Шәһри Казан

Сугыш чоры баласыннан хат (Азат Мөхәммәтшин)

Минем әбием Удмуртиянең Алнаш районы Туймабаш авылында 1933нче елда дөньяга килә. Аңа Бибинур дип исем кушканнар. Әбиемә өч яшь тулганда, аның әнисе үлеп китә. Әбием - сугыш чоры балаларының берсе. Аңа җиде яшь булганда сугыш башлана.

Реклама

1941 елның 22 июнь көнне Гитлер Германиясе безнең илгә хыянәтчел рәвештә басып алу сугышын башлый. Сугыш башлану турындагы хәбәрне әбием урамда дуслары белән уйнап йөргәндә ишетә. Бу бәйрәм көн - Сабантуй көне була. Алар әле сугышның нинди икәнен, нинди кайгылар китерәсен аңлап та бетермиләр. Олыларның йөзләренә карап кына сугышның яхшы нәрсә булмасын чамалыйлар.

Сугыш башлануның беренче көннәрендә үк әбиемнең әтисен сугышка алалар. Ул сугыш кырыннан биш хат кына язып кала. Хатта ул үзләренең канкойгыч сугышка керәселәре турында яза. Шуннан соң күп тә үтми, әбиемнең әтисе һәлак булуы турында сары кәгазь китерәләр. Әле сугышның очы-кырые күренми. Әбиемнең Котдус исемле абыйсына 18 яшь тула һәм аңа да сугышка чакыру кәгазе китерәләр. Ул да сугыш кырында башын сала. Әбием үзенең әбисе тәрбиясендә калган.

Әбиемнең туган авылы Туймабаш урманнарга бай булган. Ә урманда шомырт, миләш, кура, җир җиләкләре күп булган. Әбием: "Безне урман гына ачлыктан коткарып калды", - дип сөйли. Алар алабута күмәче, бәрәңге кәлҗемәсе ашаганнар.

Халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәгән һәм көрәшкән. Әбиемне әтисез, абыйсыз калдырган коточкыч сугыш җиңү белән тәмамлана. Ул вакытта әбиемә 11 яшь тулган була. Җиңү көне турында әбием күз яшьләрсез генә сөйли алмый. Кешеләрнең куанычы эченә сыймый, бер-берсен кочалар, елмаялар.

Сугыштан соң да тормыш әле авыр була. Әбиемә ятимлек тә үзен сиздерә, әбисе дә вафат була. Әбиемне тәрбиягә әтисе белән бертуган абыйсы ала. Алар хәлле кешеләр булалар, тамак тук булса да, ятимлек ачысы йөрәгеннән китми.

Әбием безгә гел яхшы теләкләр генә тели. "Балалар, оныклар ятимлекне күрмәсеннәр, тигез канат астында үссеннәр иде", - ди.

Инде әбиемә 82 яшь тулды. "Җиңүнең 70 еллыгын күрергә дә насыйп булды, 70 ел ул - үзе бер кеше гомере. Сугышлар яңадан кабатламасын, ил башлыкларына миһербан, шәфкать бирсен. Сугыш чоры балаларын да онытмасыннар иде", - ди. Кызганычкы каршы, бүгенге көндә дәү әнием больницада ята. "Өебезнең яме, ашыбызның тәме китте", - ди әнием. Аның янына һәр көн барып йөрибез.

Мин - әбиемнең яраткан оныгы. Аны һәрчак шатландырырга тырышам. Гел "5" билгеләренә укыйм, музыка мәктәбенә йөрим, шигырьләр язам. Төрле конкурслардан алып кайткан Мактау кәгазьләре - дәү әнием өчен иң зур бүләк. Ул аларны кадерләп җыя, стенага элеп куя. Сез оештырган бәйгедә дә бик теләп катнашам. Дәү әниемә Җиңү бәйрәменә бер матур бүләк булсын дим. Мин аңа багышлап шигырь яздым. Авыр балачагын, сугыш еллары хатирәсен искә төшерсә дә, миннән бер истәлек булсын. Ул - дәү әнием язмышы. Мин аны бик яратам!!!

Сугыш чоры баласыннан хат (дәү әнием истәлекләреннән)
Җәйге кояш җылы нурын сибә,
Халык белән тулы зур мәйдан.
Тирә-юньне шомлы тынлык сарды
"Сугыш башланган!" - дигән хәбәрдән.

Балачакның кайгы Сабантуе -
Сугыш башланган көн гел истә.
Шатлык нурын күмгән кара болыт
Таралмастыр инде ул һич тә.

Бәйрәмгә дип кигән күлмәгебез
Кайгы яшьләренә чыланды.
Чыныкмаган нәни иңебезгә
Күтәрә алмас эшләр йөкләнде.

Балачакның соңгы көне булган,
Уен-шаянлыклар онытылган.
Ул елларның кайгы-борчулары
Күңел түрләренә уелган.

Ач-ялангач идек, зарланмадык,
Җиңү өчен тырышып эшләдек.
Буыннарны хезмәт чыныктырды,
Авырлыктан сыгылып төшмәдек.
Сугыш безгә күпме кайгы салды,
Дөнья тулды ятим, тол белән.
Җиңү килде, бөек бу Җиңүне
Яуладык без бөтен ил белән.
Авырлыкны җиңеп чыга алдык,
Уйналмый калды күпме уеннар.
Балачакның барлык ямен тоеп,
Тыныч тормышта үссен балалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: