16+

Бер җылы сүз җитә кешегә

«Бер күрешү үзе бер гомер». Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин өлкәннәр белән очрашуны әнә шулай дип башлады. Биредә ул җитәкче булып эшли башлагач, өлкән буынга игътибар артты.

Бер җылы сүз җитә кешегә

«Бер күрешү үзе бер гомер». Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин өлкәннәр белән очрашуны әнә шулай дип башлады. Биредә ул җитәкче булып эшли башлагач, өлкән буынга игътибар артты.

- Сез ул чакта бушка эшләгәнсез, бүген дә бушка. Безнең артистларны теләсә кайсы чарада күрергә мөмкин. Сезнең һөнәрегез искерми, - диде Кадим Нуруллин.

Артистлар өчен мул табын әзерләнгән иде. Кичәдә катнашкан артистлар хатирәләре белән уртаклашты. Татарстанның халык, Россиянең атказан­ган артисты Эмиль Җәләлетдиновка 82 яшь димәссең. Репертуарында булган теләсә кайсы җырын оста итеп башкарып күрсәтә.

- Филармониядә эшләгән елларым юллар авыр, йөрергә кыен булса да сагындыра, - дип сөйли Татарстанның атказанган артисты Рабига Сибгатуллина. - Кабаттан яшәреп, җырлыйсылар килә. Бергә эшләгән артистларны сагынып, ашкынып киләм филармониягә, - ди ул.
Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинның 27 ел гомере филармония белән бәйле.

- Мин Илһам Шакиров белән 20 ел эшләдем. Алтын еллар булган икән алар. Ул вакытта артистлар классик композиторлар әсәрләрен, җыр сәнгатенең алтын фондын пропагандаладылар. Халыкны, чын мәгънәсендә, милли рухта тәрбияләделәр. Бүген исә ресторанда кәеф-сафа коручыларның күңелен күрә торган өч тиенлек җырлар белән «тәрбиялиләр», - дип фикерләре белән уртаклашты баянчы.

Очрашудан һәркайсы күтәренке күңел белән таралды. Чөнки адәм баласына булган кадер-хөрмәт, җылы сүз аны күкләргә күтәрә. Шагыйрь әйтмешли, бер җылы сүз җитә кешегә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading