16+

«Хөршидә белән Мөршидәне телевидениедә башка күрмәссез»

Сәхнәгә аяк басу белән танылу алып, унтугыз ел буе берсеннән-берсе кызыклы рольләр башкарган артистны бәхетле дими ни дисең. Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев сәхнәдә үз йөзе, үз урыны булган актер. Кайсы гына рольдә уйнамасын, ул һәркемне яраттыра белә. Быел ул «Тантана» фестивалендә «Иң яхшы ир-ат» төрендә җиңү яулады.

«Хөршидә белән Мөршидәне телевидениедә башка күрмәссез»

Сәхнәгә аяк басу белән танылу алып, унтугыз ел буе берсеннән-берсе кызыклы рольләр башкарган артистны бәхетле дими ни дисең. Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев сәхнәдә үз йөзе, үз урыны булган актер. Кайсы гына рольдә уйнамасын, ул һәркемне яраттыра белә. Быел ул «Тантана» фестивалендә «Иң яхшы ир-ат» төрендә җиңү яулады.

- Радик, артист баш рольдә уйнаса, спектакльдәге бөтен җаваплылык аңарда гына сыман тоела. Үзеңә ничек?
- Бәләкәй рольме, зурмы - һәр артист спектакль өчен җаваплы булырга тиеш. Билгеле, баш рольдә уйнаган артист сәхнәдә күбрәк күренә. Күренешләрдә уйнаганда кайберләре җавапсызрак карый. Тик, минемчә, сәхнәгә өч секундка гына чыксаң да, тамашачы сине танып калырлык булсын. Профессиональ артист мондый очракта да рәхәтләнеп уйнап керә. Әгәр берәрсе җавапсыз карый икән, ул спектакль кыска гомерле була. Спектакль ул кеше сыман: туа да үлә.
- Бу сүзләреңне шундый кыска гомерлеләрдән кайсына карата әйтүең?
- Мәсәлән, Мансур Гыйләҗевнең «Казан егетләре»ндә артистлар тиз арада йолдызларга әйләнде. Биш елдан соң ул таралырга да өлгерде. Анда төрле мөнәсәбәтләр, төрле персонажлар иде. Халык та яратып кабул итте. Соңыннан: «Тамашачы болай да көлә бит», - дип, кайбер артистлар тырышмый гына уйный башлады. Шуннан соң аны репертуардан да алдылар.
- Репертуардан егерме елга якын төшмәгән «Җанкисәккәем» ул яктан бәхетле спектакль булып чыкты, дип әйтергә була.
- Әйе, анда без курсыбыз белән бергә уйнадык һәм сакларга тырыштык. Ул бүген дә репертуарда, халык аны яратып карый.
- Радик, син сәхнәдә уйнаганда тамашачының яратуын тоясыңмы?
- Әйе, мин алардан үземә көч тә алам. Шуңа күрә артист һөнәрен сайлавыма һич үкенгәнем юк.
- Сине тамашачы бигрәк тә комик рольләрдә яратып кабул итә. Әйтик, «Диләфрүз - ремейк»та кечкенә генә рольдә дә рәхәтләнеп көлдерәсең.
- Комик рольне уйнау, беләсезме, ничек авыр... Кеше театрга ял итәргә дип килә. Артист сәхнәгә көлдерергә дип чыга, ә тамашачы көлми. Режиссер миңа Исмәгыйль ролен биргәч тә, аның кызыксыз икәнен күргәч: «Нишлим инде моның белән?» - дип аптырап калган идем. Эшли торгач, әйбәт кенә килеп чыкты үзе. Күз курка, кул эшли, диләр бит.
- Соңгы вакытта «Банкрот»тагы Сираҗетдиның белән дә тамашачыны яраттыра алдың. Заманында Равил Шәрәфиев уйнаганнан соң әлеге образны гәүдәләндерү ничегрәк булды?
- Мин башта аны уйнарга курыккан идем, чөнки аны бөек артистлар башкарган. Аннары заманы башка, режиссеры бүтән... Репетицияләр башлангач куркуым юкка чыкты. Минем рольгә дә тамашачы үз бәясен биргәндер.
- Син ул ролең өчен «Тантана» фестиваленең премиясенә лаек булдың. Моннан дүрт ел элек оештырыла башлаган «Тантана»га мөнәсәбәтең нинди?
- Башка төбәкләрдә андый премияләр бар. Бу турыда театрда мин тәкъдим иткән идем. Аны театрдагылар да хупладылар. Әлеге бүләкнең күләме - илле мең сум. Ул артист өчен матди яктан зур ярдәм. Мин аны киләчәктә бөтен актерлар да алырлар, дип уйлыйм.
- Син бит әле режиссер буларак та үзеңне сынап карадың. Анысына ничегрәк тартылдың?
- Бервакыт безнең театрга әле бер режиссер, әле икенчесе килеп спектакль куя башлады. Бу миндә канәгатьсезлек тудырды. Бер спектакльдән соң Фәрит абыйга: «Нигә ул кешене чакырдыгыз? Мин аннан яхшырак куяр идем», - дигән сүземне ычкындырдым. Шунда ул миңа: «Әйдә алайса, үзең куеп кара», - дип ышаныч белдерде. Шуннан соң Салават Юзеевның «Ут күршеләр» әсәрен сәхнәләштердем. Тик репетицияләргә вакыт күп булмады. Безгә гастрольләргә китәргә туры килде. Шулай да премьера билгеләнгән көнгә аны чыгардык. Безгә Марсель абый Сәлимҗанов: «Пьеса начаррак булса, артистлар яхшырак уйнарга тиеш», - ди торган иде. Аннары балалар өчен «Кечтүкле уен» спектаклен куйдым. Бик үзенчәлекле килеп чыкты ул. Артистларны спектакльләргә үзем сайлап алдым.
- Син режиссеры булган кичәләр дә үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Әйтик, «Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы» дигән тантаналы кичәнең режиссеры да үзең идең.
- Әлеге кичәнең сценариен Илгиз Зәйни язган иде. Режиссеры булырга Мәдәният министрлыгыннан тәкъдим иттеләр. Мин аны бик яратып куйдым. Хөкүмәт дәрәҗәсендә узган концертларны да, үзебезнең театрдагы шактый артистларның юбилейларын үткәрергә дә режиссер буларак ярдәм итәргә туры килде.
- Радик, син бит әле мәдәният һәм сәнгать университетында педагог булып та эшләргә өлгердең.
- Әйе, мин анда сигез ел Фәрит Бикчәнтәев белән бергә эшләдем. Үзем укыткан укучылар әле дә хөрмәт белән карыйлар. Бөтен эшкә дә өлгерә алмау сәбәпле, аннан китәргә туры килде.
- Кемдер гомер буе укытучысының, кемдер әти-әнисенең киңәшләрен исеннән чыгармый...
- Бала чактан ук әби мине: «Алай тынгысыз булма, йөрәгеңә йон үстер», - дип ачулана иде. Ул үзе бик сабыр булды, миңа шул сыйфат җитеп бетми. Әбинең киңәшен тотып булмады шул. Артист халкының җаны башка, ул бик хисчән була бит.
- Әби дигәннән, Илтөзәр белән үзең дә әбиләрне бик оста итеп гәүдәләндерәсез. Телевидениедә барган «Хөршидә белән Мөршидә» тапшыруы турында әйтүем. Сезнең әбиләр ролендә тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан чакларыгызны искә төшерик әле.
- 1995 елда Люция Хәмитова, миңа шалтыратып, Венера Ганиева концертында чыгыш ясарга тәкъдим итте. Мин студент чакта «Банкрот» спектаклендә абыстайны уйнаган идем. Аннары брэк биюе белән дә мавыктым. Ул шуларны күздә тоткан булса кирәк. Театрдан юбкалар алдым да концертка китеп бардым. Шуннан соң Рабит Батулланың юбилеенда Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән бергә сәхнәгә чыктык. Соңрак артистларның юбилей кичәләрендә чыгыш ясый башладык. Белгәнегезчә, телевидениедә дә ел ярым тапшыру алып бардык. Инде анда соңгысын әзерләдек. Аны телевидениедән башка күрмәссез.
- Радик, артист гаиләсендәге яңалыкларны да беләсе килә.
- Күптән түгел генә кызыбыз Адиләне кияүгә бирдек. Ул әле КФУның журналистика факультетында укып йөри. Киявебез Руслан - белеме буенча юрист.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading