16+

Җитәкчеләр дә үз һөнәрләрен күрсәтә

Республикабыздан читкәрәк киткән саен, милли гореф- гадәтләргә тартылу күбрәк сизелә. Соңгы вакытта Чүпрәле районында милли мәдәниятләр фестивале үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Шәрәфетдиновның әйтүенчә, бу чара мәдәният йорты хезмәткәрләренең авыл халкы алдында иҗат отчетын хәтерләтә.

Җитәкчеләр дә үз һөнәрләрен күрсәтә

Республикабыздан читкәрәк киткән саен, милли гореф- гадәтләргә тартылу күбрәк сизелә. Соңгы вакытта Чүпрәле районында милли мәдәниятләр фестивале үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Шәрәфетдиновның әйтүенчә, бу чара мәдәният йорты хезмәткәрләренең авыл халкы алдында иҗат отчетын хәтерләтә.

Анда гаилә ансамбльләре, фольклор коллективлары чыгыш ясый, кул эшләреннән күргәзмәләр оештырыла. Авыл халкы бию, нәфис сүз, халык уен коралларында уйнау, драматик жанрда үз осталыкларын күрсәтә. Шулай ук шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе дә үткәрелә. Әлеге бәйрәмне халык көтеп ала, чөнки анда җитәкчеләр дә үз һөнәрләрен күрсәтә. Аннары, мәдәният йорты хезмәткәрләре эшеннән канәгатьме икәннәрен белү өчен, бөтен халыктан сорашу оештырыла. Соңгы ике елда әлеге фестивальнең Гран-приен ике ел рәттән Шәйморза авылы коллективы яулаган. Фестиваль үзе исә республика грантына ия булган. Шундый чаралар бөтен халыкның яраткан бәйрәменә әверелгән икән, бу төбәктә мәдәният учагының дөрләп януына, һичшиксез, ышанасың.
Данир әфәнде 1985 елдан бирле мәдәният бүлеген җитәкли. Алар гаиләләре белән сәнгатькә гашыйк кешеләр. Хатыны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Энҗе ханым белән аларның уллары Руслан да шул юлдан киткән. Бүгенге көндә ул музыка мәктәбе директоры.
Республика күләмендә узган чараларда чүпрәлеләр еш кына призлы урыннар яулыйлар. Монда район сәнгать мәктәбенең өлеше, һичшиксез, зур. Биредә йөзгә якын бала укый. Алар рәсем ясау серләренә дә өйрәнәләр. Аларның иҗат җимешләре күргәзмә залына эленгән. Мәктәптә «Умырзая» халык уен кораллары ансамбле оештырганнар. Әлеге коллектив «Дулкыннар» республика конкурсында беренче урынга лаек булган. Гармунчылары - Ф.Туишев исемендәге конкурс лауреаты.
Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең араларында булмаган якташларын да искә ала. Узган ел Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов исемендәге фестиваль үткәрсәләр, көз айларында элекке Республика Прокуроры Сәйфихан Нәфиев истәлегенә дә чара оештырганнар. Мәдәни тормышның әнә шулай гөрләп торуы, әлбәттә инде, Данир Шәрәфетдиновның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading