16+

Арт-галерея чакыра

12-16 февраль көннәрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә узачак VI «АРТ-галерея»ны күпләр түземсезләнеп көтә булса кирәк.

Арт-галерея чакыра

12-16 февраль көннәрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә узачак VI «АРТ-галерея»ны күпләр түземсезләнеп көтә булса кирәк.

Республиканың мәдәни тормышына бер бизәк өстәп, рәссамнарны, сынчыларны, кулланма-гамәли сәнгать осталарын (каюлы күн, зәркән эшләнмәләр, батик, витраж һ.б.) фотографларны, төрле арт-берләшмә вәкилләрен барысын бер мәйданга җыячак ул. Мастер-класслар, бәйге-тамашалар да һәрвакыт игътибар үзәгендә булыр дип көтелә.
Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары да бердәм катнашачак «АРТ-галерея»да.
- Быел без «АРТ-исповедь» дип аталган яңа проект тәкъдим итәбез. Ул тулы бер программаны эченә ала. Монда картиналар күргәзмәсе дә, Удмуртия Рәссамнар берлегеннән киләчәк дусларыбыз (Юрий Лобанов, Александр Пушин) катнашында видео-арт, музыкаль сейшн («Барадж» төркеме), перформанслар (Александр Бусыгин, Альберт Шиабиев һ.б.) булачак. Куб рәвешендә арт-объект ясалачак һәм бөтен вакыйга-тамашалар шуның эчендә барачак. Чараны башыннан азагына кадәр Анатолий Пашин видеога төшереп барачак һәм соңыннан фильм эшләячәк, - ди проект кураторы рәссам Әлфия Ильясова-Саргин.
Мондый чараларда карикатурачылар секциясе эшләгән нокталар һәрвакыт тамашачыга елмаю бүләк итә. Вячеслав Бибишев, Фәрид Вахитов, Илдар Нәфиев, Заһир Хәкимов, Илдус Әҗемов бу юлы да үз репертуарларында булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading