16+

Халкымның йөрәк тибешен тоеп...

Апрель аеның күк йөзен куе болытлар каплаган, моңсу төсләргә күмелгән бер көне иде. Педучилищеда укыган еллардан бирле дуслыгыбызны саклаган сабакташым Флера шалтыратты. Үзе яши торган Левченко бистәсендәге Мәдәният йортында булачак кичәгә чакыруы икән. Кемнәр чыгыш ясаячак икәнлеген сорап торырлык вакыт та калмаган иде, өлгерергә тырышып, ашыгып чыгып киттем.

Халкымның йөрәк тибешен тоеп...

Апрель аеның күк йөзен куе болытлар каплаган, моңсу төсләргә күмелгән бер көне иде. Педучилищеда укыган еллардан бирле дуслыгыбызны саклаган сабакташым Флера шалтыратты. Үзе яши торган Левченко бистәсендәге Мәдәният йортында булачак кичәгә чакыруы икән. Кемнәр чыгыш ясаячак икәнлеген сорап торырлык вакыт та калмаган иде, өлгерергә тырышып, ашыгып чыгып киттем.

Кичә билгеләнгән вакытта башланып та китте. Матур милли киемнәр кигән ир-егетләр чыгып басып, төрле гармуннарда халкыбызның «Уракчы кыз» җырын уйнап җибәрделәр. Залга илаһи моң таралды, тамашачылар, тып-тын калып, моңга күмелде. Күңелләрдәге болытлар да таралды, әйтерсең, балкып кояш чыкты! Көчле алкышлар яңгырады!
Музыкантлар чыгышыннан соң, кичәне алып баручы - конферансье бу кичәнең эчтәлеге һәм сәбәпчесе белән таныштырды. Үзенең фамилиясе белән үк күңелләрдә могҗизалы уйлар кузгаткан, төрле музыка коралларында бик оста уйнаучы виртоуз музыкант Илдар Тукаевның юбилеена багышланган кичә икән бу. Иң гаҗәпләндергәне шул - ул үзе төп һөнәре буенча халкыбыз сәламәтлеге сагында озак еллар хезмәт иткән танылган табиб икән! Шәхсән мин үзем аның турында матбугат битләрендә укыган идем һәм фамилиясенә бик исем китеп, игътибар иткәнемне хәтеремә төшердем. Ул үзе уйнап һәм җырлап та, биеп тә сокландырды. Башка музыкантлар, җырчылар да чын профессиональ сәхнә осталары иде.
Кичәне алып баручы да осталыгы белән сокландырды: саф, әдәби теле, урынлы кулланылган юморы, сәхнәне бизәп торучы хәрәкәтләре - барысы да матур һәм килешле. Мин аны ишектән кереп, сәхнәгә үткәндә үк таныдым. Аз гына да үзгәрмәгән! Көтмәгәндә-уйламаганда аны күрү үзенә күрә бер сенсация дә булды. Равил Булатов - хәтеремдә нык уелып калган укучым ул.
...Илебездә дә, республикабызда да зур үзгәрешләр барган 1989-1990 ел иде ул. Мәктәпләрдә генә түгел, югары уку йортларында да туган телебез укытыла башлаган еллар. Мине музыка училищесына билгеләделәр. Эшләү өчен шартлар да, дәреслекләр дә юк иде. Дәреслекләр - телне яхшырак белүче укучыларым!
Равил арада аерылып торды. Чиктән тыш тыйнак булса да, аралашу өчен бик җайлы иде ул. Равил минем иң зур таянычым, ярдәмчем булды. Ел ахырында эшләгән эшләребезгә хисап формасында «Туган тел» кичәсе үткәрдек. Кунак итеп хөрмәтле драматургыбыз Туфан Миңнуллинны чакырдык. Ул Мәскәүдән генә кайтып төшкән һәм чирләбрәк тә киткән булса да, кичәбезгә килде. Эшебезгә зур бәя бирде. «Гомер татар теле кермәгән, ләкин С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Р.Яхин, И.Шакиров кебек легендар шәхесләрнең эзен саклаган бу уку йортына Сез беренчеләрдән булып туган телебезгә юл салдыгыз», - диде. Укучыларым да сынатмады. Драматург әсәрләреннән өзекләр дә күрсәттеләр. Туфан Миңнуллин белән төшкән фотоларыбыз - безнең иң кадерле ядкарьләребез!
Ул көннәрдән безне чирек гасыр вакыт аерып тора. Равил милләтебезнең асыл баласы булып җитешкән! Ул - халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итү юлында.
Күңеле халкым моңнарына күмелгән табиб Илдар Тукаевны да, милли сәнгатебезнең һәр төрендә дә үзенең сәләтен, бай рухлы талантын раслаган укучым Равил Булатовны да мин бүгенге тормышыбызның асылташларга тиң хәзинәсе итеп күрдем. Милләтебезнең мондый асыл затлары күбрәк булса, телебез дә, халкыбыз да яшәр иде дип ышанасы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading