16+

Исламгали чебиләре

Чаллыга кунакка килеп чыккан Исламгалинең буш кул белән китәсе килмәде. - Чаллы тавыклары бик тәмле, кода. Давай, чебиләр алырга булыш әле! - дип бик үтенгәч, кодасы аңа ярдәм итәргә булды. Бардылар тавык фермасына, тутырдылар чебиләрне катыргы тартмага. Аннары шәпләп «юдылар» чебиләрне. Исламгалинең борыны кызарып чыкты хәтта. Шофер егет бер читтә...

Исламгали чебиләре

Чаллыга кунакка килеп чыккан Исламгалинең буш кул белән китәсе килмәде. - Чаллы тавыклары бик тәмле, кода. Давай, чебиләр алырга булыш әле! - дип бик үтенгәч, кодасы аңа ярдәм итәргә булды. Бардылар тавык фермасына, тутырдылар чебиләрне катыргы тартмага. Аннары шәпләп «юдылар» чебиләрне. Исламгалинең борыны кызарып чыкты хәтта. Шофер егет бер читтә...

Чаллыга кунакка килеп чыккан Исламгалинең буш кул белән китәсе килмәде.
- Чаллы тавыклары бик тәмле, кода. Давай, чебиләр алырга булыш әле! - дип бик үтенгәч, кодасы аңа ярдәм итәргә булды.
Бардылар тавык фермасына, тутырдылар чебиләрне катыргы тартмага. Аннары шәпләп «юдылар» чебиләрне. Исламгалинең борыны кызарып чыкты хәтта.
Шофер егет бер читтә елмаеп басып торды:
- Артыгын җибәрмәгез, чебиләргә исе ярамый...
Яртылаш бушаган икенче шешәне, авызын кәгазь белән бөкеләп, чебиләр чыркылдашкан тартмага утыртып куйды Исламгали.
Чаллы - Казан арасында юл буе зәңгәр билле машиналарны санап кайтты ул.
- Ырынбурына чык, чуашына, аларда бу хәтле машина юк!
Шофер егет елмайды:
- Бездә милиция күп, тамаклары тук!
- Безнекеләр симез шул! - дип килеште Исламгали.
Төнге җил исте. Ян тәрәзәләрдән дымлы җил бөркелеп керде.
- Яшәсен туган-үскән яклар! - Исламгали рульгә кагылды. - Арчаны чыктык. Авыл юлында ГАИ юк. Чебиләрне дәлше юыйк!
Машинаны юл читендә туктатып, чебиле тартманы ачтылар. Ни хикмәт, Чаллыдан җыр җырлап чыгып киткән чебиләр мәрткә киткәннәр иде. Шофер егет шырпы сызды. Чебиләр, тәпиләрен йолдызларга сузып, тартма төбендә тәгәрәшеп яталар иде. Аракы шешәсен чебиләр астыннан эзләп таптылар.
- Җан тәслим кылганнар болар, - дип, Исламгали чебиләр тулы тартманы чирәмгә илтеп аударды. - Җилгә очты акча...
Шофер егеткә стакан сузды. Эчтеләр. Кәефләнеп шактый вакыт узды.
Шулчак тирә-як чеби тавышы белән тулды.
- Белая горячка! - диде Исламгали.
- Не может быт! - дип каршы төште шофер егет.
Шул мәлдә аның балтырын нәрсәдер бик тырышып чукый башлады. Шофер егет бер тере йомгакны эләктереп алды. Чаллы чебие иде бу. Аннары Исламгалинең касыгына төртте:
- Чебиләр айныды.
- Нужәли? Аракы тартмага аккан ызначит. И чебиләр ләх булган...
Ике сәрхуш махмырдан интеккән чебиләрне чүпли-чүпли тәмам айнып беттеләр...
Аннары утлары сүнгән авылга таба кузгалып киттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading