Шәһри Казан

Ветераннарны онытмабыз (Ләйсән Мусина)

Сугыш елларында Ватан өчен үзләрен корбан иткән кешеләр бик күп. Минем туган ягым Саба төбәгендә дә мондыйлар аз түгел. Мин кечкенәрәк чакта, безнең Югары Шытсу авылындагы биек, агач капкабызны ике йолдыз бизәп торды. Бик нык кызыксындырганга күрә, йолдызлы капкалар турында күп мәгълүматлар җыйдым. Ул йолдызларны, әнием мәктәптә укыган елларда, хезмәт...

Сугыш елларында Ватан өчен үзләрен корбан иткән кешеләр бик күп. Минем туган ягым Саба төбәгендә дә мондыйлар аз түгел. Мин кечкенәрәк чакта, безнең Югары Шытсу авылындагы биек, агач капкабызны ике йолдыз бизәп торды. Бик нык кызыксындырганга күрә, йолдызлы капкалар турында күп мәгълүматлар җыйдым. Ул йолдызларны, әнием мәктәптә укыган елларда, хезмәт дәресе укытучысы Шәйхенур абый Әхмәдуллин ярдәмендә ясаган булганнар. Авылдан фронтка китеп хәбәрсез югалган, кайтмый калган абыйларны әнә шулай хөрмәтләгән ул. Авылдашлары гына түгел, балалар күңелендә дә сугыштагы батыр якташларыбыз турында матур истәлек калдырган. Минем Сәмигулла бабамның да ике абыйсы яу кырында ятып калган. Аларның хәбәрсез югалуы турында өчпочмаклы хатлар гына килгән. Безнең капкадагы ике йолдыз шулар истәлегенә куелган булган икән. Бүгенге көндә бу капка урынында яңасы торса да, йолдызлар үз кыйммәтләрен югалтмыйлар. Әбиемнең әтисе - Солтан бабай шулай ук, сугышның бер корбаны. Ул Ике басу Арташ авылында гомер иткән. "Әти сугышка киткәндә миңа биш яшь иде, авыл башына кадәр озата бардым, шунда зәңгәр мәрҗәннәр бирде дә, менә шулар белән уйный тор кызым, озакламабыз, кайтырбыз, дип китте дә, бер аягын калдырып кайтты", - дип сөйли иде әбием.

Язмамда Сабабыз өчен кадерле булган бер ветеран турында да сөйләмәкче булам. Тәскирә Бибарцева ул. Кызганыч, Тәскирә апа, шушы елның февралендә вафат булды. Әмма аның сугыш турында ачынып сөйләгән чыгышлары, хатирәләре, тугызынчы май парадында яңгыраган сагышлы һәм тетрәндерерлек сүзләре күңелдә мәңгегә сакланыр. Быелгы 9 май бәйрәмендә дә без аны юксынырбыз әле. Ветеран-укытучы без - мәктәп укучылары белән очрашуларга еш килде. Саба гимназиясе аңа тимурчылык эшендә ярдәм итте. Гимназиядә укыган чагымда аның сөйләгәннәреннән күңелгә кереп калганнарның беразын сезгә дә язасым килде. Тәскирә апа Сабага Оренбург якларыннан килгән. Муса Җәлил белән бер районнан булганнар. "Өченче сыйныфта укый идек, мәктәбебезгә ак күлмәктән, җиңнәре сызганулы, яшь егет килде. Муса Җәлил икән! Өстәлләрдә кызылга буялган кәгазьләрне күргән идек. Аларны галстук итеп кисеп алып, күкрәгебезгә энә белән кадады. Без пионерлар булдык, ант бирдек. "Ватан" сүзен беренче тапкыр Җәлил авызыннан ишеттем", - дип сөйли иде ул. Үзе теләп фронтка китә. Сугышка кергәндә озын толымнарын да кисеп алалар. Тәскирә апа, чәчләрен киемнәре белән бергә авылга җибәрә. Посылкадагы чәчне күргәч, әнисе балам үлгән икән, дип аңын югалтып егыла.

Мәскәү оборонасында прожекторчы булып хезмәт итә. "Противогаз, винтовка - янда. Прожекторның эчендә карандаштан озынрак, югары температуралы ике күмер. Рубильникка баскач болар кабынып, унике чакрымга кадәр яктырта. Алар яна торгач кими, сүнеп беткәнче алыштырырга кирәк. Янган күмерне ялан кул алмаштырам. Авыртудан түзеп булмый, иреннәрне кан чыкканчы тешлим, алар кутырлап ярыла. Әмма бирешәсе түгел. Искесен алып, яңаны куярга кирәк. Озакларга ярамый, бомба төягән самолетлар очып кына йөри", - дип сөйли иде Тәскирә апа мәктәпләрдәге очрашуларда.

Реклама

Тәскирә апаның башы яраланганнан соң, чиркәүдәге госпитальгә салалар. Аннан соң туган авылына кайтаралар. Очрашуларда ишеткәннәрдән безне иң елатканы шул булды: туган йортына кайткач, аны әтисе танымый. Тәскирә апаны шәфкать туташы озата кайта. Ат белән йортлары янына килеп туктыйлар. Көчле рухлы кыз ул вакытта да шаяртырга уйлагандыр инде. Үзен озата кайтучыга, фатирга кертмәсләрме икән, тәрәзәгә шакы әле, ди. Тәрәзәгә әтисе килә, башы бәйләнгән кызын танымый. "Безнең белән рәттән Гөлсем исемле хатын үзе генә яши, аның ире фронтта, кунарга аңа барыгыз. Атыгызны колхозга урнаштырып торам", - ди.

- Әти дә, әни дә куркыр, башымдагы бинтны сүтеп ал әле, дим шәфкать туташына. Әти чыкты. Әти, кертәсең дә килмимени, дим. "Тәскирә, син бит бу", - ди. Үзәкләрне өзәрлек очрашу булды ул. Шуннан өйгә кердек. Өй түрендә бишектә яңа гына туган сабый. Әһә, әни тугызынчы баласын тапкан икән, дим. Әтидән сорыйм, әни кая, дим. Әти дәшмәде, чыкты да китте. Күрше авылдан әбине алып килгән. Балам әниең юк инде, диде әби. Мин кайтасы көнне иртән сабый туган, ә әни вафат булган. Миңа ул вакытта 22 яшь иде, - дип сөйли иде ул.

Хатирәләрне сөйләгәнен без елый-елый тыңлый идек. Менә шундый авырлыклар күргән Тәскирә апабыз, укытучы булып, Мамадыш районында да эшли. Соңыннан безнең Сабада яшәп, монда балалар үстереп гомер итте. Районыбызның хөрмәтле кешесе булып яшәде. Вафатыннан соң да ихтирамлы ветеран булыр ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: