Шәһри Казан

Күршем Зариф бабай (Вәлиева Айзилә)

Ниһаять, язгы каникулга чыктык. Әбиемнең туган авылы Яңа Аккуҗага кунакка бырырга булдык. Авыл зур булмаса да, изге күңелле, тырыш халык яши монда. Юлы асфальт, күпере, мәчете, кибетләре бар. Табигате матур, үзе чишмәләргә бай: "Вәли" чишмәсе, "Нефть" чишмәсе, "Мәхәббәт" чишмәсе...

Язын авыл башындагы алма бакчасы шау чәчәккә күмелеп утыра. Авылыбызны төрле яктан урманнар уратып алган.

Өйгә кайтып керүгә әбием мичкә ягып җибәрде. Күп тә үтмәде, өйгә тәмле коймак исе таралды. Чәй кайнатып, коймакны өстәлгә куюга: "Бар, кызым, Зариф абыйны чәйгә чакыр, гөрләшеп чәй эчеп алыйк!" - диде әбием.

91 яшьлек күрше бабай өй янындагы бакчада кар тарата иде. Чакыруны көткәндәй, көрәген куйды да, кояш кебек елмаеп, килеп тә керде. Өстәл артында аларның истәлекләрен тыңлап, сокланып карап утырдым. "Яшәү сере - тормышны яратудадыр ул, кызым, - дип башлады сүзен әбием. - Янәшәңдә утыручы Зариф бабаң - җиде илне доманнардан азат итүдә катнашкан, туган колхозын торгызуда армый-талмый хезмәт куйган сугыш һәм хезмәт ветераны".

- Әйе, бүген күгебез аяз, табыннарыбыз тулы ризык. Аллага шөкер! - дип сүз башлады күршебез. - Без күргәннәрне ходай беркемгә дә күрсәтмәсен. Ниләр генә күрмәде безнең башлар ул сугышта: елаган вакытлар да, кар каплаган басу өстендә чыршы ботаклары салып йоклаган чаклар, кыр кухнясы килеп җитмичә тәүлекләр буе ач йөргән вакытлар да, үләсе килгән минутлар да күп булды.

Зариф бабай 1942 елның ноябрендә Ижау заводында эшләгән җирдән сугышка китә. Алар 258нче танкларга каршы җиңел артиллерия полкы составында Волков фронтына озатылалар. "Кая барганны белмәсәк тә, тәмугка кергәнебезне яхшы аңлый идек" - дип дәвам итә күршебез сүзен.

Реклама

Зариф абый чынлап та тәмугның үзенә, Ленинград фронтына эләгә. Аларның частен шушы фронтка караган Новгород өлкәсенең Медведь шәһәрендә ике катлы бер йортка урнаштыралар. "Мин постта вакытта шул бина шартлады. Бу йортка дошманнар акрын тәэсир итә торган мина куеп киткән булганнар. Мине ходай саклады, тик иптәшләрем өчен бик борчылдым" - дип искә ала ул тамагына утырган төерне йотып. Дулкынланудан тавышы калтырый башлый, күзләренә яшь бәреп чыга.

Җиңү бәйрәмен Чехословакия башкаласы Прагада каршылый Зариф бабай. Тик аның аның өчен сугыш 9 майда гына бетми әле. Башта алар алдына Прага тирәсендәге дошман төркемнәрен юкка чыгару бурычы куела, соңыннан Словакияның Братислава шәһәре тирәсендә "чистарту" эшләре алып баралар. Сугыш тәмамланганнан соң да яңадан өч ел Германияның Абервольде шәһәрендә хезмәт итеп, туган ягына 1948 елда гына әйләнеп кайта күрше бабай. Әнисе йортында аны ачлык, хәерчелек каршы ала. "1952 елларда гына авызга ипи каба башладык" - дип искә ала ул. Калган гомерен туган авылында уздыра, армый-талмый колхозда хезмәт итә ветеран бабай.

Зариф абыйның орден-медальләренә карап сокландым, горурландым. Унынчы дистәгә чыкса да, һаман шаян, ачык йөзле, актив ул. Күп еллар инде авыл имамы вазифасын башкара. Яз, җәй, көз бакчадан керми: җимешләр, яшелчәләр үстерә. Җиләкләр, шифалы үләннәр салып, тирләп-пешеп чәй эчә. Үләннәрнең тәмен һәм туган якнын кадерен белеп яши сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган күршем.

Түзмәдем: "Шушы яшьтә дә шунын кадәр көч каян килә сезгә?" - дип сорап куйдым. "Балам, җирдә яшәү - зур бәхет бит ул. Туган якның шифалы һавасы, яраткан хезмәтем, якыннарым миңа яшәү көче бирә - диде бабай. Сез, яшьләр, намуслы, гадел, эш сөючән булыгыз, туган җиребезне яратыгыз, саклагыз. Сугышлар гына була күрмәсен! Аннан да яманы юк."

Мин уйга калдым. Әйе, бүген күкләребез тыныч, тормышыбыз матур. Мин дә яллардан соң сагынып барыр мәктәбем, төпле белем бирүче кадерле укытучыларым, сер чишәрдәй якын дусларым белән бик бәхетле.Тик Украинада бара торган сугышлар, снаряд шартлаулардан куркып качып йөрүче яшьтәшләребез өчен бик борчылам. Кунакка гына килгән бу дөньяда беребезгә дә сугыш афәтләрен күрергә язмасын иде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: