җанга нинди тетрәнү була бу! Тагын дүрт ай госпиталь ятагында аунарга туры килә әле аңа. Шулай итеп, бабам сугыштан гарипләнеп кайта, таягы аңа калган гоме-рендә юлдаш була. Фронттан кайткач та ул укытучылык эшен дәвам итә, лаеклы ялга чыкканчы Олы Битаман мәктәбендә география, биология фәннәре укыта. Бабам бик мавыгучан кеше була. Авылларда ул заманда бик сирәк очрый торган "Фотокор" аппараты сатып алып, фотога төшерүне үзләштерә. Бабам шулай ук бакчачылык, умартачылык белән шөгыльләнә, мондолинада өздереп уйный.

Реклама

Картая төшә бабамның сугышта алган яралары торган саен ныграк сыкрый башлый, җитмәсә, шикәр авыруы да көчәя. Акрынлап башта бер аягында, аннан соң икенчесендә гангрена башлана, табиблар ике аякны да бот төбеннән кисүдән башка чара тапмыйлар. Шулай итеп, җиденче дистәне яңа ваклый башлаган ир тормыш итәргә яраксыз булып кала. Улы Рөстәм һәм килене Дания тәрбиясендә, кадер-хөрмәт эчендә, оныклар сөяргә дә өлгереп, бабам 69 яшендә вафат була. Ә әбием Өммегөлсем озын гомерле булды, оныкларны гына түгел, тугыз оныкчыгын да күрергә насыйп итте әле аңа ходай, 92 яшен тутырып, соңгы көннәренә кадәр дини китаплар укып, Ак әби булып бакыйлыкка күчте.

Тормыш дәвам итә, инде менә бабам вафатына да кырык биш ел вакыт узган, инде кырык биш ел Җиңү бәйрәменә җыелган чал чәчле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре арасында Тәүфикъ солдат юк... Без аны һәрвакыт сагынып искә алабыз. Бабама бүгенге матур, җитеш тармышны күрергә насыйп булмады, ләкин аның үз-үзен аямый авыр көрәш юлларын үтүе, сугыштан гарипләнеп кайтып та, Ватанына хезмәт итүдә фидакарьлеге эзсез югалмады. Бүгенге көндә без - ике баласы (бер улы һәм бер кызы инде гүр иясе), тугыз оныгы, егерме җиде оныкчыгы аның дәвамы булып яшибез. Хәзерге көнебездән канәгать булып, әби-бабаларыбыз күргән сугыш афәтләрен күрмичә тыныч, имин тормышта яшәргә насыйп булсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: