16+

Камал театрында 110 нчы сезонның беренче премьерасы

Шөкер, татарның үлемсез Әлмәндәре булган кебек, һәр чорның мәңге яшь Галиябануы да бар. Татар сәхнәсендә төрле елларда Әшрәф Синяева, Сара Байкина, Рокыя Кушловская, Мәрзия Минлебаева, Рауза Хәйретдинова, Мәсгудә Хәйруллина һәм Илсөя Төхфәтуллина кебек артистларыбыз тудыра бу образны.

Камал театрында 110 нчы сезонның беренче премьерасы

Шөкер, татарның үлемсез Әлмәндәре булган кебек, һәр чорның мәңге яшь Галиябануы да бар. Татар сәхнәсендә төрле елларда Әшрәф Синяева, Сара Байкина, Рокыя Кушловская, Мәрзия Минлебаева, Рауза Хәйретдинова, Мәсгудә Хәйруллина һәм Илсөя Төхфәтуллина кебек артистларыбыз тудыра бу образны.

Әлеге очракта һәр чорның гына түгел, һәр авылның үз Галиябануы, үз Хәлиле, үз Исмәгыйле бар дисәң, дөресрәк тә булыр әле. Спектакльнең Камал театры тарихында гына да унынчы куелышы. Соңгы тапкыр әсәр 24 ел элек куелган була. Һәм менә режиссер Илгиз Зәйниев Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын янә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә кайтарды. Һәм сүз дә юк, кемдер бүген аны «музей экспонаты» дип атаганга күрә генә «Галиябану» сәхнәдән төшмәячәк.

- Репетицияләрне апрель азагында башлаган идек, июнь башына кадәр эшләдек. Җәйге ялга туктаганнан соң, августта тагын дәвам иттек. Уфа гастрольләре вакытында атна ун көнгә бүленеп тордык, - ди режиссер.

Эшкә тотынуга биш ай дигәндә, тамашачы хөкеменә бирелде спектакль. Галиябануны кем уйнар дигән сорау да тормаган режиссер алдында. Хәлил (Фәннүр Мөхәммәтҗанов) белән Исмәгыйльне (Алмаз Гәрәев) дә озак эзләмәгән булса кирәк.

- Гүзәл Гюлвердиева кебек төп рольне уйнарлык кеше булмаса, мин бу әсәргә алынмаган да булыр идем. Гүзәл үзе яшь, үзе җырлый. Шул ук вакытта Галиябануны елап утыра торган итеп түгел, ә чая, бик актив кыз буларак күрәсем килде. Гүзәлнең бар булмышы моңа туры килеп тора, - ди Илгиз Зәйниев.
Яңа куелыш, әлбәттә, сизелә. Әсәрнең рухы сакланса да, энергетикасы бүтәнчә. Яшьләр күп, җыр-бию арткан. Кечкенә генә роль булса да характерлы образ - хезмәтче барлыкка килүен дә искәрми калмаганнардыр. Тамашачыда, ни өчен малай образы төшеп калды икән, дигән сорау да тугандыр бәлкем. Режиссерның әйтүенә караганда, чыннан да, нәрсәнедер өстәргә, нәрсәдәндер баш тартырга туры килгән.

Әйтик, ике җирдә «төшереп калдыру» булган. Шуларның берсе - малай образы. Кыскартуны Галиябану файдасына ясаганнар. Бу Галиябануның әтисе белән әнисенә бердәнбер кадерле бала икәнен тагын да калкурак күрсәтү өчен эшләнгән.

- Техник ягы да бар. Бала-чаганы сәхнәдә уйнатуның үз авырлыклары җитәрлек. Гәрчә әсәрдә башында бер, ахырында бер җырласалар да, «Галиябану» һәркемнең күңеленә музыкаль драма буларак кереп утырган. Без менә шул музыкальлекне көчәйттек. Сәйдәшев үзен-үзе кабатлый, шуңа да аның «Зәңгәр шәл»дәге көйләрен төшереп калдырып, алар урынына халык көйләре керттек. Ә «Галиябану җыры»н кабатлау бәрабәренә озынайттык, - ди Илгиз Зәйниев, кайбер нәрсәләргә басым ясап.

Спектакльнең музыкаль бизәлеше, тере оркестр уйнавы - үзе бер табыш (дирижер, театрның музыка җитәкчесе Фуат Әбүбәкеров). Солистларга вокал дәресләрен танылган җырчы-педагог Айгөл Хәйри биргән, ә спектакльнең хормейстеры - Марат Яхъяев.
Спектакль тәмамлануга, тамашачы аягүрә басып озак алкышлады артистларны. Янә­шәмдә утырган Елена Прилевскаяның (Рос­тов шәһәре) татар спектаклен беренче тапкыр каравы икән.

- Бик ошады. Әгәр дә бүген спектакльгә килмәгән булсам, мөгаен, Казаннан татар халкы турында берни дә белми, күп нәрсәне аңламый киткән булыр идем. Бик җете хисләр кичерәм. Беренчедән, балачакка кайткан кебек булдым. Сәхнәдә шуның кадәр матурлык, шуның кадәр яхшылык, ихласлык, шуның кадәр ямь-гамь. Спектакльнең икенче өлеше аеруча тирән хисләр белән сугарылган. Мин бу хакта бик ихлас әйтәм. Тәрҗемә? Ул минем өчен беренче планда түгел, сәхнәдә барган вакыйгалар мөһимрәк булды. Актерларның уены бик җете, үтә ихлас, тере, профессиональ һәм... беләсезме, тагын ниндидер сүз табу кыен. Мөгаен, ул бардыр, әгәр дә сез бу хакта миннән иртәгә сорасагыз, мин аны, һичшиксез, табачакмын, - ди ул.

«Премьера үтте. Сез канәгатьме инде?» - мондый сорауны бу арада алкышлар яңгырында коенучы режиссерга теләсә кем бирә алган булыр иде.
- Мин беркайчан да канәгать түгел. Үзебезнең хәлебездән килгәнчә эшләдек. Минем моңа кадәр куелган «Галиябану»ны күргәнем юк. Чагыштырып карау мөмкинлегем булмады. Шулай да «Галиябану» нинди булырга тиеш дигән нәрсә кайдадыр һавада очып йөри иде инде... Әмма шуны ачык әйтә алам, «Галиябану» «Ричард III»не эшләүгә караганда күпкә җаваплырак.

Спектакльдән соң

Эльмир НИЗАМОВ, композитор:

- Мин бу спектакльне гомумән беренче тапкыр күрәм. Аның тере оркестр, тере тавышлар белән традицион формада баруы минем өчен зур шатлык. Минемчә, ул бик яхшы килеп чыкты. Икенче яктан, композитор буларак, кем белгән, «Галиябану»ны кайчан да булса яңа формада, яңа музыка белән куйсаң, ул ничек булыр иде икән, заманча яңгырамасмы дип тә уйлап утырдым. Әмма ничек кенә булмасын, ул, әлбәттә, классик формада булырга, үз рухын саклап калырга тиеш. Кайбер артистлар мине шуның кадәр гаҗәпләндерде. Гармунда да уйныйлар, җырлыйлар да. Бик килешле. Һәм, әлбәттә, Галиябану үзе. Аңа барысы да килешеп тора. Бу спектакльне трагедия дип әйтеп була. Әмма шул ук вакыттта музыкасы бөтен яктан якты. Ни өчен шулай икән ул, дим. Минемчә, гел яктылык көтеп яшәүдән бу. Музыка шул яктылыкны тартып тора торгандыр үзенә. Кеше үлсә дә, җыр, моң, мәхәббәт барыбер яши... Сизеп торам, режиссер спектакльгә ниндидер заманчалык керткән. Миңа калса, ул безнең чорның динамикасын кертергә тырышкан һәм шуны булдырган!

Дания НУРУЛЛИНА, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

- Академия театры яшьләр белән тулыланып тора. Хәзерге яшьләр бик талантлы: җырлыйлар, бииләр. Яшьләр яшьләр инде. Премьераны уңышлы башкарып чыгасыларына ышанычым зур иде. Өметләрем акланды. Әле алга таба уйный-уйный тагын да остарырлар.

Маузир ГЫЙНИЯТУЛЛИН, «Агыйдел» Татарстан - башкортстан дуслык, хезмәттәшлек оешмасы рәисе, Чаллы:

- Галиябануга сокланып утырдым. Ул бала, гел тормыштагы сыман, һичнигә карамыйча егыла-бәрелә уйнады... Мөгаен, травмалар да алгандыр дип кызганып та куйдым әле үзен. Әсәрне болай да беләсең. Актерларның яхшы итеп уйнавыннан күңелем тулды. Күзгә яшьләр килде. Быел җәй көне генә Баймак районы Юлык авылында булган идем. Ул - районда бердәнбер татар авылы. Мирхәйдәр Фәйзи шушында яшәгән, «Галиябану» шушында язылган дип, мин ул авылга балаларымны да алып барып күрсәттем.

Рауза ХӘЙРЕТДИНОВА, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

- «Галиябану» көе башлану белән, елап җибәрдем. Мин бит аны 1951дән 1962 елга кадәр уйнадым. «Галиябану» бик кадерле минем өчен. Афишада күрәм икән, үзешчәннәрме ул яки профессоналлармы, кайда булуына карамастан, барып карарга тырышам. Үземне Галия­бану булып уйнап йөргән чакта итеп хис итәм. Соңгы вакытларда шундый галәмәтләр булды: колагымда гел «Галиябану» көе яңгырап торды. Мин шаккаттым... Югыйсә, премьера әзерләүләрен дә белмәгән идем, чөнки җәй буе бакчада бит без. Спектакльгә килгәндә, ничек булыр икән, дип, бик дулкынландым. Афәрин! Кысадан чыкмаганнар. Күңелем күтәрелде. Мин репетициясез уйнап киткән кеше бит Галиябануны. Ничек булдымы? Гөлшат Сәйфуллина дигән җырчыны алдылар Галиябану роленә. Аның үзенең дә эше бар, «Онегин»да җырлый, килә алмый. Спектакльне өзмәс өчен, рольне миңа бирделәр. Үземнең күлмәкләрем белән чыктым сәхнәгә. Бу роль миңа кечкенәдән таныш иде, чөнки әни, укытучы булу өстенә, спектакльләрдә дә уйнады. Шул исәптән Галиябануны да. Мин сәхнә артында утыра идем спектакль беткәнне көтеп...

Тарихи белешмә: Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» пьесасын беренче мәртәбә 1917 елны Оренбургта «Ширкать» труппасы сәхнәгә алып менә. «Сәгъдәтбану» дип аталган әлеге әсәр режиссер Вәли Мортазин-Иманский үтенече буенча автор тарафыннан бераз үзгәртелә һәм «Галиябану» исеме белән дөнья күрә. «Галиябану» «Сәйяр» труппасының сәнгать җитәкчесе Габдулла Кариевны да җәлеп итә. Казанда ул тәүге тапкыр 1918 елның 7 апрелендә күрсәтелә. Соңгы тапкыр Камал театры сәхнәсендә «Галиябану»ны 1991 елны Празат Исәнбәт куя. Төп рольләрне Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллиннар, Әмир Камалиев башкара.

Шамил Абдюшев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading