16+

3 меңлек “Пушкин картасы”: кемгә бирелә, нәрсәгә тотыла?

Мәдәният министры Ирада Әюпова “Пушкин картасы” буенча аңлатма бирде.

3 меңлек “Пушкин картасы”: кемгә бирелә, нәрсәгә тотыла?

Мәдәният министры Ирада Әюпова “Пушкин картасы” буенча аңлатма бирде.

1 сентябрьдән Россиядә “Пушкин картасы” программасы гамәлгә керәчәк. Туры эфир вакытында мәдәният министры Ирада Әюпова әлеге программага кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Бу яшьләрне, төгәл аудиторияне мәдәни продукттан файдаланырга этәргеч бирә, дигән фикердә министр.

“Виртуаль яисә реаль карта булдырылачак. Ул исемле була. Билет алу өчен теләсә кайсы мәдәни учреждениедә  аның шәхесен раслый торган документ (паспорт) сорый алалар. Бу карта нигезендә музейлар һәм театрларга йөрергә мөмкин. Әлегә тәкъдимнәр туплана. Чөнки техник мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Шулай ук репертуар план булдыру мөһим. Яшьләргә нәрсә кызык булачак? Аларны ничек җәлеп итеп була? Иң кызыклы ун, ә бәлки егерме тәкъдимне без бүләкләячәкбез”, - диде Ирада Әюпова.

Тәкъдимнәрне Мәдәният министрлыгының социаль челтәрдәге сәхифәләренә язарга мөмкин.

“Пушкин картасы” программасын ил Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде. Бу картага 1 сентябрьдән 1 гыйнварга кадәр 3 мең сум акча салына. Ул картаны 14 яшьтән 22 яшькә кадәрле яшь кешеләргә бирәчәкләр. Карта белән Россиянең барлык төбәкләрендә дә файдаланырга мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading