16+

«Иркәләмә мине, иркәләмә мине» яки ике каен арасында адашкан Иркә

Җырчыларның җырларын игътибар белән тыңлый башласаң, ике каен арасында адашып йөрүләрен күрәсең.

«Иркәләмә мине, иркәләмә мине» яки ике каен арасында адашкан Иркә

Җырчыларның җырларын игътибар белән тыңлый башласаң, ике каен арасында адашып йөрүләрен күрәсең.

Бүген җырчылар үзләрен тормышның кендеге итеп хис итә кебек. Кая карама – алар, кая төкермә – алар. Мөмкин булган һәм мөмкин булмаган барлык урыннарга кысылырга тырышалар. Үз-үзләренә сокланулары таулардан биегрәк, тәкәбберлекләре теләсә нинди диварны җимерерлек. 

Артист кеше халыкны үз артыннан ияртергә тиеш тә бит, әмма киресенчә килеп чыга шул. Кайвакыт тыңлаучыларга ярыйм дип, җырчылар зәвыгы бөтенләй формалашмаган кешеләргә ияреп китә. Бу көлке дә, кызганыч та күренеш. 

Бүген артистларга ирек бирелгән. Нәрсә турында җырласаң да ярый, акырасың килсә – акыр, күперткән күкрәкләрең белән мактанасың килсә – күпме булдыра аласың, изүеңне чиш, кеше көлдертәм дип телеңә ни килсә, шуны сөйлә...

Шушы сәхифәне ачып җибәрүебез дә – чарасызлыктан, йөрәк янудан. Бәлки хөкүмәтебез берәр кайчан эстрадага игътибарын юнәлтеп, аны чүп үләннәреннән бераз булса да арындырыр? Алайса ул әрсезләр матур гөлләргә үсәргә ирек бирми.
“Җырның җыртыгы бар” сәхифәсенең бүгенге “кунагы” – Иркә. Аның җырларын тыңлап чыккач, көйләре бер-берсенә бигрәк охшаш икән дигән фикер туды. Ни кызганыч, бу күренеш бүген күп артистларга хас. 

Иркә белән Элвин Грей башкаруындагы “Иркәләмә” җырын хәтерлисезме? Дүрт-биш сүздән генә торган кушымтаны ничек онытып булсын инде, шулаймы?! Ахры, хәзер җырларны шундый принцип белән сайлыйлар: истә калсын! Тик алар җиңел ятланганга түгел, тирән мәгънәсе, бормалы көйләре белән хәтергә уелып калсын иде. 

“Иркәләмә мине, иркәләмә мине,
Иркәләмә мине, иркәм.
Иркәләсәң әгәр, иркәләсәң әгәр,
Үземне тыялмам  бүтән.”

Бу “Бер үк сүзне кем күбрәк төрләндерә ала?” дигән уенмы әллә? “Элвин”ны да төрле вариантта ишетәсе килә инде хәзер. 
Иркәнең тагын бер җыры күптәннән күңелемә тынгылык бирми. 
“Безнең инешнең ярына
Оя корган карлыгач.
Карлыгачта хәбәрем юк,
Янымда син булмагач.”
“Карлыгачта хәбәрем юк” сүзтезмәсенең мәгънәсен аңлатыгыз әле, зинһар. Кошта синең нинди хәбәрең булырга мөмкин? Бәлки эшең юктыр? Ритмны бозмас өчен акыл җитмәс җөмлә төзегәннәр. 

Әйе, иң беренче, җыр сүзләренең авторлары гаепле. Шулай да текстны башкаручы сайлый, киң катламга ул тәкъдим итә бит. “Юллар” җырында автор дөрес язмаган, ә Иркә аңа кул селтәгән һәм шул килеш башкарган:
“Мин юлларга китәм инде,
Юлларга китәм инде.
Син беләсең кайтмасымны,
Мин беләм көтәреңне.”

“Юлларга китәм” – ачыш! Күпме гомер кичеп, юлларга китеп булганын белмәгәнмен. Сез дә белмәгәнсездер, чөнки татарларда юлга чыгалар, Себергә яки башка җиргә китәләр. Җыр текстын язганда, рифмага туры китерергә тырышу аркасында “китәм” сүзе урынсыз кулланылган. 
“Мәхәббәтсез бу дөньяда
Авыр яшәргә.
Ут-суларны бергәләшеп  
Кирәк кичәргә.

Кушымта:
Шатлыкларны, кайгыларны,
Сикәлтәле язмышларны,
Кулны кулга биреп, бергә
Кирәк үтәргә.

Дус-туганнар булсын иде
Һәрчак гел бергә.
Аларга тик хөрмәтең дә
Булсын күңелдә.

Яшен сыман безнең гомер
Үтә мизгелдә.
Шуңа кадерен белеп яшәү
Кирәк бу җирдә.”

Иркә һәм Марат Яруллин башкаруындагы “Кирәк яшәргә” исемле әлеге җырны ишеткәнегез бар идеме? Моңа кадәр колагыма чалынмаган булган, һәм тыңламавың хәерлерәк икән дигән нәтиҗәгә килдем.

Җыр тулысынча үгет-нәсыйхәттән тора. Бер карасаң, аның начарлыгы юк бит инде, киресенчә, яхшылыкка өндиләр. Әмма ике икең дүрт кебек гади төшенчәләрне тәкрарлап торулары кемгә ошар икән? Шигырь дә акыл өйрәтүләрне яратмый. Бу текстта рифма да нык аксый, кушымтада бөтенләй аяксыз! 
Дус-туганнар бергә булуын телиләр. Ул мөмкин хәлме икән? Гадәттә, дуслар аерым аралашалар, туганнар үзара бәйләнештә торалар. Дуслар белән дә, туганнар белән дә аралашып яшәргә кирәк, дию дөресрәктер.  “Аларга тик хөрмәтең дә булсын күңелдә” җөмләсе алдагысы белән ничек бәйле? “Тик” сүзе белән каршы кую ни өчен кирәк? Бу да юл тутыру, ритмны саклау өчен генә. “Дә” кисәкчәсе кулланылгач, “хөрмәт”кә тиңдәш сүзләрне эзләдем, ләкин тапмадым. 

Җырларның җыртыгын ямар өчен ямаулыклар җиткереп булмый. Кайчан гына артистлар сыйфатлы җырларга өстенлек бирә башларлар икән? Дөрес, андый җырчылар да бар, әмма бармак белән генә санарлык шул.

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай-яй дөрес язгансыз,Дания!Бераз газета битләренда,шигырь язучыларны да,җырчыларны да тәнкыйтьләп,халыкның культурасын бераз агартып, аларның " күзләрен ача" торган язмалар күбрәк булсачы!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Иркәнең тавышы,моңы бар әле!Ә әрсез моңсызларны сәхнәдән ничек куып төшерергә? Радиода -алар,телевизорны ачсаң ,тагын шулар.Үз-үзеңне белеп,тавышың юклыгын аңларлык Та акыл булмагач инде,ни дип әйтергә дә белмәссең

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин дә бу фикер белән килешәм. Ике сүзне әйләндереп кабатлау жыр дип санала микәнни? Йә мәгьнәсе, йә колакка ягышлы сүзләре, йә йөрәккә үтеп керерлек көй юк. Эте дә, бете дә җырлый. Халыкка ошыймы, юкмы анда эшләре юк.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик дорес сузлэр язгансыз! Эле шул оч тиенлек ,мэгнэсез жырлары хит та була ,премиягэ лаек булып та чыга! Жырлап каратырга иде шуларга бормалырак матурырак жырларны!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Белэмэн пирог алган Мендэр астына салган.. )) менэ шулай килеп чыга инде. Ни очен пироге Мендэр астына салган? Рифмага туры килсен очен?

            Мөһим

            loading