16+

«Бүгенге көн тамашачысы башка төрле»

Үзләренең 70 еллык юбилей елында Әлмәт татар дәүләт драма театры быелгы гастрольләрен Казанда башлап җибәрә. Шул уңайдан театрның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Әнисә Таһирова коллективтагы яңалыклар турында да сөйләде.

«Бүгенге көн тамашачысы башка төрле»

Үзләренең 70 еллык юбилей елында Әлмәт татар дәүләт драма театры быелгы гастрольләрен Казанда башлап җибәрә. Шул уңайдан театрның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Әнисә Таһирова коллективтагы яңалыклар турында да сөйләде.

- Узган ел ахырында труппа Дагыстанда «Гашыйк Кәриб» спектаклен уйнап кайтты. Самарада узган «Театраль Идел» фестивалендә Б. Брехт әсәре буенча куелган «Туй» спектакле белән катнашып, яшь артист Динар Хөснетдинов «Иң яхшы ир ат роле»нә лаек булды. Шулай ук «Иң яхшы режиссер эше» номинациясе дә безнең коллективка бирелде. Узган ел театрыбызга Россия Мәдәният министрлыгы гранты тапшырылуы да куанычлы вакыйга булды. «Туй» белән «Ромео һәм Джульетта» спектакльләре Театр әһелләре берлеге гранты ярдәмендә куелды. Шундый грантлар бирелеп торса, яңа спектакльләр кую өчен зур файда булыр иде.
Безнең Әлмәттә халык театрга йөрергә ярата. Шуңа күрә әледән-әле премьералар әзерләнә. Соңгы елларда, спектакльләр кую өчен, театрыбызга Санкт-Петербургта яшәүче режиссер Искәндәр Сакаевны чакырабыз. Ул сәхнәләштергән әсәрләр үзенчәлекле. Репертуарга нәрсә кирәген җитәкчелек сайлый. Классик әсәрләр дә, фестивальләрдә катнашырдайлары да кирәк. Кызганыч, бүгенге драматургиядә сайлап алырдайлары юк. Без Илгиз Зәйни пьесаларын көтеп алабыз. Алар яшьләргә дә, өлкән буынга да кызыклы. Бүгенге көн тамашачысы башка төрле. Аларга икенче төрле фикер, икенче драматургия кирәк.
Коллективыбыз да ел саен яшьләр белән тулылана. Моннан берничә ел элек коллективта ир- егетләр азрак булса, бүгенге көндә аларның саны арта бара. Узган ел Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаган дүрт егет килде. Артистларыбызның тик утырырга вакыты юк. «Балалар студиясе»ндә дә алар эшли. Хәтта җәй көне дә лагерьларда спектакльләр күрсәтәләр. Бездә җәй айларында шулай ук «Театраль җомга» проекты эшләп килә. Шәһәр паркындагы ачык мәйданда спектакльләр куела. Анда чыгыш ясау өчен, башка театрларны да чакырабыз.
2 февральдән 8енә кадәр Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак гастрольләр вакытында Казан тамашачысы Б.Брехтның «Туй», В.Шекспирның «Ромео һәм Джульетта», И.Зәйнинең «Туган-тумача» белән «Сагынуларга ни чара», Х.Вахитның «Күк капусы ачылса»,
Т.Гыйззәтнең «Кыю кызлар» спектакльләрен күрә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading