16+

Аиданың кроссоверы сокландыра

Нәкъ шушы стильгә өстенлек бирә Аида. Дөрес, аның кроссовер стилендәге музыкага биһуш китүен коллегалары бик аңларга да теләми. Әмма Аида әлеге жанр опера җырлавын популярлаштыру өчен бик файдалы дигән фикердә.

Аиданың кроссоверы сокландыра

Нәкъ шушы стильгә өстенлек бирә Аида. Дөрес, аның кроссовер стилендәге музыкага биһуш китүен коллегалары бик аңларга да теләми. Әмма Аида әлеге жанр опера җырлавын популярлаштыру өчен бик файдалы дигән фикердә.

«Бу - эксперименталь музыка, «замана классикасы». Ул нәкъ менә зур даирә тыңлаучылары өчен аңлаешлы һәм кызыклы булырдай классика. Аны зыялылар гына түгел, балалар да, яшүсмерләр дә аңлый ала», - ди Аида.
Җәй көне булып узган «Опералия» XX Халыкара вокал конкурсы Аида Гарифуллинага җиңү китергән иде. Дөнья күләмендә билгеле тенор Пласидо Доминго Веронада уздырган бәйгедән 25 яшьлек Аида лауреат исемен алып кына түгел, Европаның берничә опера театрларыннан хезмәттәшлек турындагы тәкъдимнәр дә җыеп кайтты. 5 яшеннән алып сәхнәдә булган кызның төрле конкурсларда җыйган тәҗрибәсе дә әллә ничә кешегә бүлеп бирерлек инде. Туган Казанында да аны белмәүчеләр сирәктер. Балалар өчен уздырылган җыр бәйгеләреннән дә җиңми кайтмый торган иде ул. Ә 18 яшендә Казан мэры грантына лаек булып, Европага - башта Нюрнбергка, соңыннан Венага укырга китте. Кызның музыкаль кызыксынулары бик киң җирлекле булып чыкты. Классик опера вокалы соклангыч аның. Танылган маэстро Валерий Гергиев тик торганнан гына Санкт-Петербургның Мария театрына (бу исем императрица Мария Александровна хөрмәтенә бирелгән), ә чит ил импрессариолары Арена ди Верона зур фестивальгә чакырмаганнардыр үзен. Аида эстраданы да бик ярата. Россия рэперы Тимати белән дуэт башкарып, «Евровидение»дә дә катнашып карарга курыкмады ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading