16+

Гамәл дәфтәренә тагын бер игелек өстәлде

Адәм баласы, үзенә еллар өстәлгән саен, артка борылып карый, кылган эшләрен барлап, аларга нәтиҗә ясый. Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның гамәл дәфтәренә быел тагын бер игелек өстәлде.

Гамәл дәфтәренә тагын бер игелек өстәлде

Адәм баласы, үзенә еллар өстәлгән саен, артка борылып карый, кылган эшләрен барлап, аларга нәтиҗә ясый. Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның гамәл дәфтәренә быел тагын бер игелек өстәлде.

Уллары Айдар тугач та, Питрәч районының Күн авылында яшәүче Зөлкагъдә апа белән Садри абый гаиләсенә фронттан кайгылы хәбәр килеп ирешә. Аларның 19 яше дә тулмаган өлкән уллары яу кырында һәлак булган. Башта әтиләре, аннары әниләре, 103 яшенә җиткәндә дә улының каберен бер күрергә тилмереп, дөнья куя. Әмма әти-әнисенең хыялын аларның уллары Айдар белән оныкларына моннан берничә ай элек тормышка ашырырга насыйп булды. Айдар абый, туганнарының уллары белән, элекке Смоленск, хәзерге Тверь өлкәсенә юл тота. Шул яктагы 70 йортлык Демяхи авылында җирләнгән абыйларының каберен эзләп табып, аңа изгеләр чишмәсеннән алып барган су белән туган туфракларын салып кайтырга насыйп булды аңа. Шунда абыйсының рухына Коръән дә укып кайта ул. Шул чакта күңелен биләгән хис-кичерешләрен аңлатып бетерә алмый артист.
Айдар Хафизов тиздән 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Аның узган тормыш юлына күз салсак, шактый гына эшләр башкарылган. Ленин исемендәге мәдәният сараенда театр түгәрәген җитәкләү дисеңме, филармониядә нәфис сүз остасы булып эшләүме... Ә инде Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында ул уйнаган рольләрне күздән кичерсәк, алар шактый. А.Гыйләҗевнең «Китмәгез, тургайлар!» спектаклендә - Азамат, Ш.Хөсәеновның «Әни килде»сендә - Сәйяр, М.Гыйләҗев белән Р.Хәмитнең «Курчак туе»нда - Гайни бай һ.б. Туфан Миңнуллин А.Хафизов өчен «Шулай булды шул» пьесасын махсус язган иде. Ул анда Нургалине уйнады. Кайда гына хезмәт итмәсен, Айдар Хафизов эшен һәрвакыт яратып башкара торган кеше.
Артист хакында якыннанрак беләсең килсә, аның хезмәттәшләреннән сорашу урынлы булыр. Без Айдар Хафизов турында үзе белән бергә эшләгән гүзәл затларның фикерләрен тыңладык.
Луара Шакирҗанова, Татарстанның халык артисты:
- Курсташлар белән дуслык шул вакытта була да бетә. Ә менә Айдар белән безнең юллар гел кисешеп торды. Ул бездән шактый өлкәнрәк булса да, театр училищесында бергә укыдык. Диплом спектаклендә аның белән партнерлар булып уйнадык. Шул вакытта ук коеп куйган артист иде инде ул. Үзе баянда да уйный. Аннары аның белән К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Туйлар узгач» спектаклендә уйнарга туры килде. Ул - Мәҗнүн ролендә, ә мин анда Ләйлә идем. Айдар таләпчән, җитди, төгәллек ярата. Ул күп кенә кичәләрнең режиссеры, ә мин алып баручысы буларак та безгә бергә эшләргә туры килде. Ул - эзләнүчән, күп укырга ярата. Айдар үз фикерен курыкмыйча әйтә, аңа ялагайлык хас түгел. Ул - көчле рухлы ир кеше.
Дания Нуруллина,Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Без Айдар белән шактый еллар бергә уйнадык. Ул бик талантлы артист. Ходай тарафыннан аңа сәхнә өчен кирәкле буй, йөз-кыяфәт, тавыш бирелгән. Аның белән сәхнәдә уйнау җайлы. Ул эшен җиренә җиткереп башкара. Айдарның бик матур гаиләсе бар. Фәридә ханым белән ике кыз үстерделәр.
Наилә Гәрәева, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Айдар - театрга тугрылыклы калган кеше. Ул үз юлында очраган авырлыкларны җиңеп чыга алды. Рольләре булмаганда да сабыр итте. Кешеләрне гаепләү дигән нәрсә юк аңарда.
Наилә Ибраһимова, Татарстанның халык артисты:
- Айдар - гаилә кешесе ул. Мин аның «алтын куллы» булуына сокланам. Бервакыт үзенең туган авылындагы өенә кереп таң калган идем. Ул күп эшли, аз сөйли. Айдар белән партнерлар булып та уйнадык. Ул беркайчан да халтурага юл куймый. Аның белән гастрольләргә йөрү дә рәхәт. Ярдәмчел кеше ул.
Зөлфирә Зарипова, Татарстанның халык артисты:
- Айдар - бик чибәр, талантлы артист. Теләсә кайсы хатын-кыз гашыйк була торган ир кеше. Ул әллә нинди рольләр уйнарлык иде. Кешелекле, намуслы шәхес буларак та хөрмәт итәм мин аны. Бүгенге көндә ул дин кануннары буенча гына яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading