Шәһри Казан

Минем бабам – ветеран (Ришат Хайруллин)

Минем бабам - Хайруллин Кашаф Сәгъ дәтулла улы 1926 елның 15 гыйнварында дөнь яга килгән. Гаиләдә төпчек бала булгангамы, ул ата җылысын, ана назын, абыйлар тәрбиясен тоеп ускән. Аңа кадәр туган олы абыйлары аңа терәк булалар. Хәбибрахман абыйсы- 1918 елда, ә Вилдан абыйсы - 1921 елда туалар.

Алардан тыш алар гаиләсенә тагы ике бала өстәлә әле. Алар дәу әтиемнең әтисенең абыйлары балалары - Зиннур абый (1914) белән Хафизә апа (1911) булалар. 1921 елгы ачлыктан әти- әнисе үлгәч, аларны бу гаилә узләренә сыендырган. Шуннан соң бер гаилә булып, кайгы - хәсрәтне булешеп, шатлыкларны уртаклашып, тату гына яши башлыйлар. Ул заманы белән чагыштырганда һәм гаиләләрендә ир-атлар куп булганга аларга алай ачыгырга туры килми. Абыйлары да авылның гаярь ирләре булып җитешкәннәр. Төпчек бала-бабама да җил-яңгыр тидермәгәннәр. Бердәнбер кыз туганы - Хафизә апасын бик тә ярата торган булган бабам. Аның һәр эшкә кулы ятып тора иде. Өй тирәсендә эшләү белән бергә Хафизә апасы кул эшләренә дә бик оста була. Хафизә апасы 1996 елда Ташкент шәһәрендә дөнья куя. Ә Зиннур абыйсы шул заманның куп яшьләре кебек үк, бераз акча эшләү нияте белән Донбасс якларына китә. Ләкин анда бәхетен таба алмый ул. 24 яшендә шахта астында кала. Шулай итеп, олы абыйсы, атаклы Донбасс шахталарында 1938 елны башын салган.

Туган илләреннән бәхет эзләргә чыгып киткән никадәр ул һәм кызлар чит ил туфрагында ятып калды. Татар халык җыры «Шахта» көен дә нәкъ менә алар өчен уйлап чыгарган кебек мина калса. Хәзер башка буын үсте, җырлар да алмашынды.

Реклама

Бабам җиде яшендә укырга кергән. 1932 еллар булган ул. Чабаталы еллар, өс-башка юк еллар. Ләкин шулай булса да тырышканнар, тырмашканнар алар. Бу инде ачлык елларын узып, әкеренләп аякка баса башлаган еллар булган. Чабаталы еллар булса да ,алар уйнаганнар да укыганнар да. Әле уйнарга да вакыт тапкан алар. Кыш көннәрендә күмәкләшеп чана шуганнар, кар бәреш уйнаганнар. Шуарга чанасы да булмаган бит аларның. Бәке тишкәннән соң калган зуррак боз кисәге аларга чана хезмәтен утәгән. Саламы каткан тирес тә аларга чана булган. Күмәк булу һәм бер кисәк икмәкне ничә өлешкә бүлеп ашау, тормыш уфалласын бергә тарту аларны берләштергән, дуслаштырган.

Әзгә дә шатланып, болын-кырлардан тамак туйдырганнар.

1940 елны 7 сыйныфны тәмамлаган бабам. Бу чакта 14 яшьлек үсмер егет була ул. Мыек чыга, кызлар күзли башлаган чагы булган. Өй тирәсендәге эшләр дә әкеренләп бабам өстенә кала башлаган була инде, чөнки абыйлары өлгереп, кайсы-кая дөнья көтэргә таралышкан булалар.

Инде менә 1941 елның 22 июнь таңы туа. Туган җиребезнең офыклары кояш нурларының яктылыгыннан түгел, илебездә дөрләп кабынган сугыш ялкыныннан кызарып уянган чак бу.

1941 елның 24 июнь таңында Зур Әтрәч авылыннан 10 кеше яу кырына дип чыгып китэлэр.

Олау-олау китте ил ирләре
Батырлыкка таңнан юл алып,
Йөзгә берәү кайтты…
Кайтмаганнар
Ерак меридианнарда югалып
Калдымыни?
Юк,
Калмады алар.
Һәркайсысы үзенең өендә
Алар кемнәрнеңдер йөрәгендә
Бәйрәм итә Җиңү көнендә.
Алар бергә,
Алар безнең белән,
Тик һәркайсын эзли кемнәрдер.


Алар бабам хәтерендә нык уелып калган. Чөнки фашист илбасарларын берничә көннән тар-мар итеп, туган якка тиз әйләнеп кайтырга иде аларның исәпләре. Ләкин күпләргә кайту насыйп булмады шул. Күпме яш гомерләр туган ил өчен сугышларда корбан булды. Аларның туган туфракка сеңгән кайнар каннары кызыл ләләләр булып кояшка үрелә, якты кояш нуры булып нур чәчә.

Гомерләре давылларда сүнгәннәрне онытмагыз,
Зинһар өчен, онытмагыз,
Онытмагыз!
Мин бернәрсәне дә,
беркемне дә,
беркайчан да
онытмадым,
без исәннәр онытмадык!»
- дип җан авазым аваз сала.

Ниләр хәтерлисең Хәтер? Сөйләче!

Әйе, бик тиз генә дошманны җиңеп, кире әйләнеп кайтырга дип киткән беренче авылдашларымның исемнәрен әйтмәсәм, мина рәнҗерләр алар балам» - диде бабам. Һәм аларның исем фамилияләрен атап үтте. Шушы беренче һәм аннан соң китүче 175 кешенең 92 се яу кырында кала. Ил тулы толлар, үксезләр калды.

Сугыш башланганда Хәбибрахман абыйсы өйләнгән була инде. Озак та үтми, Хәбибрахман һәм Вильдан абыйлары сугышка алына. Икесе дә яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Вильдан абыйсының язган соңгы хаты гаилә архифында һаман саклана әле. Мәскәү янындагы Смоленск өлкәсендә хәбәрсез югала Вильдан абый.

Ертып туфрак, вакыт катламын,
Көзге үләндәй еллар сагышын,
Өчпочмаклы хатлар эзләп килә,
Таныш урам, таныш нигезен.
Үлгәннәрдән хатлар килми диләр
Кабатласаң шуны син әгәр,
Сүзең - ялган. Язган - үлгәннәр -
Хатлар, хатлар һаман киләләр.


Хатлар... Саргаеп беткән үлемсез хатлар. Изге җиребезнең татлы исе, сугыш җәһәннәменең дары исе, сугышчыларны тынычландыручы, махорка исе сеңгән изге хатлар. Сугыш тынып торган арада берникадәр мизгелгә генә туган якка агып кайтырдай булып, тыныч көннәрне тансыклап язылган хатлар алар. Саргаеп, таушалып беткәннәр, язулары җуела башлаган.

Яу кырыннан кайтмаган солдат хатларын укыганыгыз бармы сезнең? Кайтмый калганнарның гади генә сүзләрендә - «тиздән кайтырбыз», «тиздән бергә булырбыз» дигән сүзләрендә дә үзенә бер көч, өмет тулы сагыш бар кебек.

Смоленский өлкәсеннән килгән соңгы хатын 80 яшенә кадәр бабам үзендә саклады. Инде килеп, үзе исән чакта миңа сакларга кушып, мина тапшырды ул аны. Бу хат үзе бер кыйсса. Соңрак бәлки ул турыда да язармын.

Билгесез югалган туганым!
Дошманнар күптәннән куылды
Исәннәр орденнар алдылар,
Үлгәннәр өстенә һәйкәлләр куелды.
Син генә һаман да окопта,
Син һаман да шул поста,
Постыңнан син инде китмәссең,
Син һаман көтәрсең -
Дусларың килүен.
Гәүдәңнең хөрмәтләп күмүен.
Нишлик соң?!
Нишлик соң?!
Чара юк -
Чөнки син
Билгесез югалган сугышчы
Билгесез югалган туганым.


«Сугыш бетте!» - дигән сүзне бабама поста торганда ишетергә туры килә.» Россия җирендә Ташино шәһәрендә поста тора идем. Гадәттәге хәрби реҗим буенча булырга тиешле нәрсәләр үтәлмәгәнгә гәҗәпләндем. Яныма килгән серҗант та сәер хәл булуга игътибар итте һәм белеп килергә дип казармага китте. Тиздән казарма ягыннан шатлыклы «ура!» тавышлары ишетелде. Солдатларның кычкырышкан, бер- берсен кочаклаганын карап тордым әле. Мин кузгалмыйм, чөнки мин поста. Мине алыштырырга тиеш булсалар да алыштыручы куренмәде. Иптәшләрем килеп кочып алгач кына сугыш беткәнен аңладым. Шатлыкның иге - чиге юк иде. Җирне кочаклап елаучылар да аз булмады. Чөнки солдат арасында да төрле язмышка дуча булганнары бар иде.» - дип сөйләгән иде бабам.

Сугыштан 1950 елны гына туган авылына кайта ала ул. 7 ел гомерен туган илне саклап, авыр хезмәттә үткәрә бабам. Армия сафыннан җитлегеп, чын ир-ат булып, 24 яшендә кайта, 17 яшлек егет.

Сугыштан 1950 елның апрелҗ аенда кайтып, шул елның 23 июнендә өйләнеп тә җибәрә бабам. Дәү әнием Нурия белән бик бәхетле гомер кичергән алар. Бергә авырлыкларны җиңеп 10 бала тәрбияләп устергәннәр. Әти-әнием тәрбиясендә гомер итеп, 80 яшендә вафат булды бабам. Без сугышка керергэ олгермэдек, безне резервта тоттылар дия иде бабам.

Аның сөйләгәннәрен, аның истәлеген мин сезгә тәкъдим иттем хөрмәтле укучым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: