Телефонга мессенджерлар аша килеп кергән җырлы видеоны, кызыксынып кына социаль челтәргә кую җитте – кемлеген дә яшен тизлегендә җиткерделәр, ярты көн эчендә 22 меңләп кешенең “йөрәкле мәхәббәте” дә килеп кунды үзенә.
Социаль челтәр танытты аны. Хәер, ул аңарчы да танылган иде инде.
Гармунда уйнап җырлаучы – Илдус Шәйдуллин икән. Күрше Чувашиянең Комсомол районы җирлегенә керүче Урмай авылы егете! Үз төбәгендәге мишәрләрнең йөзек кашы, мәрхүм Фәрит Гыйбатдиновның шәкерте. Остазы юлын дәвам итеп, Ф.Гыйбатдинов исемен йөрткән “Мишәр” җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе, җырчысы. Комсомольск балалар сәнгать мәктәбе укытучысы. “Урмай моңы – 97” татар эстрада җыры фестиваленең гран-при иясе, 2005 елда үткәрелгән Илһам Шакиров исемендә Татар җыры конкурсы, Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестиваленең (2006) икенче премияләре лауреаты. Кыскасы, Татарстанның атказанган артисты!
— Үз бизәкләребезнең читтәге тырыш хезмәтен күрә белүләре куандыра! Мәртәбәле исемне юкка-барга гына бирмиләр, Илдус әфәнде. Котлыйм, дияргә соңардым, әмма сәнгатебезнең бер энҗесе буларак табуыма — куандым!
— Ул исемне 2018 елда ук Чебоксар шәһәрендә үткәрелгән федераль Сабантуйда Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган иде. Чынлап та юкка гына түгел, халкыбызның гореф-гадәтләрен чит җирләрдә саклап, яшь буынга пропагандалап, аны үстерүдә зур өлеш керткәнем өчен! Татарстан җитәкчелегенә дә, Бөтендөнья татар конгрессына да чиксез рәхмәтләремне әйтим әле. Хезмәтеңне күрмәсәләр дә, “Син безнеке түгел...” - дисәләр дә берни эшли алмыйсың. Һәркемнең тырыш хезмәте хөрмәтләнсен иде.
— Димәк, җыр юлында сез инде күптәннән?!.
— Бишектән!.. (көлә) Көйләгән сыман елаганмын. Гаиләдә җиде бала үстек, Илсияр туганым белән игезәкләр! Мәҗлесләрдә тыеп булмый безнең нәселне, хорга йөрибез диярсең, көйне дәррәү күтәреп алабыз. Мин өченче сыйныфта укыганда Урмай авылында мәрхүм Фәрит абый Гыйбатдинов тырышлыгы белән сәнгать мәктәбе ачылды. Сәләтемне күреп укырга да мине ул чакырды.
— Видеода бит сез бизәкле кетер ак гармунда уйнап җырлыйсыз...
— Ул гармунны махсус минем тавышка туры китереп, тональность үзенчәлекләрен истә тотып ясап бирделәр. 5 ел элек бәясе 80 000 тәңкә иде. Ә беренче гармунны өйдә әти Иригать абыема алып бирде. Абыйның әллә ни исе китмәде, әзрәк тарткалады да ташлады. Ә минем күз шул гармунда гына иде өйдә. Авылда гармун уйнаучылар күп иде, берәрсен карап торам да, өйгә кайтып очам. Күтәрергә көч җитми, гармунны яткызып телләренә баскалыйм да, анысын өйрәнгәч, тагын гармунчы абый янына йөгерәм. Шулай өйрәндем. Гармунда уйнау мөмкинлеге чиксез, бүгенгәчә өйрәнәм әле. Укучыларыма: “Сез бәхетле, кадерен генә белегез! Менә мине өйрәтергә укытучым да булмады бит әле...” — дим. Уйнап үсмәсәм дә игезәгем белән җырлап үстек! Нинди генә конкурсларда катнашмый идек, кая гына барсак та без гел беренче! “Мондый гына түгел, син белемле җырчы булырга тиеш!” — дип Фәрит абый күңелне үсендерде инде. Мәктәптән бер төркем егет-кызларны Казан мәдәният һәм сәнгать институтына үзе ияртеп алып килде. Җыр бүлегендә укыдым. Ике ел Айдар абый Фәйзрахмановта белем алдым, ул киткәч, Винера апа Ганиева кулына килеп кердем. Мин Фәрит абый киңәше белән, халык җырлары җырчысы, укытучы!..
— Диплом алгач, туры авылга “сыпырдыгыз”мы?
— Юк әле, дәүләт ансамблендә эшләп алдым, хорда. Үземнең дә күңелемә әллә ни ятмады, күмәк җырчылар арасында күренмисең ич. 2-3 айдан соң Венера Гараева: “Син солист бит, ә безнең җырчылар җитәрлек. Кайтып кит син туган ягыңа, югалма әле монда”, - диде. Фәрит абый мине эшкә алды, шәһәр тиклем зур авыл, мәктәп бар. Шул җәйдә Хәния апа Фәрхи төркеме белән Урмайга концерт куярга килде. Без бит кунакчыл халык, өстәл артында сыйланып утырганда: “Җырчым китте ич әле... Алда Мәскәү гастрольләре, нишләргә дә белгән юк. Бер көн эчендә каян җырчы табасың?..” - дип әйтеп куйды. “Хәния апа, мин җырлыйм бит!” - дидем. “Шулаймы?”, дип күз ачып-йомганчы гармунны алды да “Шахта”ны уйнап җибәрде. Җырладым. “Минем белән барасыңмы?”, - ди. Фәрит абый җибәрсә, утырып китәм, дим. Мәскәү дип кенә кызыккан идем, Себерләрне, бер ел буе бөтен Россияне әйләндек. Гастроль юлы булып җәен кабат авылга кайттык. Өйдәгеләр дә күз карасы кебек көткәннәр. Хәния апа Фәрхигә: “Авылдан алып киткән идегез, мәйтәм, авылда төшереп калдырыгыз инде. Өйләнер яшькә җиттем, гаилә корырга кирәк, өйдәгеләр дә бик борчыла”, дип, төркемнәреннән аерылып калдым. Ике ай йөреп кенә күрше Тукай авылы кызына өйләндем. Гөлшат белән ике ир бала үстерәбез – Илдан белән Йосыф. Олысына – 15, төпчегенә 9 яшь. Гөлсирә әниемне тәрбияләп, төп йортта яшибез. Әнигә 78 яшь, гомер буе сыер сауды. “Бүгенге көнем бик шөкер, әтиегез генә иртәрәк китте”, - дип көрсенә. Хәлен сораган саен гел бер сүз. Әтине без дә сагынабыз. 62 яшендә йоклаган җиреннән китеп барды, мәрхүм. Әни аның хырылдап куйган тавышына уянып киткән. Инсульт... Данлыклы йөртүче, балта остасы иде.
— Сезнең якта һәр ир – балта остасы...
— Эшчән бездә халык. Кул арасына керер яшькә җиткәч, урамда юкка болганып йөрүеңне күрсәләр: “Эшсез!” - дип көләләр. Андый мәсхәрәгә калмас өчен, яшьләр кече яшьтән эшкә ябыша. Мин дә өченче сыйныфны бетергән җәйдә абый белән ат көтүе көттем. Икенче елында: “Йомычка, пычкы чүпләре түгеп, кирпеч ташып торырга булса да ярарсың” - дип, әти мине дә үзләре белән эшкә алып чыгып китте. Хезмәтем кергән беренче өй Биектау районының Чыпчык авылында салынган. Эш тәрбиясе – иң дөресе. Үзең эшләп киенгәч, киемнең дә, акчаның да кадерен аңлыйсың.
— Игезәгегезне дә җырлый, дидегез. Ул нинди һөнәр иясе?
— Теге чакны ул да бит минем белән Казанга җырчылыкка укырга килде, керә алмады. Күңелсезләнеп кайтып китүе бүген дә күз алдымда, исемә төшсә әле дә йөрәгем әрни. Һөнәрсез кала алмый иде бит, Чебоксар шәһәренә барып медицина училищесында укыды. Белемле шәфкат туташы. Эше бик әйбәт иде дә, күңеленә ятмады бит, нишләтәсең. Китте. Шуны гына көткәннәр диярсең, балалар бакчасыннан шалтыратып эшкә чакырганнар. Аларга музыкаль җитәкче кирәк икән. Игезәгемнең теләгәне! Рәхәтләнеп эшләп йөри. Икәү бергә туйлар алып барабыз, әле дә җырлый. Авылда, районда бездән башка бер генә мәдәни чара да узмый.
— Авылда сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар күпме?
— 50дән артык. Шуның 12се гармунда уйнарга өйрәнә. Калганнары курай, җыр, бию, фольклор классында белем ала. Мин укытып чыгарган гармунчы балаларның бүген күбесе үзем кебек остазлар. Куанам — хезмәтем бушка китмәде. Фәрит абый юлын без дәвам итсәк, бездән соң да юлыбызда чүп үләне үстермәүче яшьләребез байтак!..
— Җырлар да язасыздыр әле...
— Язам, әйе. 5-6 лап алар. Сез күргән видеода “Исәнлек телим, сезгә!” - дигән җырымны үзем иҗат иттем. Аны ничек язылды, диегез... Гаиләм белән Анапада ял итеп, кайтып кына төштек, йөзем кояштан кызарган. Ни хикмәт, кояш астында ятып кеше карала, мин менә кызарам. Берәү шалтырата. “Туганымны котлап, җырлы бүләк юллармын дигән идем. Үз телегез белән аны котлап, бер җырыгызны җырлап яздыра алмассызмы?” - ди. Ялындырып тормадым, ярар, дидем. Хәзер карыйм да көләм, интернет тулы никадәр видеоларым, җырларым, матур киемнәрдән төшелгән. Юк бит, кара носкиларымны тарттырып ук киеп куелганы халык күңеленә барып җиткән!
— Хикмәт киемдәмени?.. Күкрәктән иркен сулыш белән күтәрелегән моң-сәләтегездә, җыр тулы күңелегездә! Илдус әфәнде, сездән киләчәктә дә дөньяга сибелгән татар халкын берләштерердәй матур җырлар көтеп калабыз!
Гөлнур Шәрәфиева.
Комментарийлар