16+

Хәмдүнә Тимергалиева: «Рөстәм үлгәч мин ятим калдым: «Галигә барам әле» җырын да хәзер җырлый алмыйм»

Зәңгәр экраннар аша Рөстәмнең язмаларын караганда: "Их, әле рәхәтләнеп сәхнәдән үзенең гармун моңнарын яңгыратып яшисе иде дә бит", дип уйлап куясың. Һич көтмәгәндә арабыздан китеп барган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев сокландыргыч талант иясе иде.

Хәмдүнә Тимергалиева: «Рөстәм үлгәч мин ятим калдым: «Галигә барам әле» җырын да хәзер җырлый алмыйм»

Зәңгәр экраннар аша Рөстәмнең язмаларын караганда: "Их, әле рәхәтләнеп сәхнәдән үзенең гармун моңнарын яңгыратып яшисе иде дә бит", дип уйлап куясың. Һич көтмәгәндә арабыздан китеп барган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев сокландыргыч талант иясе иде.

Әгәр исән булса, октябрь аенда үзенең 55 яшьлеген билгеләп үтәр иде ул. Озак еллар мәшһүр җырчы Илһам Шакиров белән бергә эшләргә насыйп булды аңа. Рөстәм һәрвакыт үзенең балалары Ислам һәм Алия белән горурланып яшәде. Ислам студент чакларыннан ук шаяннар, тапкырлар клубында катнашып йөрде. Кызы Алия хәзерге вакытта КФУда магистратурада укый, лицейда инглиз теле дә укыта... Ул аның башта Мәскәү дәүләт университетына укырга керүенә сөенеп туймаган иде.

Рөстәм балалар өчен берничә ноталы китап чыгарырга өлгерде. Уен кораллары ясау осталарыннан, кибетләрдән төрле уен кораллары сатып алырга яратты. Ул «Россиянең атказанган артисты» исемен алгач, сөенә-сөенә редакциябезгә шалтыраткан иде. Мәскәүдә "Минута Славы" тапшыруында троллейбус йөртүче буларак катнашып кайту шатлыгын да иң элек безнең белән уртаклашкан иде.
Заманында үзе эшләгән Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә күренекле баянчы Рөстәм Вәлиевне искә алдылар. Кичәнең сценариен Рөстәмнең хатыны Диләрә ханым үзе төзегән. Биредә Рөстәмне ярдәмчел, кешелекле буларак та искә алдылар.

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән дә еш чыгыш ясаган баянчы. "50 яшьлек юбилеенда Рөстәмне котларга сәхнәгә менсәм, шунда ук "Гөлҗамал"ны уйнап җибәргән иде. Шул чагында ирексездән аңа кушылып җырламыйча булдыра алмадым. Рөстәм бик гади иде. "Илһам Шакировка уйнаган музыкант мин" дип беркайчан да масаймады. Без аның белән бергәләп диск та чыгардык, театрда аны тәкъдир итү концертында да чыгыш ясадык", дип сөйләде артист.
Рөстәм үлгәч мин ятим калдым. Озак еллар аның моңнарына кушылып "Галигә барам әле" җырын башкарып йөрдем. Хәзер аны җырлый алмыйм", - диде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева.

Кичәдә Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина, Азат Тимершәех, Асаф Вәлиев,Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Фәридә - Алсу, Илназ Минвәлиев һ.б. лар катнашты.

Рөстәм Вәлиевне искә алырга Самарадан якташлары да килгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading