16+

«Иҗат юнәлешемне үзгәртергә җыенмыйм»

- Раяз: «Миңа 30 яшь...» - дип зурдан кубып, юбилей концертлары уздырып йөрисең. 30 яшь бит инде ул, бер яктан, әллә ни зур дата да түгел. «Миңа 30 яшь» дигәндә син бу сүзләргә нинди мәгънә саласың? - Уйлану һәм эзләнүне. Минем өчен бу - балачак, яшүсмер чоры белән саубуллашу, тормышның...

«Иҗат юнәлешемне үзгәртергә җыенмыйм»

- Раяз: «Миңа 30 яшь...» - дип зурдан кубып, юбилей концертлары уздырып йөрисең. 30 яшь бит инде ул, бер яктан, әллә ни зур дата да түгел. «Миңа 30 яшь» дигәндә син бу сүзләргә нинди мәгънә саласың? - Уйлану һәм эзләнүне. Минем өчен бу - балачак, яшүсмер чоры белән саубуллашу, тормышның...

- Раяз: «Миңа 30 яшь...» - дип зурдан кубып, юбилей концертлары уздырып йөрисең. 30 яшь бит инде ул, бер яктан, әллә ни зур дата да түгел. «Миңа 30 яшь» дигәндә син бу сүзләргә нинди мәгънә саласың?
- Уйлану һәм эзләнүне. Минем өчен бу - балачак, яшүсмер чоры белән саубуллашу, тормышның яңа этабына күчү. Иҗатның бер этабына йомгак ясау дип тә әйтергә мөмкин. Тулаем алганда, мин иҗатымнан канәгать, үкенерлек ялгышлар булмады. Шулай да, әгәр үткәнгә кире кайтып, ничек иҗат итүне сайлау мөмкинлеге бирелсә, ниндидер мизгелләрне үзгәртер идем дигән уйларым бар. 30 яшькә җиткәч, кеше нишли? Нәрсә үзгәрә? 30 яшьнең кризисы бармы икән? Шул сорауларга җавап эзлим. Сорауларым фәлсәфи булса да, концерт шаянрак рухта узачак, чөнки бу бит ихахай-михахай балачак белән саубуллашу концерты да.
- Үзеңнең җырчы булачагыңны ничә яшеңдә аңладың?
- Ничек кенә баналь булмасын - балачакта ук. 4 яшьтә гармунда уйнарга өйрәндем. Әти-әни теләгемә каршы килмәде, сәләтемне үстерү өчен, бөтен көчләрен куйдылар. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, курыкмыйча, Арча педагогия көллиятенә җибәрделәр - шуңа сөенәм. Минем өчен көллият профессиональ яктан ачылу урыны гына түгел, тормыш мәктәбе дә булды. Мин Казанга җитлегеп килдем. Остазларымнан уңдым, Казанга килү белән, Айдар абый Фәйзрахмановка эләктем. Аңа хәтле абыйсы Марсель Фәйзрахманов коллективында - «Арча егетләре» ансамблендә җырлап йөргән идем. Ә инде Айдар абый белән дөнья сәхнәләрендә чыгыш ясау бәхете тәтеде. Аллага шөкер, мин һәрвакыт үз мохитемдә - иҗат мохитендә булдым.
- Зур сәхнә сине үзгәрттеме?
- Сәхнә тәрбияләде, иҗатымны төрле якка үзгәртте. Ә үземне... Сәхнәдә бит җырчының характеры юк, образ гына бар. Шуңа үзем үзгәрмәдем. Әйтик, нинди генә моңлы җырлар җырласам да, тормышка бик җиңел карыйм. Әмма җиңел карасам да, бервакытта да очып йөрмәдем. Дөрес, Арчада берара «очып» йөри башлаган идем анысы, тик Марсель абый, башка сугып, бик тиз урыныма утыртты. Шуннан бирле бүгенге көнгә кадәр баш күтәргәнем юк. Кабат-кабат әйтәм: остазлардан уңдым. Ходай каршыма шулай юньле бәндәләрен чыгара торды. Юлымда очраган кешеләргә рәхмәтлемен. Алар һәрдаим акыл өйрәтеп, дөрес юл күрсәтеп торалар. Сәхнә бит ул бик бозарга мөмкин. Популярлыкны яулауның берние дә юк, әмма аны тотып торуы бик авыр. Моның өчен, максатчан рәвештә эшләргә кирәк. Иң кыены - максатсыз җырлау.
- Ә син, сәхнәгә чыкканда, үз алдыңа нинди максат куясың?
- Игътибар итәсеңдер, ресторанда шеф-повар ризыкны, матур тәлинкәләргә салып, бизәп бирә. Тәме турында гына түгел, матурлыгы турында да уйлый. Тамашачы белән дә нәкъ шулай эшләргә кирәк дип саныйм. Җырчы да сәхнәгә матур кыяфәттә, киенеп-ясанып чыгарга бурычлы. Тамашачы башта җырчының тышкы кыяфәтенә сокланырга, аннан җырын яратырга тиеш. Әй, ярамаган инде тагын, дип сәхнәгә менәргә ярамый. Мин сәхнәгә чыкканда тамашачыга чыгышымның, җырның асылын җиткерү турында уйлыйм. Җырның беренче ике юлын җырлаганда ук тыңлаучы аның мәгънәсе турында уйларга тиеш.
- Бүген син эстрадада, бигрәк тә яшьләр арасында беренче номерлы җырчы. Ә киләчәктә нинди юнәлештә эшләргә җыенасың? Тамашачы попсадан да туя башлады кебек, әнә Филүсләр иҗаты шуны күрсәтә...
- Филүс Каһировка бик авыр, чөнки ул үз өстенә зур җаваплылык алды. Филүс татар җыр сәнгатенең багажын саклый. Андый җырчылар 100 елга бер генә туа, диләр, күрәсең, Филүс - шундыйларның берседер. Хәйдәр Бигичев мәрхүм булгач, аның урыны буш калган иде. Филүс шул бушлыкны тутырды - киң диапазонлы татар халык көйләрен, опера арияләрен башкаручы җырчы ул. Аны эзләп табып, үстергән кешеләргә рәхмәт. Филүснең үзен дә, иҗатын да бик хөрмәт итәм. Әмма үзем беркемгә охшарга да, беркемне кабатларга да, үз юнәлешемнән тайпылырга да җыенмыйм. Мин халык җырларын да, классик җырларны да, попса да башкарам, ретро җырларга яңа сулыш өрәм. Еллар узу белән, тамашачы да үзгәрә бит. Халык җырлары телне саклый, дибез. Тик аларны да яңача башкару кирәк, чөнки заман яңа таләпләр куя. 10-15 елдан безнең эшнең дә бушка булмаганлыгы ачыкланыр дип уйлыйм.
- Син бит Венера Ганиева укучысы, хәзер дә аңарда шөгыльләнәсең. Венера Әхәтовнаның үз укучыларыннан опера әсәрләре җырлату тәҗрибәсе дә бар...
- Без дә җырлыйбыз дәресләрдә. Тик сәхнәгә алып чыгу... Мин үземне опера арияләрен сәхнәгә алып чыгарлык дәрәҗәдә оста башкарам дип санамыйм. Венера Ганиева белән «Травиата»ны җырлау идеясе бар барын. Кеше гаҗәпләндерү өчен түгел, үземә яңа планка кую өчен. Әмма бу бик зур тырышлык сорый. Резеда Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте»ннән Тукай ариясен башкарыр идем. Җик Мәргән арияләрен җырлап карыйсым килә. Күңелемә дә ята... Тик мин... куркам. Ныклап шөгыльләнсәм, барып та чыгар, бәлки, әмма әлегә курку көчлерәк, чөнки бу бит бик зур җаваплылык, осталык сорый. Мин Әхмәт Агади иҗатына мөкиббән. Менә кайда ул югары сәнгать! Мин аның белән якыннан таныш. «Теләгең булса, бер-ике дәрес бирәм», - дигән сүзе бар. Шуңа сөенеп, көтеп йөрим әле.
- Энең Рәсим Фасыйхов та зур сәхнәдә чыгыш ясый башлады. Килешеп, киңәшләшеп эшлисездер?
- Әлбәттә. Рәсимнең потенциалы зур, барысы да үзеннән тора. Үз юнәлешен табып кереп китсә, бик сөенәчәкмен. Арабызда көнчелек дигәннең әсәре дә юк. Без бит гаиләдә биш бала. Барыбыз да җырлый, гармунда уйный. Рәсим генә уйный белми иде. Барыбыз да кара чәчле, ә аныкы - ничектер кызгылт кебек. Балачакта: «Әни, бу малайны алмаштырганнар», - дип көлә идем. Тора-бара бу миңа көлке түгел, ничектер гаҗәп булып тоела башлады. Ничек инде, өйдә бөтен ир-ат гармун уйный белә, ә Рәсим юк? Арча көллиятендә укыганда, ялларга кайткач, кич клубка - кызлар янына йөрер урынга, мин Рәсимне гармунда уйнарга өйрәтә башладым. Шуннан ачылып китте. Ул - көчле музыкант. Мин аның профессиональ тавыш режиссеры булуын телим. Бүген тавышны тоемлап, ишетеп, дөрес яздыра торган кадрларга кытлык. Рус эстрадасында Константин һәм Валерий Меладзе тандемына кызыгам. Берсе - нинди тавыш режиссеры, музыкант, продюсер, икенчесе - шәп җырчы. Менә шундый тандем булдырсаң иде ул!
- Син, еш кына: «Хатынымнан уңдым», - дип кабатлыйсың. Ничек була ул - хатыннан уңу?
- Мин 24 яшемдә өйләндем. Бүген Люция белән ике бала үстерәбез. Әгәр мин шул вакытта өйләнмәсәм, хәзер инде өйләнмәс идем. Гаиләле булмасам, 30 яшемдә бүгенге Раяз Фасыйхов булыр идеме икән - анысында да шикләнәм. Мин гаиләмнән энергия, җан тынычлыгы алам. Ул зур көч бирә. Люция белән бөтен нәрсәне бергә башладык, ирешкән уңышларыбыз уртак. Җырчы сукбай тормышы белән яши бит ул. Сукбай кешегә кайтып көч җыяр нигезе булу бик зур бәхет. Мин, гастрольләргә чыгып киткәч, берни турында да борчылмыйм, уйламыйм, мәшәкать белмим, чөнки Люция гаиләне бик яхшы алып бара. Шундый шартларда ничек иҗат итмисең ди?!
- Яшьлегең, чибәрлегең, талантың бар. Әлбәттә, кызлар игътибары да җитәрлек. Иҗатка кирәк булса да, гаилә тормышына комачаулый торган факторлар да бит әле бу.
- Юк, комачауламый дисәм, алдашу булыр иде. Әмма Люция зирәклеге, акылы белән барысын да аңлый, көнләшүен дә баса торгандыр. Мин дә һәрдаим гаиләнең изге икәнлеген, анда чит кеше кермәячәген исбатлап торырга тырышам. Гаилә ул - организм, организмга чит вирус керә икән, аны ашый башлый. Нинди генә фанатлар, игътибар булса да, ул гаиләгә негатив кертергә тиеш түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading