16+

“Адәмнәр”не карау да куркыта

Галимҗан Ибраһимовның күпләребез укып белгән коточкыч әсәрен “Әкият” театры сәхнәсендә Илгиз Зәйниев куйды. Бу көннәрдә спектакльнең премьерасы бара. “Әкият” театры сәхнәсендә олылар өчен әзерләгән спектакьләрнең берсе бу.  Баш режиссер Илгиз Зәйниев бервакыт “Әкият” сәхнәсендә балалар өчен генә спектакльләр куелырга тиеш түгел белдергән иде.

“Адәмнәр”не карау да куркыта

Галимҗан Ибраһимовның күпләребез укып белгән коточкыч әсәрен “Әкият” театры сәхнәсендә Илгиз Зәйниев куйды. Бу көннәрдә спектакльнең премьерасы бара. “Әкият” театры сәхнәсендә олылар өчен әзерләгән спектакьләрнең берсе бу.  Баш режиссер Илгиз Зәйниев бервакыт “Әкият” сәхнәсендә балалар өчен генә спектакльләр куелырга тиеш түгел белдергән иде.

“Адәмнәр”не олыларга да карарга авыр. 1921 елгы ачлыкта кешеләр берсен берсе ашый башлый. Тарихта билгеле булганча, кайбер авылларга кара багана утыртканнар. Бу авылга кергән чит кеше кире чыкмаган.  Чит кеше генә түгел, адәм үз баласын ашый... Спектакльдә Гәрәйнең бу тормышта алга да артка да барырга чамасы юк. Ачлыктан үләргә яткан хатыны, ашарга сорап торучы балалары, үз дә ач ирне чарасыз итә. Эш коралы – балтасын тамак хакына сату аны бөтенләй аңгырайта. Тормыш бер калыпка салынган кебек, бернинди яктылык юк. Сәхнә дә кабер эчен хәтерләтә. Ирнең эчке халәте, ачлык белән таркалашуы, язмышның ачы хакыйкатен бик оста итеп башкарды артистлар. Спектакльне башыннан азагына кадәр бары тик ике артист алып чыга. Режиссер күзаллаган рольләр сәхнәдәге курчаклардан да күбрәк. Аларның да йөзләре гадәттәгечә нурлы түгел. Үзләре үк күәс төбендә калган камырны хәтерләтә.

Әмма курчаклар әсәрне көчле итә. Гәрәйнең балалары тиздән яз җитәр, ашарга булыр дип өметләнә, хәтта ач карынны сизмәс өчен шигырь ятлыйлар. Дилүс Хуҗәхмәтов һәм Альбина Шаһалиева башкарган кайбер мизгелләрдә йөрәкләр чемердәп китә, авыз ачып сәхнәгә кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Илгиз артистлардан бу геройларны уйнаттырып кына калмый, алар аша тамашачыга да зур тәэсир  ясый. Һәрбер хәрәкәт, һәрбер ишарә, ым, көлү алдан уйланган. Сәхнәдә детальләр бик көчле. Кабергә такта урынына агач кашыклар кадалган – бу бер кадак онга тилмереп  үлгән кешеләр зираты. Мондый күренешләр бигрәк тетрәндерә. Әле вакытсыз бакыйлыкка күчкәннәрне дә этләр казып ашарга мөмкин. Ачлык кешене хәтерсез итә, адәм баласы тере килеш  үлегә әйләнә. Аның өчен бернинди кыйммәтләр калмый, ул үз баласын ашый башлый. Азакта көтелмәгән борылыш  – ризык кайту турында хәбәр килә. Бу хәбәрдән Гәрәй бөтенләй чарасызланып кала: Нәфисәсе юк бит инде...

Идел буендагы ачлыктан бик күп кеше үлә. Хәбәрләрне Гәрәй газетадагы язмалардан укып бара. Бу шул чордагы хәлләрне күз алдына китерергә ярдәи итә. Образлар әнә шулай документаль фактлар белән бәйләнгән.  Илгиз Зәйниевнең бу спектакленең нәкъ менә быел чыгуы бераз шомландырып та куя. Халык яңгыр яумаса да, корылык булыр, икмәкләр уңмас дип кайгыра. Бер гасыр элек булган хәлләрнең кабатланмасын дип искә ала. 1921 елгы  ачлыкта минем әбием энесе белән хәер сорашырга чыга. Вазыйфа әбием: “Ачлыктан болай ук интекмәгән дә булыр идек. Алдагы елгы хуҗалыгыбызда янгын чыкты, амбарыбыз тулы икмәгебез, атларыбыз янды”, – дип сөйләгәне истә.

Тарих хәтерсезләрне яратмый. Сез дә тамашаны үз күзегез белән күреп, бәяләп кайтыгыз. Фикерләр көтеп калабыз. “Адәмнәр” ошадымы? Язарсыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading