Республиканың «Әкият» курчак театрында 19-23 апрель көннәрендә Бурятия театры гастрольләре узды. 50 еллык тарихлы «Ульгэр» театры - дүрт тапкыр Россиянең иң дәрәҗәле «Алтын битлек» милли премиясе лауреаты. Кунаклар күчтәнәч итеп үз халыкларының милли рухын, әкият, легендаларын сеңдергән «Байкал кызы Ангара», «Паппит Пати», «Бүре һәм кәҗә бәтиләре», «Гаҗәеп хәзинә» дигән дүрт...
- Татарларда, бәйрәм оештырасың килсә, дусларыңны чакыр, диләр. Бу көннәрдә бездә зур бәйрәм. Узган елның май аенда без Байкал киңлекләрен карап кайткан идек. Хәзер алар безгә килде. Шулай бер-береңә йөрешеп тәҗрибә уртаклашырга кирәк. Гастрольләрсез артист халкы яши алмый. Җирле халык та төрле мәдәният, төрле милләт сәнгате белән таныша. Бурятлар - тырыш халык. Аэропорттан килеп төшүләре булды, шунда ук репетиция ясарга тотынды, - диде «Әкият» курчак театры директоры Роза Яппарова.
Казаннан тыш «Ульгэр» театры Чистай, Яшел Үзән, Биектау районнарында да спектакль куйды. Киләсе елга театр юбилеен үткәрә, шул уңайдан «Путь кочевника» дигән зур фестиваль дә булачак аларда. Монда Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән килгән катнашучылар да көтелә. «Ульгэр» курчак театры сәнгать җитәкчесе Эрдэни Жалцанов «Әкият» курчак театрын да әлеге чарага чакырды.
- Сезгә килгәч, мондагы матурлыкка шаккаттык. Сезнең «Әкият» театры - үзе бер сарай. Аңа Россия театрлары гына түгел, дөнья театрлары кызыгып карый, - диде Эрдэни Жалцанов.
«Ульгэр» курчак театры директоры Баирма Дашидоржиева белдергәнчә, театр Казан якларына 800 килограммлы йөк белән килгән.
- Казанда без беренче тапкыр. Һәр нәрсәне күрәсебез, милли колоритны сеңдерәсебез килә. Татар телендә безнең телгә охшаш сүзләр дә бар икән. Казанның фотосурәтләрен инстаграмга куеп барабыз, алар шулкадәр күп «лайк» җыя, искиткеч! - диде Баирма Дашидоржиева. Кунаклар безнең театрларга да йөрергә вакыт таба.
«Ульгэр» бурят телендә әкият, легенда дигән сүзне аңлата. Театрның мондый исемне йөртүе дә тикмәгә генә түгел. Аның күп әсәрләре риваятьләргә корылган. «Байкал кызы Ангара» әсәрен генә алыйк, бу - мәхәббәт легендасы. Байкал күленә бик күп елгалар кушыла, ләкин бары тик Ангара елгасы гына агып чыга. Менә шул фактка нигезләнгән әсәр бу. Байкалның кызы Ангара тайга урманнарыннан агып, Төньяк боз океанына суларын койган Енисей елгасына гашыйк була. Әтисе гашыйкларга кавышырга ризалыгын бирмәгәч, кыз сөйгәне янына качып китә. Байкал исә, бердәнбер кызының тыңламавыннан ачуланып, баласы киткән юлга зур таш ыргыта. Бүген дә, риваятьнең дөреслеген дәлилләгәндәй, Ангара елгасы уртасында «Шаман» дигән зур таш тора.
Эрдэни Жалцанов спектакльне 16 ел элек куйса да, аның тамашачыга тәэсире әле дә көчле. Балалар гына түгел, олылар да бик яраткан әсәр бу. «Гаҗәеп хәзинә» дигән спектакль опера стилендә булса, «Паппит пати»да курчаклар балалар белән дискотека оештырачак. Гомумән, бурят халкы Казан тамашачысының мәхәббәтен яуларга охшаган.
«Ульгэр» импровизацияләр, экспериментлар ярата. Сәнгать җитәкчесе дә курчак театры дип кенә тормый, башка сыймаслык алымнар куллана икән. Мәсәлән, тамашачыны дөм караңгы театр бинасына кертеп, театр буйлап кызыклы сәяхәтләр дә оештыралар. Хәтта Уильям Шекспирның башын чабалар икән. Бу Шекспирның геройлары ясаган җинаятьләре өчен хөкем итү. Якын киләчәктә Эрдэни Жалцанов Россиядә яшәүче бөтен халыкларның әкиятләрен тупларга хыяллана, татар әкиятләре буенча спектакль куярга да уйлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар