16+

Багана

«Таң» колхозында кешеләр таңнан торып эшләргә күнеккән иде. Ат караучы шадра Гыйльметдин дә, куе чык баскан иртәнге үләннәрне ера-ера, ат утарына ашыкты... Килгәч тә заманында атларына елгадан су ташый торган тимер мичкәле арбасын такты ул. Кичтән үк әзерләп куелган акшарлы сыекча тәмам рәвешенә кергән: асты - каймак, өсте - сепарат...

Багана

«Таң» колхозында кешеләр таңнан торып эшләргә күнеккән иде. Ат караучы шадра Гыйльметдин дә, куе чык баскан иртәнге үләннәрне ера-ера, ат утарына ашыкты... Килгәч тә заманында атларына елгадан су ташый торган тимер мичкәле арбасын такты ул. Кичтән үк әзерләп куелган акшарлы сыекча тәмам рәвешенә кергән: асты - каймак, өсте - сепарат...

«Таң» колхозында кешеләр таңнан торып эшләргә күнеккән иде.
Ат караучы шадра Гыйльметдин дә, куе чык баскан иртәнге үләннәрне ера-ера, ат утарына ашыкты... Килгәч тә заманында атларына елгадан су ташый торган тимер мичкәле арбасын такты ул. Кичтән үк әзерләп куелган акшарлы сыекча тәмам рәвешенә кергән: асты - каймак, өсте - сепарат сөте, менәтерә! Болгатып җибәрдеңме, кирәкле сыекча әзер дигән сүз. Кичә, колхоз рәисенең махсус күрсәтмәсе белән, Гыйльметдингә аеруча мөһим эш тапшырылган иде: район үзәгенә илтүче юл буе баганаларын кичекмәстән метр ярым биеклектә акшар белән буяп чыгарга! Балкып-нурланып, Казаннан киләсе зур вәкилнең күзләрен ерактан ук иркәләп торсын, янәсе...
Менә район үзәгенә илтүче юл, як-ягында үрә каткан шәрә телеграмм баганалары.
- Йә, башладыкмы? - диде Гыйльметдин кырыенда басып торган бригадир егеткә. Тегесе, мәгънәле генә күз кысып, башын селкеде.
Икәве генә аңлаган бу ишарәнең ясалуы кая да, мунчаладан әвәләнгән дәү пумаланың мичкә авызына кереп чумуы кая! Эшнең башында ук Гыйльметдин «инициатива» күрсәтте: берәү дә кушмастан, иң әүвәл авыл очындагы «Рәхим итегез!» дип язылган киң тактаның бетон баганасын агартып алды. Аннары гына пумаласын юл буе баганаларына күчерде. Агач тикле агачка да җан керсә керә икән! Телеграмм баганаларының шулкадәр дә чибәрләнеп китүләрен кара син - ак алъяпкыч япкан кызлар диярсең, валлаһи!
Ун багананы затлы итеп буяп чыкканнан соң, бригадир егет - әллә үз кесәсеннән, әллә колхоз хисабыннан - ат караучыга, качырып кына дигәндәй, илле грамм аракы салып бирде. Биш-ун багананы узган саен, шушы хәл кабатлана торды. Гыйльметдин өчен рәхәт, күңелле иде бу кабатлану! Әгәр гел шулай кабатлап торсалармы?! Казан юлындагы барлык баганаларны да комнары коелганчы ышкый-ышкый агартып чыгачак ул!
Гыйльметдиннең халатына, битләренә, чүпрәк кәпәченә акшарлы су тамчылары чәчри. Баганалары белән бергә, үзе дә акрын-акрын гына агара бара ул. Кем дә булса «кара эш» дип әйтеп карасын моны! Дөньяны агарту бу, бик беләсегез килсә...
Гыйльметдин әнә шулайрак уйлаган саен, башына яңадан-яңа фикерләр килә. Һәм мичкәсе, һәм бригадир кесәсендәге сыекчаларның кими баруын аркасы белән тоя ул. Сүзне дә ирексездән шул яккарак борып җибәрә:
- Их, энекәш, менә бу тимер мичкәдә мөлдерәмә тулы ачы бал булсын иде, ә?!.
Кичен капка төбенә чыгып утырганда, күктә инде аксыл йолдызлар елтыраша иде. Әйтерсең лә Гыйльметдин пумаласындагы акшар тамчылары күк гөмбәзенә чәчрәгән дә мәңгелеккә әнә шулай ябышып калган.
...Соңыннан мәгълүм булды: кала вәкиле бөтенләй икенче яктан кара «Волга»сы белән килеп чыккан да туп-туры болынга - сугарулы көтүлекләр мәйданына барып төртелгән. Аннары, килгән юлыннан, ашыгыч кына китеп тә барган. Бу минутларда Гыйльметдиннең үз уе уй иде. Башы чатнавына түзәр хәле калмагач:
Туктале, - диде ул, учы белән тезенә шапылдатып, - барыйм әле бригадир янына! Карурманда яшәмибез, Казаннан вәкилләр килми тормас! Килсеннәр генә, дөньясын агартып куям мин аның!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading