16+

Гөлнара Тимерҗанова әни булды

Тамашачы күз алдыннан соңгы араларда югалып торган Гөлнара Тимерҗанова 30 сентябрь көнне икенче сабыен тапты. Кыз бала! Җырчының шатлыгы белән уртаклашып, хәлен белештек.

Тамашачы күз алдыннан соңгы араларда югалып торган Гөлнара Тимерҗанова 30 сентябрь көнне икенче сабыен тапты. Кыз бала! Җырчының шатлыгы белән уртаклашып, хәлен белештек.

- Аллага шөкер, хәлләребез яхшы! Дүрт тәүлектән соң ук өйгә кайттык. Көтеп алынган кызым иртәнге 9 тулып 15 минут киткәч туды. Авырлыгы - 3,600, буе - 53 см. «Мин тудым» дигәндәй кычкырып җибәрүгә, күземнән мөлдерәп шатлык яшьләре акты. Көтелгән хәбәр булса да, ирем Ильер бу хәлгә баштарак ышана алмый йөрде.

Әбиемнең исеме Зифа. «Әзифа» дигән җырым да бар. Балама да шул исемне кушарга теләгән идем. Харис хәзрәт: «Айзифа» дип кушыйк», - диде. Әтисе дә, мин дә шундук ошаттык. Ай кебек нурлы йөзле, зифа буйлы кыз дигәнне аңлата.

Икенче бала икенче төрлерәк. Иделне тапканда яшь идем, ул вакытта беренче планда эш булган, күрәсең. Аңа ике айлык чакта концертта катнаштым. Ә кызымны өйдә тыныч кына, рәхәтләнеп, тәмләп үстерәсе килә. Сәхнәне артык сагынмыйм. Сәхнә - бер көнлек, гаилә - мәңгелек. Шулай да иҗаттан бөтенләй дә читтә түгелмен. Яңа җырлар язам. Киләчәктә клиплар төшерергә дә планда бар, - диде Гөлнара.

Фәнис Җиһаншаны базар сакчылары эләктергән
- Бу хәл колхоз базарында булды, - дип сөйләп китте Фәнис. - «Бар җирдә - театр» исемле флешмоб кысаларында, Камал театрының һәр җиргә таралуы турында күрсәтергә теләдек. Мин ит сатыла торган рәткә күчерелмәле баскыч алып килеп, шуңа менеп бастым да «Хуҗа Насретдин» әсәрендәге Хуҗа сүзләре белән халыкка мөрәҗәгать иттем: «Хәлләрне үзегез күрәсез, мин сезгә бер сүз сөйләмәкче булам! Нәрсә турында сөйләячәгемне беләсезме, юкмы?» Халык: «Юк, белмибез» - ди. Мин: «Шуны да белмәгәч, сезгә сөйләп торуда да файда юк!» - дип, баскычтан төшә башлыйм. Халык: «Китмә», - дип кычкыра, кире баскычка менеп тагы сорыйм: «Мин сезгә бер сүз әйтмәкче булам, нәрсә сөйләячәгемне беләсезме, юкмы?» Бу вакытта халыктан уңай җавап ишетелә. Мин: «Белгәч, сезгә сөйләп торуда да файда юк!» - дим. Шунда халык: «Яртыбыз белә, кайсыберләре белми бит», - ди. Мин исә Хуҗаның сүзләре белән: «Соң шулай булгач, белгәннәрегез белмәгәннәргә сөйләсен!» - дип җавап бирәм.

Рольгә кереп кызып-кызып уйнаганда, берәү килеп халат чабуыннан тартты. Башта игътибар итмәгән идем. Соңыннан ачыкланды, ул сак хезмәткәре булып чыкты. Үзенең генә көче җитмәгәч, кулдашын чакырган. Ә аның белән без авылдашлар булып чыктык!

Сүз уңаеннан, бу - бердәнбер флешмоб түгел, икенчесендә актерлар төркеме «Банкрот»ны тимер юлда төшерде, өченчесе - әлегә сер...

Илдус Габдрахманов - халык артисты
Күптән түгел Камал театры артисты Илдус Габдрахмановка «Татарстанның халык артисты» исеме бирелде.

- Документлар тапшырылганын белдем, әмма болай тиз була дип уйламадым. Бу хәл 22 сентябрьдә булды. Курсташым Мәрьям Йосыпованың бакчасына булышырга барган идем. Мунчада чабынганда тормыш иптәшем шалтыратып әйтте. Аңа театр директоры Илфир Якупов: «Кем белән яшәгәнеңне беләсеңме, ирең - халык артисты», - дигән. Әлбәттә, болай зурлаганнары өчен коллегаларыма, Камал театрында көч түгүче хезмәткәрләргә бик зур рәхмәт! Нинди хисләр кичердең дип? Безнең яшьтә хискә бик бирелмисең инде ул (көлә). Менә әле фатирда ремонт ясыйм. Кичә «болгарка» белән плитканы үзем кистем, вәт анда булды хис! Кисеп бетергәч һәм нәтиҗәне күргәч, хискә бирелеп җырлап та җибәрдем хәтта, - ди Илдус әфәнде.

Айрат Ильясов: «Җәй велосипедта йөреп узды»
– Быел май аенда автоузышлар карарга барган идек. Шунда лотерея билеты өләштеләр. Безгә бәхет елмайды - велосипед оттык. Ике тәгәрмәчтә әле беренче елын гына йөрим. Беркөнне - 14, аннан алдагы көнне 12 чакрым уздым. Күптән түгел дустым Илмир һәм «Беренче канал»да яңалыклар алып баручы Максим Шәрәфетдинов белән йөрдек. Максим - Казан егете, ялга кайткан иде. Бергәләп күп калория яктык (көлә). Кечкенә чагымда велосипедта йөреп үстем. Берсендә рамага дустымны утыртып барган килеш авариягә эләктек. Зур тизлек белән бара идек, йорт артыннан «Запорожец» килеп чыкты. Уң як «крыло»сына килеп бәрелдем, дустым капот өстенә очты. Тәгәрмәчтә - «восьмерка». Кайткач, әнигә нәрсә дияргә дә белмәдем. Зур малайлар кирпеч атып ваттылар, дип алдаладым. Соңрак дөреслекне әни барыбер белде. «Запарай» хуҗасы аның танышы булып чыкты (көлә).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading