16+

Фәрит Бикчәнтәев: "Башкорт театры белән иҗади конкуренция бар"

Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак. Традиция буенча, театр Казанга ике елга бер тапкыр килә. Кунаклар биш көндә барлыгы 7 спектакль күрсәтәчәк. Бүген Башкортстан кунаклары Казан журналистлары белән аралашты.

Фәрит Бикчәнтәев: "Башкорт театры белән иҗади конкуренция бар"

Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак. Традиция буенча, театр Казанга ике елга бер тапкыр килә. Кунаклар биш көндә барлыгы 7 спектакль күрсәтәчәк. Бүген Башкортстан кунаклары Казан журналистлары белән аралашты.

М.Гафури театры директоры Иршат Фәйзуллин әйтүенчә, Башкортстан артистлары яңа премьералар белән бергә тамашачы яратып өлгергән спектакльләрне дә алып киләчәк. “Казанлылар “Зөләйха күзләрен ача”, “Бәхет хакы” спектакльләрен бик яратып кабул итте, шуңа күрә без аларны кабат алып килергә булдык. “Амеля” спектакленең премьерасы көтелә. Моннан тыш, “Сөяркә”, “Яшь гаилә фатир эзли” спектакльләрен алып киләбез. “Кыз урлау” комедиясе яңа куелышта тәкъдим ителәчәк”, - ди ул. 

Башкортстан артистлары Казанга зур дулкынлану белән килүләрен әйтте. “Без һәрвакыт Казанга дулкынланып киләбез, чөнки Казан тамашачысын яратабыз, аларның җылы карашын тоябыз. Без гел нинди спектакльләрне алып килергә дип бәхәсләшәбез, зур игътибар белән сайлыйбыз. Әйтик, Казан тамашачысы Фидан Гафаровны бик көтә. Ничек инде аны алып бармыйсың?! Ул төп рольне уйный торган “Бәхет хакы” спектаклен алып киләбез. Спектакль 20 елдан артык сәхнәдә”, - ди Башкортстанның халык артисты Алмас Әмиров.

Уфаның М.Гафури театры белән Казанның Г.Камал театры һәрвакыт дустанә мөнәсәбәтләрдә яши. Бу хакта Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә әйтте. “Үземне белә башлаганнан бирле, М.Гафури театрын бик яхшы беләм. Традиция буенча, ике елга бер тапкыр Камал театры Уфага, ә М.Гафури театры Казанга безнең бинага гастрольләргә килә. Безнең дуслык турында күпме сөйләсәм дә, аз булыр. Мин М.Гафури театрында өч спектакль куйдым, шуңа күрә мин андагы артистларны бик яхшы беләм. Бик көчле труппа. Яшьләр дә күп. Безнең яшьләр андагы яшьләр белән аралаша, кунакка йөрешә. Без һәрвакыт бер-беребезне күзәтәбез, шуңа күрә арада иҗади конкуренция дә бар. Минемчә, төрки дөньясында ике шәп труппа бар: Г.Камал театры һәм М.Гафури театры труппалары. Бу дуслык бик озак дәвам итсен иде”, - ди Фәрит Бикчәнтәев.

М.Гафури театрының Казандагы гастрольләре 13-17 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узачак. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының Чаллы шәһәренә дә барырга планлаштыра.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading