16+

Георгий Урушадзе: «Яшьләргә алар телендә сөйләшүче әсәрләр кирәк»

Сентябрь аеннан ноябрь ахырына кадәр «Книгуру» бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган әдәби әсәрләр конкурсының финалы узачак. Конкурсның бишенче сезонына 693 автордан 754 кә якын кулъязма килгән.

Георгий Урушадзе: «Яшьләргә алар телендә сөйләшүче әсәрләр кирәк»

Сентябрь аеннан ноябрь ахырына кадәр «Книгуру» бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган әдәби әсәрләр конкурсының финалы узачак. Конкурсның бишенче сезонына 693 автордан 754 кә якын кулъязма килгән.

Ун ел элек «Большая книга» нәшрияты балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәби әсәрләр кытлыгын тоя башлый. Балалар өчен, гомумән, классик әдәбияттан кала сыйфатлы матур әдәбият булмый. Шунда нәшрият «Книгуру» конкурсын уйлап чыгара. Быел анда Россиянең 64 төбәгеннән, 17 чит илдән язучылар катнаша.

- Замана балалары укымый диләр. Бу - ялган. Яшьләргә алар телендә сөйләшә торган әсәрләр кирәк. Конкурс ярдәмендә күп кенә кулъязмалар китап булып басылды, - дип белдерде «Большая книга» нәшриятенең генераль директоры Георгий Урушадзе.

Конкурста жюри буларак катнашырга меңгә якын бала теләк белдергән. Әсәрләрне АКШ, Германия, Англия, Финляндия кебек 115 илдән укып тавыш бирәләр. Конкурс әле бары тик Африка илләренә генә барып җитмәгән. Моның сәбәбе - анда рус телле укучылар аз булуда икән.

«Книгуру»ның үзенчәлеге шунда - анда язу сәләте булган һәркем катнаша ала. Җиңүчеләр арасында врач-нейрохирург, музыкант, мөгаллим дә бар.

- Хәзер бары тик язучы гына булу авыр. Бер саллы роман язган өчен авторга 1000 доллор гонорар бирәләр. Ул аена 2000 сум дигән сүз. Бу акчаларга бер кеше дә көн күрә алмый бит. Шуңа да язучыларның төп эше булып башка һөнәрләр тора, - дип аңлатты бу күренешне Георгий Урушадзе.

Конкурс тулысынча электрон форматта бара. Оештыручылар фикеренчә, бу җайлырак та әле. Теге яки бу китапны кәгазь вариантта сайлаганчы, балалар аны интернет аша тизрәк таба. Башка илләргә ул китап барып җитмәскә дә мөмкин бит. Сайтка эленгән әсәрләрне бер ел бушка уку мөмкинлеге бирелә.

Конкурста олылар катнаша алмый. Бары тик 10‑16 яшькә кадәр балалар гына. Комиссия тавыш биргән бала турында барлык мәгълүматне карап чыга. Кирәк дип тапсалар, бала укыган мәктәп китапханәсенә дә мөрәҗәгать итә ала. Бу, бала исеменнән олылар тавыш биреп, гаделсезлек килеп чыкмасын өчен эшләнә.

Авторлардан кабул ителгән әсәрләрне сайтка элгәнче белгечләр укый. Башта сайлап алынган әсәрләрдән «Зур исемлек», соңыннан унөч финалист әсәрдән торган «Кыска исемлек» билгеләнә. Бу исемлек конкурсның сайтына эленә. Соңыннан балалар әлеге әсәрләргә бәя биреп, өч җиңүчене билгели. Иң яхшы әсәр авторларына бер миллион доллар акчалата премия һәм кулъязмаларын нәшрияттә китап буларак бастыру мөмкинлеге биреләчәк.

- Олылар балаларын тормышның кырыс якларыннан яшереп, аларга «җиңел» китаплар алырга тырыша. Ә балалар киресенчә, җитди, аларны тормышка өйрәтә торган әсәрләрне сайлый, - дип белдерде «Книгуру» бәйгесе оештыручылары.

Балалар тавыш бирүдән тыш һәр китапка бәяләмә дә язарга тиеш. Конкурс азагында иң яхшы бәяләмә язучыны да билгеләп үтәчәкләр.

Җиңүчеләр арасында Казан шәһәрендә иҗат итүче авторлар да бар икән‑Шамил Идиатуллин һәм Динә Сабитова.

- Яшүсмерләр көненә 150 бит укырга тиеш. Ләкин бүген китапларның көндәшләре күп - телевизор, интернет, төрле компьютер уеннары. Шуңа балада китапка мәхәббәт уяту бик авыр эш. Буш вакытында ата‑ана үзе китап тотып утырса, бала да һичшиксез китап укый торган булачак. Баланы тәрбияләүне үзебездән башларга кирәк, - дип белдерде Георгий Урушадзе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading