16+

«Башкалар өчен утка-суга керергә әзер»

Сәхнә ул сөйкемлелекне ярата. Тамашачы күңеленә дә андыйлар якынрак тоела. Әнә шундый сөйкемле артистларның берсе булган Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова инде 40 елга якын яраткан театрына хезмәт итә. Шушы чор эчендә тамашачы аны нинди генә рольләрдә күрмәде?!

«Башкалар өчен утка-суга керергә әзер»

Сәхнә ул сөйкемлелекне ярата. Тамашачы күңеленә дә андыйлар якынрак тоела. Әнә шундый сөйкемле артистларның берсе булган Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова инде 40 елга якын яраткан театрына хезмәт итә. Шушы чор эчендә тамашачы аны нинди генә рольләрдә күрмәде?!

Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар» спектаклендә - Гайнавал, Н. Исәнбәтнең «Зифа»сында - Зифа, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә - Заһирә, А.Гыйләҗевнең «Яра»сында - Зөләйха һ.б. образларны йөрәге аша үткәреп, ихластан башкарды ул. Ч.Айтматовның режиссер Дамир Сираҗиев сәхнәләштергән «Ахырзаман» спектаклендәге Ак бүре роле артистка уңыш китерде - ул республиканың М. Җәлил исемендәге бүләгенә лаек булды.
Зөлфирә Зарипова җырчы артист буларак та кичәләрдә тамашачыга үзенең моңнарын бүләк итә. Шушы арада ул башкарган җырлардан торган диск дөнья күрәчәк. Гомерен сәнгатькә багышлаган артист үзе турында күп сөйләргә яратмый. Театрда аның белән бергә эшләгән ир-егет артистлар да З.Зарипова белән горурлануларын яшермиләр.
Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Зөлфирә - театрда үз урынын тапкан артист. Ул үзен чын талант итеп күрсәтте. Ходай аңа талантын да, кешелеклелеген дә биргән. Аның эчке дөньясы бай. Әгәр сиңа авырлык килә икән, ул җанын ярып бирергә әзер. Бу яктан ул күпләрдән аерылып тора. Миндә бары тик аның белән горурлану хисе генә.
Наил Дунаев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Зөлфирә театр училищесында укыганда ук спектакльләрдә уйный иде. Үземә дә аның белән уйнарга туры килде. Ул - киң диапозонлы артист. Аңа зур, җырлы рольләрдә уйнарга кирәк иде. Зөлфирәнең ачылмаган яклары күбрәк әле. Ул бик мөлаем, өлкәннәргә хөрмәт белән карый.
Ирек Баһманов, Татарстанның халык артисты:
- Мин Зөлфирәнең театрга килеп кергән елларын хәтерлим. Аның беренче тапкыр җырлавын ишетүгә үк яраттым, якын иттем. Ул - драманы да, комедияне дә уйный торган гаҗәеп артист. Аның эшләрлек көче бар, шуңа күрә, тагын да матур рольләр уйнавына ышанасы килә.
Равил Шәрәфиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Зөлфирәне беренче тапкыр күргәч тә аның табигыйлеге күзгә ташланган иде. Ул бик сирәк артистларга хас. Мин аны элек күренекле артист Мәрьям Сульвага охшата идем. Аның төс-кыяфәте дә, тавышы да әйбәт. Төрле жанрдагы рольләрне уйный торган артист ул.
Ринат Таҗетдинов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Зөлфирә Зарипова - хатын-кызлар арасында шәп артистларның берсе. Театрда искиткеч рольләр уйнады ул. Талантлы, темпераментлы, уйлый торган артист. Аны күбрәк уйнатырга кирәк.
Хәлим Җәләлев, Татарстанның халык артисты:
- Зөлфирәнең уены табигый. Ул - киң амплуалы, бик талантлы, популяр артист. Чыннан да, Г. Камал исемен йөрткән театр артисты.
Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның халык артисты:
- Без Зөлфирә белән шактый спектакльләрдә уйнадык. Иң яхшысы «Яшь йөрәкләр»дә булгандыр. Туфан абый да: «Сез нәкъ автор язганча уйнадыгыз», - дип әйтә иде. Режиссер аны нинди генә рольгә куйса да, тырышып уйный ул. Бервакыт, «Кайниш, көндәш һәм башкалар»ны уйнап чыкканнан соң, Марсель Сәлимҗанов аның янына килеп, яшь аралаш: «Син әллә нинди бөек артистларны хәтерләттең, Зөлфирә», - дигәне күз алдыннан китми. Зөлфирә гастрольләр вакытында да, үзе ач калса кала, синең тамагыңны туйдыра.
Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Без Зөлфирә белән театрда 1974 елда эшли башладык. Ул сәхнәгә чыккан саен, аның уенына сокланып карыйм. Һәр эшен яңалык итеп кабул итәм. Зөлфирә шигырьләр дә яза, оста итеп рәсем дә ясый. Иң гаҗәпләндергәне шул: тирән фәлсәфи фикер йөртә ул. Әмма беренче планда аның актерлык сәләте. Әгәр артист булмыйча, башка юнәлештән китсә дә, уңышка ирешә алган булыр иде. Зөлфирә башкалар өчен утка-суга керергә дә әзер. Кайвакыт үзе турында да онытып җибәрә. Шуның аркасында, үзенең авыр хәлләргә калган чаклары да була. Мин аңа киләчәктә сәламәтлек һәм үзе хакында да онытмавын телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading