16+

«Ак бар ие...»

Язучылар союзында эшләгән чак. Минем бүлмәгә Шәүкәт Галиев керде. Шулвакыт телефон чылтырады. Трубканы алам. Ерактан булгандыр, тавышы әйбәт ишетелми. Шулай да Туфан икәнен шәйләдем: «Кибеттә ак бар ие! Сиңа кирәкме?» Шатлыгымнан үкереп җибәрдем. «Ак бар ие?! Кирәк! Бик кирәк!» (Ак аракыга кытлык чор иде бу.) Шәүкәт кулымнан трубканы тартып алды:...

Язучылар союзында эшләгән чак. Минем бүлмәгә Шәүкәт Галиев керде. Шулвакыт телефон чылтырады. Трубканы алам. Ерактан булгандыр, тавышы әйбәт ишетелми. Шулай да Туфан икәнен шәйләдем: «Кибеттә ак бар ие! Сиңа кирәкме?» Шатлыгымнан үкереп җибәрдем. «Ак бар ие?! Кирәк! Бик кирәк!» (Ак аракыга кытлык чор иде бу.) Шәүкәт кулымнан трубканы тартып алды: «Туфан, миңа да ал! Күпме ала аласың - шулкадәр!»
Киттек Шәүкәт белән икәүләп Туфанның өенә акны алырга. Бара-бара татлы хыялларга чумабыз: «Бер яртысын өч борынга салырбыз инде...»
Звонокка бастык. Ачты Туфан ишекне. Байларча кыяфәт белән безне түргә чакырды: «Әйдәгез, җегетләр, сөендерим әле үзегезне!»
Һәм, кулын бөеренә таянып, икенче кулы белән түр бүлмәнең ишеген ачты.
- Менә! Туфанның игелеген күрегез!
Һәм без... авызыбызны ачып, катып калдык: бүлмә тулы аквариум иде...
- Ни бу?! Кайда ак?
- Нинди «ак»? Нәрсә «ак»?
- Син бит безгә «ак бар ие» дип әйттең...
- Нинди ак? Нәрсә ак? Мин бит сезгә АКВАРИУМ дип әйттем.
Өчебез дә хәлсезләнеп утырдык.
- Мин боларны кая куям инде? Алыгыз инде берәрсен булса да...
-Минем үземдә дә өй тулы аквариум...
- Миндә дә...
...Ул аквариумны соңыннан кая олактырып бетергәндер, анысын Туфан үзе генә беләдер. Бер-беребездән уңайсызланып йөреп, бу хакта беребез дә сүз башламады.
Озак еллардан соң, Туфаннан рөхсәт алып, ояла-ояла, көлә-көлә, менә шуны язарга ниятләдем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading