16+

«Аның бөеклеге нәселеннән килә»

Узган ел ахырында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Милли китапханә белән берлектә, артистлар турында чыккан китапларны тәкъдир итүне оештыра башлаган иде. Быелгысы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов белән очрашудан һәм аңа багышланган китап турында сөйләшүдән башланып китте. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты...

Р.Таҗетдинов үзенең яшьлек елларында күренекле артистлар белән эшләгән чакларын сагынып сөйләде. Заманында аны: «Марсель Сәлимҗанов артисты», - дип тә йөртәләр. Күренекле артист турындагы китапның авторы, драматург Юныс Сафиуллин: «Ринат Таҗетдинов беркайчан да сәхнәдә масаймады», - дип белдерде. Аның иҗатын хөрмәт иткәнгә күрә, үзенең башка эшләрен читкә куеп, артист турында әлеге китапны эшләргә алынуын да җиткерде ул. «Үзем турында китап чыгарасыларын әйткәч: «Нигә кирәк соң ул?» - дип уйлый идем. Хәзерге вакытта фикерем үзгәрде. Китап ул киләчәк буыннарга кала, ул - безнең тарих бит», - дип, уй-фикерләрен уртаклашты Ринат Таҗетдинов. Медицина фәннәре кандидаты Руфинә Фәттахова, әлеге китапны укып чыкканнан соң, артистны хезмәттәшләре дә ничек хөрмәт итүенә сокланган.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев та үзенең сәхнәдәш дусты турында сүз әйтмичә кала алмады. «Аның бөеклеге нәселеннән килә. Ринатның әтисе гаҗәеп кеше. Ул бөтен балаларына да югары белем бирергә омтылган», - диде ул.
Күренекле галим, филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт Хисамов артистның «Миссия в Кабуле» фильмында уйнаган чакларын һәм аннан соң артистны сайлаучыларга депутат итеп сайларга тәкъдим итеп йөрүләрен искә төшерде һәм аңа «Кол Гали» китабын бүләк итте. Каллиграфия остасы Нәҗип Нәккаш Ринат Таҗетдиновның туграсын да ясап китергән. Артист тамашачыларның сорауларын да җавапсыз калдырмады. Артист Раил Шәмсуаров белән скрипкачы Динә Закирова җыр-моңнары белән кичәгә ямь өстәделәр. Муса Җәлил иҗатына гашыйк Ринат Таҗетдинов тамашачыга аның «Ышанма» дигән шигырен ирештерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading