16+

Бәйрәм төне

Яңа ел төне Казанда, мондый мәлдә кем йоклар? Авылдан килгән карчыклар бәйрәм күрергә чыккан. Ут тавышлы белдерүләр, өндәмәләр кычкыра. Күч-күч итеп ракеталар күктә бәйрәм очыра. Нурда һәм карда чайкала балалар чаналары... Мәрхәбә, ак ел, шәһәргә! Кара ел түгел, ярый. Бөтен Казанны кочаклап, яктылык бии икән... Тәрәзләрдә, мәйданнарда гел шатлык көе...

Яңа ел төне Казанда,
мондый мәлдә кем йоклар?
Авылдан килгән карчыклар
бәйрәм күрергә чыккан.
Ут тавышлы белдерүләр,
өндәмәләр кычкыра.
Күч-күч итеп ракеталар
күктә бәйрәм очыра.
Нурда һәм карда чайкала
балалар чаналары...
Мәрхәбә, ак ел, шәһәргә!
Кара ел түгел, ярый.
Бөтен Казанны кочаклап,
яктылык бии икән...
Тәрәзләрдә, мәйданнарда
гел шатлык көе икән...
Карчыклар шуның өчен дә
бәйрәм күрергә чыккан.
Сөенә дә, моңлана да,
уйлана да карчыклар...
Дөньясы кинәт аларга
бер бию көе сыман...
Бәләкәй йортлар өстендә
зур йортлар бии сыман.
Таныш та, ят та кебек төн,
мондый мәлдә кем йоклар?
Авылдан килгән карчыклар
бәйрәм күрергә чыккан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading