Шәһри Казан

Минем бабам Ветеран (Ландыш Хәлиуллина)

Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш ел вакыт үтеп бара. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп, кинолардан карап, китаплардан укып кына беләбез. Сугыш дип әйтүгә минем күз алдыма җимерелген йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп-бетергесез кайгы-хәсрәт...

Тик шулай да, күпме еллар узса да халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, халкыбызның кылган батырлыклары хөрмәт һэм соклану белән искә алыныр.

Минем дәү әтием сугыш инвалиды - Хәлиуллин Мөхәммәтзариф Хәлиулла улы, күптән вафат булса да, аның турында сезгә язып үтәсем килә. Сөйләгән сүзләребез кадерле дәү әтиебезгә бездән дога булып барып ирешеп, рухлары шат тыныч булсын иде.

Реклама

Дәү әтием 1914 елның 14 февралендә Түбән Пошалым авылында бишенче бала булып крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Армия хезмәтен үтәп кайткач, Казанда "Серго" исемендәге заводка эшкә урнаша. 1941 елның елның 15 февралендә дәү әнием Гөлниса белән гаилә корып жибәрәләр. Дәү әти сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Мәскәү өчен барган көчле сугышларда 312 укчы полкында хезмәт итә. Шунда мина шартлап, кулы яралана, шактый вакытлар госпитальдә дәвалана һәм 1942 елнын 1 мартында тылга озатыла. Авылда ир-ат, эшче көчләр бик аз. Хатын-кызлар, бала-чагалар белән бик авыр чорларда дәү әтием бригадир хезмәтен башкара. Мөхәммәтзариф бабабызның медальләре шактый.

Минем әтием гаиләдә уникенче бала, исән-сау тугыз бала үскән алар. Сугышта алып кайткан ярасы гел сызлап, сыкрап торса да, дәү әтием 1960 елга кадәр бригадир булып хезмәт куйган. Ул һәркөн эштә була, уң кулы хәрәкәтсез килеш 1983 елнын 21 гыйварына кадәр колхозда, авыл кибетенә ипи ташучы булып эшли. Безнең өчен кадерле булган дәү әтиебезнең йөрәге 1983 елның 21 гыйнварында тибүдән туктый.

Менә шундый тырыш, гадел, сабыр, зирәк акыллы һәм көчле рухлы булган минем дәү әтием.

Без ел саен 9 май көнендә Бөек җиңүгә багышланган бәйрәм карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан, чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: