Шәһри Казан

Сугыш мине әбисез калдырды (Ильясова Гөлназ)

Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, зур кайгылар, югалтулар олылар йөрәгендә төзәлмәслек яра булып калды. Алай гына да түгел, аның кайтавазын без - 21 гасыр балалары да үзебездә тоябыз.

Миңа әле бары 15 яшь, әмма минем үз гомеремдә бер тапкыр да "әби" сүзен әйткәнем юк. Мин монда сугышның да гаебе бар дип уйлыйм. Бүген сүзем әниемнең әнисе - Галимҗан кызы Миңзифа әбием турында. Ул 1940 елда туган - сугыш чоры баласы. Гомере буе туган җирендә намуслы хезмәт куеп яшәгән. Кызганыч, гомере генә кыска булган: 60 яше тулуга вафат булган ул. Әбиемне ягымлы, киң күңелле һәм бик эшчән кеше иде дип искә алалар. Эштән бушаган вакытларында башыннан кичкәннәрен кәгазь битләренә теркәп калырга тырышкан. Сугыш чорында әбиемнең күргән михнәтләрен мин аның әнием саклаган шул язмаларыннан укып белдем. Әбием истәлекләрен сезгә дә җиткерәсем килә: "Сугыш башланганда мин нибары 9 айлык бала булганмын. Бәхетсез бер җан булып дөньяга килгәнмендер инде, минем өчен балалык әнә шул көннән юкка чыккан. Сугышның беренче көннәреннән үк әтине фронтка алганнар, ә бераздан әниемне мәҗбүри окоп казырга җибәргәннәр. Әнием безне - мине һәм 3 яшьлек абыйны күршедәге әбиемнәрдә калдырып, 1941 нче елның җиргә төкерек төшми торган салкыннарында окоп казыган. Бу салкыннар әниемне аяктан ега. Үпкәсенә тигән салкын берничә еллар җәфа чиктерде аны. Авыру, хәлсез, ачлы-туклы килеш безне үстерде, үлемнән саклап калды ул. Өстәвенә, сугыш бетәргә аз гына калгач, әтиебезнең үлгән хәбәре килде. Ул кайткач аз гына булса да тернәкләнербез, хәл алырбыз дигән өметләре дә челпәрәмә килде әниемнең. Абый белән икебезгә 4 сум пособие бирәләр, башка эшләүче дә, ярдәм итүче дә юк. Шуңа күрә үзебезгә ризык юнәтергә өйрәнергә туры килде. Зурлар белән бергә без дә басуга черек бәрәңгегә йөрдек, кычыткан, чөгендер яфраклары, алабута, басуда калган ашлык башаклары да җыйдык, аларны пешерергә дә өйрәндек. Безнең өебез дә бик тузган булып, түбәсеннән су үтә, идәненә такта җәеп йөри идек. Көннәрдән беркөнне аның түшәме ишелеп төште, өйгә терәүләр куйдылар. Хәтеремдә калмаган, кайдан ничек юнәткәнбездер, бозау алып, аны сыер итеп үстердек. 8-10 яшьлек ике бала кечкенә арба белән аңа печән җыюыбыз гына онытылмый. Икенче класста укыганда мин инде йон җегерләп, носки бәйләп, артельгә сата идем. Авыл халкы җәй буе яшелчә белән мәш килә. Без дә үстердек. 11 яшемдә, олыларга ияреп, мин дә Малмыжга бер капчык кыяр сатарга төштем. Аннан соң укып чыкканчы бу сәүдә дәвам итте.

Әниебез бу елларда урын өстендә иде. Эчәренә дару, ашарына юньле ризык юк. Каһәр төшкән сугыш аркасында ирен югалтып, ипигә тамагы туймыйча, күпме күз яше, әрнүләр, сызлаулар белән салкын өйдә 2 сабыен калдырып, газиз әнием 43 яшендә үлеп китте. Озакламый әбиебез дә урынга егылды. Абыйны армиягә алдылар, Берүзем тәрбияләп, 83 яшендә әбиемне соңгы юлга озаттым.

Реклама

Әйе, сугыш безгә бик күп афәт, кайгы-хәсрәт алып килде. Аның аркасында без әти-әнисез дә, ач-ялангач та калдык. Ул безнең балачакны, үсмер чакны, яшьлекне дә урлады. Без кимсенеп, әти-әнилеләргә каршы дәшергә кыймыйча, алардан көнләшеп үстек, яшәдек. Ярый әле туганнар, күршеләр безне якын итте, ярдәменнән ташламады. Гомер үтте, үкенүләре, әрнүләре, сагыш-хәсрәтләре белән безнең җаннарны иртә картайтты ул."

Менә шундый авыр тормыш юлы үткән әбием. Сугыш авырлыгы, ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт сындыра алмаган аны, тик гомерен генә кыскарткан. Сәламәтлеге бик иртә какшау сәбәпле, гомер буе намуслы хезмәт куеп алган пенсиясенең рәхәтен дә күрә алмыйча, безнең арабыздан китеп барган. Матур, җитеш тормышта озак итеп яши дә, оныкларын туйганчы сөя дә алмыйча калган ул. Йөрәгемнән өзелеп чыккан бу шигырь юллары әбием рухына дога булып ирешсен.

Ерак еллар аша күрәм кебек
Әбиемнең моңсу күзләрен.
Ул күзләрдә күпме әрнү, сагыш,
Ул күзләрдә сугыш эзләре.
Әйтә кебек: "Син бәхетле, балам,
Янәшәңдә әти-әниең"
Беләм дә бит, тик...
Син җитмисең анда, әбием.
Үзең исән чакта рәхмәтемне
Җиткералмаганга уфтанам.
Бу бәхетнең ничек яуланганын
Мин онытмам, әби, һичкайчан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: