16+

Хисләреңне белдерәсең килсә, җырла

Бүген профессиональ татар музыка сәнгатенең киләчәгенә шикләнеп караучылар шактый. Алай төшенкелеккә бирелергә кирәкмидер, мөгаен. Әле бит, сирәк-мирәк булса да, сәхнәбездә затлы артистларыбызны да күрергә була. Күптән түгел генә консерваторияне тәмамлап, хәзер аспирантурада укучы яшь җырчы - танылган композитор һәм җырчы Мәсгут Имашевның оныгы Айрат Имашевка да татар җәмәгатьчелеге зур өметләр...

Хисләреңне белдерәсең килсә, җырла

Бүген профессиональ татар музыка сәнгатенең киләчәгенә шикләнеп караучылар шактый. Алай төшенкелеккә бирелергә кирәкмидер, мөгаен. Әле бит, сирәк-мирәк булса да, сәхнәбездә затлы артистларыбызны да күрергә була. Күптән түгел генә консерваторияне тәмамлап, хәзер аспирантурада укучы яшь җырчы - танылган композитор һәм җырчы Мәсгут Имашевның оныгы Айрат Имашевка да татар җәмәгатьчелеге зур өметләр...

- Айрат, заманында бөек җырчыбыз Мөслим Могамаев та сиңа үзенең киңәшләрен биргән икән. Бу дөресме?
- Мөслим Могамаев - минем иң яраткан артистларымның берсе. Ул тамашачы белән концертларда гына түгел, интернет аша да аралаша иде. Шундый зур шәхесләр белән элемтәгә керү мөмкинлеге булгач, мин аңа үзем башкарган бер-ике җырымны җибәрдем. Әлбәттә, минем кебекләр күп булганын беләм. Шуңа да җавап килүенә әллә ни өметләнмәдем. Әмма ул көн килде. Могамаев миңа үзенең хатында: «Молодец, Айрат. Тавышың көчле. Бу әсәрләрне башкаруың миңа бик ошады. Хатыным Тамара да фикеремне уртаклаша. Киләчәктә уңышлар сиңа!» - дип язды, җырларыма карата кайбер киңәшләрен бирде. Бөек җырчының сүзләре минем үз-үземә булган бәяне күтәрергә, ышанычымны арттырырга ярдәм итте.
- Сез - консерваторияне күптән түгел тәмамлаган бертөркем яшь иҗатчылар - композитор Эльмир Низамов, җырчылар Филүс Каһиров, Гульнора һәм Рузил Гатиннар, син һ.б. хәзерге заман профессиональ татар музыкасына ныклы адымнар белән атлап кердегез. Сездә дәрт, максатчанлык, талант һәм музыкага чиксез мәхәббәт ташып тора. Уртак проектларда да еш катнашасыз. Әле ике ел элек кенә Эльмир Низамовның «Алтын Казан» рок-операсын сәхнәгә куйдыгыз. Тагын нинди яңа проектлар белән янып-көеп яшисез?
- Узган ел Зөлфия Рәүпованың Универсиада өчен махсус язылган «Ак бүре» операсы куелды. Анда мин, Эльмира Кәлимуллина, Артур Исламов, Динар Джуссоев, Рузил Гатин, Рөстәм Асаев, Альбина Латыйпова һ.б. катнаштык. Әлеге проект мине бик кызыксындырды. Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосына язылган әлеге опера музыкаль яктан да аңлаешлы, куелышы буенча да оригиналь булып чыкты. Ә югары профессиональ дәрәҗәдәге коллектив белән эшләү, әлбәттә, миндә яхшы тәэсирләр генә калдырды.
Киләчәккә планнар зур. Казан сәхнәләрендә куелган опера һәм концертларны башка шәһәр тамашачыларына да күрсәтәсе килә. Шулай ук Эльмир Низамов җырларына яхшы клип төшерү хыялы да бар. Бу үзенә күрә бер яңалык булыр дип уйлыйм.
- Без сине опера партияләрен һәм шул ук вакытта татарча ретро җырларны башкаручы буларак беләбез. Синең үзеңә кайсы юнәлеш якынрак?
- Мин итальян опералары партияләрен һәм немец камера музыкасын башкарырга яратам. Күп кенә иҗатташ дусларым да, остазларым да: «Немец һәм итальян музыкасы тавышыңа килешә», - дип әйтәләр. Ә инде татар музыкасына килгәндә, иң яраткан композиторым - Рөстәм Яхин. Аның романсларын җырлый башлагач, үзем өчен шундый яңалык ачтым: кайсы гына романсын алсак та, беренче тыңлаудан ук ул сине үзенә җәлеп итә, җырлаган саен, хисләр юкка чыкмый, киресенчә, һәрвакыт күңел кылларын тибрәтеп тора. Җырларыннан яшәү мәгънәсе, тормыш фәлсәфәсе бөркелгәнгәме, алар миңа аеруча якын. Кешегә үзеңнең хисләреңне белдерәсең килсә, бер сүз дә әйтмә, бары тик Яхин романсларын гына җырла. Рөстәм Яхин әсәрләрен мин Европа музыка сәнгатеннән дә өстенрәк күрәм.
- Никадәр талантлы, дан казанган татар композиторларыбыз бар, җәүһәргә әйләнгән әсәрләребез профессиональ музыкабызның нигезе булып тора. Кызганыч ки, аларның күбесе Татарстанда һәм Россиядә генә билгеле. Син ничек уйлыйсың, татар халкының музыка хәзинәләрен дөньякүләм дәрәҗәгә күтәреп буламы?
- Инде өченче сезон Казан дәүләт филармониясенең солисты булып эшлим. Шушы вакыт эчендә күп кенә музыкантлар белән аралашырга мөмкинлек туды. Аның өчен филармониягә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Музыкантлар арасында Федор Шаляпин, Рөстәм Яхин иҗат иткән шәһәрне күрергә дип Россиянең төрле төбәкләреннән килүчеләр бар. Шаляпин исемендәге халыкара фестиваль бүген бик популяр. Яраткан композиторыбызның иҗатын да шулай ук бөтен дөнья дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкин бит. Рөстәм Яхин романсларының мелодикасы милли фольклор һәм пентатоника белән тыгыз бәйле, күңелгә үтеп керерлек гармониясе беркемне дә битараф калдырмый, аның романсларын данлыклы җырчыларыбыз җырлый. Димәк, ул бүгенге көндә дә бик актуаль. Бәлки аның исемендәге фестиваль булдырыргадыр?! Бу фестивальнең башта Татарстан, аннары Россия, ә киләчәктә Европа күләменә күтәрелеп уңышлы узачагына чын күңелдән ышанам.
- Әлегә аспирантураның 3 курс студенты булсаң да, күп кенә Россия һәм дөнья күләмендәге конкурсларда катнашып, лауреат булдың. Репертуарыңны елдан-ел тулыландырып, Татарстан буйлап та, чит төбәкләрдә дә гастрольләрдә йөрисең. Узган сезонда концертың зур уңыш белән узды. Быел үз тамашачыңны ничек шатландырырга җыенасың?
- 6 май көнне Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концерт залында кабат концертым узачак. Анда минем иҗатташ дусларым да катнашачак. Тамашачы бу кичәдә академик музыканы да, эстрада әсәрләрен дә ишетә алачак. Концертның режиссеры - Айдар Фәйзрахманов. Катнашучылар арасында Р.Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» инструменталь ансамбле, А.Фәйзрахмановның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле булачак. Бу кичәдән һәр тамашачы үзе өчен яңалык алыр дип ышанам.
- Иҗади уңышлар сиңа, Айрат! Хыялларың тормышка ашсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading