16+

«Диктатор да, көтүче дә булырга туры килә»

77 еллык тарихы булган С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрын бүген теләсә кайсы төбәктә яратып каршы алалар. Коллективның куанырлык иҗат җимешләре шактый. Гомер буе үз кыйблаларына тугры калып, театрны танытуда аның директоры - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт ШӘЙМӘРДАНОВның өлеше зур. «Театр - үзе бер дөнья ул, анда директорга...

«Диктатор да, көтүче дә булырга туры килә»

77 еллык тарихы булган С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрын бүген теләсә кайсы төбәктә яратып каршы алалар. Коллективның куанырлык иҗат җимешләре шактый. Гомер буе үз кыйблаларына тугры калып, театрны танытуда аның директоры - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт ШӘЙМӘРДАНОВның өлеше зур. «Театр - үзе бер дөнья ул, анда директорга...

Үз хезмәте турында сөйләгәндә, Роберт Шәйхел улы болай дип дәвам итә: «Җитәкче кеше, миңа калса, барлык сыйфатларга да ия булырга тиештер. Ни дисәң дә, коллективта йөздән артык кеше эшли икән, бу - аларның йөзендә йөз холык дигән сүз. Кайберәүләр бер әйтүдә аңлый һәм эшли. Икенчеләр эшләп күрсәтеп тә аңламый. Һәркайсына шәхсән якын киләсең. Эш барышында нинди генә алымнар куллансаң да, бервакытта да әшәке, үчле булырга ярамый. Үземдә дә андый сыйфатлар юк. Шуңа күрә, 21 ел буе театр белән җитәкчелек итәмдер, дип уйлыйм».
- Мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда үзегезне җитәкче итеп күз алдына китерә идегезме?
- Юк, андый уй башка керми иде. Әмма кечкенәдән лидерлык сыйфатларым булгандыр, чөнки пионерда отряд советы рәисе, аннары комсомол секретаре итеп сайладылар. Студент чакларда төзелеш отрядында командир да булырга туры килде. Авылда яшьләр уены да оештырырга яраттым. Мин аны җитәкче буласы килеп түгел, ә кемдер моны эшләргә тиештер, дип башкара идем. Тормышта үземә җитәкче булам, дигән максат та куймадым. Минзәлә театрына мин 1992 елда Мәдәният министрлыгында эшләгән җирдән килдем.
- Театрны тоткан кыйбласыннан тайпылдырмыйча алып китү җиңелләрдән булмагандыр...
- Беренче көннәрдән үк минем максатым театрның традицияләрен, аның халыкчанлыгын, чиста телен, артистлар коллективын саклап калу булды. Без бүген дә шуларны дәвам итәбез.
- Озак кына баш режиссерсыз эшләгәнегезне дә беләбез. Андый театрлар башка юк та, ахрысы.
- Әйе, үзебезнең режиссерсыз шактый эшләдек без. Әмма ни гаҗәп, бигрәк тә шул елларда иң көчле әсәрләребезне куйдык. М. Галәүнең «Мөһаҗирләр», Б.Сәлаховның «Яр», Г.Исхакыйның «Остазбикә» һәм «Сөннәтче бабай», Д.Салиховның «Өзелгән йөзем» әсәрләрен Ринат Әюпов белән Илдар Хәйруллин югары дәрәҗәдә сәхнәләштерделәр. Шул режиссерсыз эшләгән елларда Мәскәү сәхнәсендә, Төркиянең Конья һәм Истанбул шәһәрләрендә Халыкара фестивальләрдә катнашып, дипломнарга һәм М.Җәлил исемендәге республика бүләгенә ия булдык.
- Бүген театрда ни хәлләр бар? Аз хезмәт хакы алган артистны театрда ничек тотасыз?
- Аллага шөкер, безнең коллективта һәрвакыт тыныч булды. Хәзер дә шулай. Артистларыбыз үзара дус, ярдәмчел, яшьләре олыларны хөрмәтли беләләр. Мин алар белән горурланам һәм рәхмәтлемен дә. Бүген аларның бюджеттан тыш хезмәт хакларына өстәмә түләүләр кертергә мөмкинлекләр бар. Артистларыбыз акча эшләүнең башка юлларын да таба. Анысы да иш янына куш булып тора.
- Сездә артистларның юбилей кичәләрен үзенчәлекле итеп оештыру күркәм гадәткә әйләнгәнен беләбез. Шул турыда да әйтеп узыгыз әле.
- Пенсия яшенә җиткән артистларыбызның юбилейларын үткәреп киләбез. Аларның туган якларына кайтып та кичәләр оештырабыз. Килгән кунаклар да: «Сез юбилейларыгызны һәрвакыт тиешле югарылыкта үткәрә беләсез», - диләр.
- Инде үзегезнең дә юбилей килеп җиткән. Туган көнегездә нинди бүләк алырга яратасыз?
- Әйе, гомернең узганы сизелмәде дә. Әле кайчан гына 29 яшьлек егет булып театрга килеп кергән идем. Туган көннәрне үткәрергә яратмадым мин. Бүләкләр кабул итеп утыруны да җенем сөйми. Минем өчен иң зур бүләк ул - рәхмәт сүзе.
- Җитәкче кешенең гаиләсенә вакыты каламы?
- Балалар үскәндә, аларны кич эштән соң гына күрә идем. Ял вакытларында гел өйдә булырга тырышам. Мин табигатьне яратам, җәен бакча дизайны белән шөгыльләнәм. Шулай ук сәяхәт тә минем хобби.
- Хатыныгыз, балаларыгыз хакында да ишетәсе килә.
- Хатыным Гөлфәния үзебезнең театрда - балетмейстер. Улыбыз Рушан эшли, читтән торып юридик институтта укый. Кызыбыз Гөлшат Казан дәүләт федераль университетында белем ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading