16+

Ат елы

Кешеләрнең гамәлләре Булсын өчен хак, туры, Бу җаннарга изгелекне Алып кил син, Ат елы! Олы сәфәр чыгучыны Каршы алсын шат юлы. Юлчыларга ак юлында Бир җиңеллек, Ат елы! Гаиләдә әти-әни Олылансын һәр юлы. Балаларга миһербанлык, Мәрхәмәт сал, Ат елы! Бер-берсен сөяр җаннарның Күңелләре гел тулы. Гашыйкларга олы сөю Алып кил...

Кешеләрнең гамәлләре
Булсын өчен хак, туры,
Бу җаннарга изгелекне
Алып кил син, Ат елы!
Олы сәфәр чыгучыны
Каршы алсын шат юлы.
Юлчыларга ак юлында
Бир җиңеллек, Ат елы!
Гаиләдә әти-әни
Олылансын һәр юлы.
Балаларга миһербанлык,
Мәрхәмәт сал, Ат елы!
Бер-берсен сөяр җаннарның
Күңелләре гел тулы.
Гашыйкларга олы сөю
Алып кил син, Ат елы!
Барча-барча татарымның
Ташып торсын шатлыгы.
Сау-сәламәт итеп кенә
Яшәт безне, Ат елы!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading