16+

Балалар Туфан абый рухын яшәтәләр

Шушы көннәрдә башкалабызның 12 нче кызлар гимназиясендә укытучыларның һәм укучыларның Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган беренче республика конференциясе тәмамланды.

Балалар Туфан абый рухын яшәтәләр

Шушы көннәрдә башкалабызның 12 нче кызлар гимназиясендә укытучыларның һәм укучыларның Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган беренче республика конференциясе тәмамланды.

Балалар шигърият, публицистика, драматургия, театр өлкәсендә үз осталыкларын күрсәтте.
Җиңүчеләрне бүләкләр алдыннан, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев: «Безне бирегә Туфан Миңнуллин үзе чакырып китерде», - диде. - Туфан агай безнең республика өчен иң кадерле затларның берсе иде. Бу конференция дә шуны исбатлады. Ул булган җирдә һәрвакыт милләт язмышы була иде. Разил Исмәгыйль улы Туфан абыйның ничек итеп шушы бина артыннан йөргән чакларын искә төшерде. Конференциядә шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, әдипнең хатыны, күренекле артист Нәҗибә Ихсанова, кызы Әлфия Миңнуллина катнашты.
Тантананың Арча районы Ашытбаш мәктәбе укучылары тарафыннан Т. Миңнуллин әсәре буенча куелган «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле белән башланып китүе очраклы түгел. «Театр яктылыкка, нурга илтә» төрендә алар беренче урынга ия булды. Драматургия төрендә шушы ук мәктәптән Әлфия Әхмәтгалиева беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек дип табылды. Шәһәр мәктәпләре арасында «Иң яхшы ир-егет образы» өчен бүләк 1 нче гимназиядән Тимерхан Баһавовка, «Иң яхшы хатын-кыз» төрендә 34 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныфыннан Рания Мәрдановага тапшырылды. Рания, «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә Мәдинә ролен тетрәндерерлек итеп уйнавы белән, жюридагы артистларның да ихтирамын яулады. «Мәдинә ролендә уйнау мине башта куркытты. Аның кичерешләрен мин беркемгә дә теләмәс идем. Ул образ мине көчле рухлы булып калырга, төрле хәлләрдә калганда югалып калмаска өйрәтте», - ди ул. «Үзебез сайлаган язмыш» төрендә әлеге спектакль өчен аларга беренче урын да бирелде. Бу җиңү аларның җитәкчеләре Гөлнур Зарипова белән Ләйсән Дәминова өчен дә куаныч. 12 нче гимназия укучылары да «Кәрлә - мәктәп баласы» спектакле белән җиңү яуладылар.
Һәр төрдә җиңү яулаган укучы биредән бүләкләр белән кайтып китте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading