16+

Чичән сыйфатлы иҗат

Рухия Ахунҗанованың шигырьләрен матбугат битләреннән бик күптәннән укып киләм. Күмәк җыентыкларда да аның иҗатына урын һәрчак табылып торды.

Чичән сыйфатлы иҗат

Рухия Ахунҗанованың шигырьләрен матбугат битләреннән бик күптәннән укып киләм. Күмәк җыентыкларда да аның иҗатына урын һәрчак табылып торды.

Мәсәлән, 2011 елда - Тукай елында республикабыз укытучылары иҗатыннан тупланган «Илһам чишмәсе» китабында Рухиянең дә шигырьләре басылып чыкты. Китапның рецензенты буларак, әнә шул чакта мин Рухиянең үзе белән дә очраштым. Шушы ук конкурста ул 2012 елда да беренче урынны алды.
Кулыма аның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Җырлы чишмә» китабы килеп кергәч, шагыйрәнең иҗаты белән иркенләбрәк танышу мөмкинлеге туды. Иң беренче тәэсирем: Рухия йөрәк белән уйлый, йөрәге кушканча яши, иҗат итә. Тормышында очраган каршылыклар турында язганда да, шигырьләрендә беркемгә бернинди үпкә, кинә, канәгатьсезлек төсмерләре сизелми. Дөньяга аның үзенчә, фәлсәфи карашы бар:
Яшәү өчен вариантлар
Күп түгел,
Билгеләнгән берсе - тумыштан.
Төзәтергә кәгазь
Җитмәс иде,
Каралама булса тормыш та...
Рухиянең күңеле ачык, якты:
Кар шикелле керсез уем
Тирә-юньне агартты.
Җемелдек кар яшьлектәге
Хисләремне яңартты...

Рухия Ахунҗанова иҗатына чичәнлек сыйфатлары хас, шигырьләре халыкчан яңгырашта, үзеннән-үзе җырлап, көй сорап тора, дияр идем. Шактый шигырьләренә музыка язылган. Бу - бик күркәм күренеш.
Күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың китап турында фикере дә тирән мәгънәгә ия. Югыйсә кайчандыр: «Ана сандугач сайрамый», - дип, бик күп шагыйрәләрнең канына тоз салган кеше бит әле ул!
Димәк, ана сандугачлар да сайрый. Тормыш авырлыкларына, гаделсезлекләргә каршы йодрык төйнәп сугышка ыргылмыйча, алар шулай саф-чиста күңелләре, керсез хисләре белән дөньяны ямьләргә килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading