Бу сөйләшү диктофонда берничә ай «ятты». Ничектер кул җитмәүдән дә түгел, шулай килеп чыкты. Күрәсең, сәгате хәзер суккандыр, Сабан туенда әңгәмәдәшемнең ни дәрәҗәдә гади булуын күреп, үзебезнең март аенда сөйләшеп утыруыбызны янә искә төшердем.
Бу - гап-гади сөйләшү, әмма аның артында тулы бер район белән җитәкчелек иткән башлыкның кеше буларак ачылуы ята. Камил Гыйльманов - Аксубайда менә инде сигез ел район башлыгы.
Хакимият халыкка килә
- Камил Камалович, сез - шул районда туып, шунда хезмәт иткән сирәк «глава»ларның берсе. Читкә китү теләге беркайчан да булмадымы? Зуррак урыннарда эшләү мөмкинлеге дә булгандыр ич.
- Мин 60 кына йортлы авылда тудым. Яшьтән җирдә эшләдем. Көтү дә көттем, трактор-комбайн да йөрттем, ындыр табагында үлчәүче дә булдым, мөдир дә, бакчада бик күп эшли идек. Нигәдер җирне бик яраттым. Ә дүртенче сыйныфта укыганда, әти мине, толыпка төреп, күрше авылга рус мәктәбенә илтте. Мин шунда укырга тиеш булдым, әти русча белүемне теләде. Аңа ачуланган, үпкәләгән вакытларым да булды. Яшьтәшләрем, туганнарым авылда калды, ә мин берүзем рус мәктәбендә йөрим. Анда интернатта торып укыдым. Интернат берара ябылып торганда, берәр атна чамасы мәктәп директоры Галина Капитоновналарда яшәргә туры килде. Аның ире совхоз директоры иде. Һәрвакыт костюм-чалбардан, галстуктан йөри. Шунда минем совхоз директоры булу хыялы барлыкка килде һәм инде җибәрмәде. Мәктәптән соң егетләр кайсы Чаллы шәһәрен төзергә китте, кемдер нефтьче булды, мин авылда калдым. Югары белемне авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча алдым, төрле җитәкче урыннарда эшләдем, белем күтәрү курсларын уздым. Хыялым, еллар узгач, тормышка ашты. Бер түгел, берьюлы 16 колхоз-совхоз директоры булдым: «Вамин-Аксу» агрофирмасы җитәкчесе итеп билгеләделәр. Аны алганда, без иң артта идек, өч ел эчендә 28 агрофирма арасында беренче урынга чыктык.
- Әле бит аңа хәтле сез май заводы директоры да булдыгыз. Май заводы директоры була торып, үзегез сыер тотканны шаккатып сөйләгәннәре хәтердә.
- Берне генә түгел, ике сыер тоттык. Әле берьюлы ике май заводы директоры да булырга туры килде, Аксубайныкында эшләр яхшыргач, Нурлатныкын да бирделәр.
Беренче сыерны без кызлар яшь булганда алдык, аларга сөт кирәк иде, әниләр дә сыер асрамый башлады, анда да сөт илтеп тордык. Аннан инде миндә «спортивный интерес» барлыкка килде: яхшылап тәрбияләгәндә, сыер күпме сөт бирә ала икән дигән. Хәзерге кебек нәселле дә түгел, гап-гади сыердан тәүлегенә 32 литр сөт сава идек.
- Сезнең халык арасында йөргәнегезне күзәтергә рәхәт, Камил Камалович. Барысы белән дә кул биреп күрешәсез, райондагы һәр механизатор, сыер савучыны беләсездер кебек.
- Райондагы һәр кешене белмәсәм дә, бик күбесен танып беләм. Район башлыгы булып билгеләнгәннән бирле, инде сигез ел, мин бер авылның да отчет җыелышын калдырганым юк, һәрберсенә үзем йөрим. Аралашасың, йөреп чыккач, проблемаларны да эчтән беләсең. Елмаеп каршы алалар, ә бит властька каршы еллар бар иде, төрле сүзләр кычкырып каршы алганнары булды. Халык бездә бик әйбәт, аларны тыңларга, аңларга, проблемаларын хәл итәргә генә кирәк. Һәм алтын кагыйдә: беркайчан да булдыра алмаганны вәгъдә итмәскә, буш сүз сөйләмәскә. Эшли алмыйсың икән - ни өчен барып чыкмаганлыгын әйт син аларга. Менә районда Заря дигән авыл бар. 22 генә йортлы авыл ул. Юллары юк. Күргән саен, юл сорыйлар иде. Ә ничек салырга? Республика программасына керү өчен, халык саны йөздән дә ким булмаска тиеш - аларда тулмый. Аның каравы шул кечкенә генә авылда тәрбиягә алынган 9 (!) бала үсә. Мин эшләгән дәвердә, ничек булса да юл күрерсез, дип вәгъдә иттем. Менә быел, ниһаять, районга бирелгән фонд өлешеннән анда юл салабыз. Өч кенә чакрым юл ул үзе, тик авылга яз-көзләрен берничек тә кереп булмый иде.
Элек халык җыелышларга йөрми иде, хәзер клублар тулы. Андый җыелышларга үзем генә йөрмим, районның бөтен хезмәт вәкилләрен алам: җир өчен җавап бирүчеләрдән башлап сәламәтлек саклау өлкәсенә кадәр. Сорау туса, шунда ук хәл итү юлларын да билгеләргә кирәк. Халык үзе килеп йөрми, хакимият алар янына бара. Бик нәтиҗәле бу.
Мин, гомумән, бөтен җитәкчеләргә бер таләп куям: үзеңне халык белән тигез куярга, үзеңнең җитәкче икәнлегеңне онытырга кирәк. Районда бер оешма җитәкчесе: «Камил Камалович, сез дөрес эшләмисез, халык белән җитәкче арасында күпмедер күләмдә ераклык булырга тиеш», -ди. «Нәрсә өчен кирәк соң ул ераклык?» - дим. «Сезгә хөрмәт күбрәк була», - ди. Мин киресенчә аңлыйм: халык эченә кереп китсәң, хөрмәт зуррак. Протокол буенча кирәк булмаса, гади киенәм, галстук такмыйм. Үзеңне өстен кую дөрес түгел ул. Без бит гомер буе бергә яшәдек, бергә эшләдек, районнан читтә эшләгән вакытым булмады. Иң кадерлесе - дусларым югалмады. Яшь чакта кем белән дус булсам, хәзер дә шулар белән аралашам. Өйгә дә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә кем килеп керә, шакып та тормыйлар. Бездә беркайчан да кеше бетми. Хатыным Асия дә моны бик яхшы аңлый.
«Глава» дигән сүзне мин «халык хезмәтчесе» дип аңлыйм. Элегрәк бәлки ул бик зур дәрәҗә булгандыр, әмма бүген - эш кешесе. Президент Рөстәм Миңнеханов һавага менгәннәрне җиргә бик тиз төшерә.
Юл белән су - иң мөһиме
- Район җитәкчесе булып эшләгән дәвердә иң зур уңышыгыз дип кайсысын саныйсыз?
- Авылларга юл һәм чиста су кертүне. Районда 72 авыл, бер-ике йортлыларын гына санасаң, 78гә тула. Уникесендә генә юл бар иде. Сигез ел эчендә тагын 38 авылга юл салынды. Калганнары белән дә шөгыльләнәбез. Хәтта гомердә дә кереп булмаган Яңа Кармәттә дә юл бар хәзер. Аны халык телендә «пычрак Кармәт» дип йөртәләр иде. Авыл эчендә мәктәбенә, мәчеткә, клубына юл салынган бүген.
Эчә торган су проблемасы бар иде. «Чиста су» республика программасы буенча гына эшләсәң, районны урап чыгу өчен, 20-30 ел вакыт кирәк. Шуңа без үзебезнең район программасын эшләдек. Биш авылда юк әле менә, шуны хәл итеп бетерәсе бар.
Аксубай бистәсе эчендәге тротуарларны ясадык, анысы да үз акчабызга. Парклар һәм скверларны ясый башладык. Яктырту буенча шактый зур эш эшләнде. Аксубай эчендә 50-60 лампочка яна иде, хәзер 600гә якын инде - яктырттык. Беренче елларда отчетлар вакытында җирле үзидарә башлыклары чыгышларын: «Мин биш айга фәлән хәтле лампочканы сүндердем, шуның хисабына фәлән кадәр бюджет акчасын экономияләдем», -дип башлыйлар иде. Шуны казанышлары итеп күрсәтәләр. «Казаныш түгел бу, ә җитешсезлек, сине хәзер үк куып чыгарырга кирәк», -дия идем. Картлар мәчеткә бара, балалар кичләрен мәктәпкә йөри - урамда караңгы. Бу бит мактана торган әйбер түгел.
- Мәктәп дигәннән, иң авырткан урыны - мәктәпкә йөрергә бала булмау бит әле...
- Без мәктәпләрне сакладык. 2009 елларда нинди көчле, авыр программалар булса да, районда бер мәктәпне дә япмадык. Аннан Президент та әйтте: «мәктәп япкан кеше - җинаятьче ул». Кеше япканда, без, киресенчә, Ерепкино дигән авылда, нефтьчеләр ярдәме белән, башлангыч мәктәп ачтык. Сигез-ун бала укый, элек алар Тимошкино авылына йөри иде. Янына ФАП куйдык, авыл матураеп китте.
Авылда мәктәп булмаса, кеше сөйләшә белми башлый. Жаргонга күчә. Авылның таралуына бер сәбәп - мәктәп булмау. Ә авыл булмаса, бүген армиядә хезмәт итәргә кеше дә юк. Авылдан һәр егет диярлек армиягә бара. Хезмәт геройларының шактые, халык язучыларының күбесе авылдан чыккан, артисты-җырчысы - алары да авылдан. Президентыбыз да авыл кешесе бит, җир кешесе. Авыл кешесе табигать белән бергә йокысыннан тора, соң ята, бөтенесен үзе күрә, үз җилкәсендә татый. Шәһәрдә - дүрт стена, лампочка һәм телевизор, аның белән дөньяны күреп булмый.
«Тыл көчле булганда, армия көчле»
- Ничек ял итәсез, Камил Камалович?
- Иң рәхәт ял - өйдә. Аллага шөкер, гаиләм тигез, мине аңлаучылар бар. Тыл көчле булганда, теләсә кайсы армия көчле. Әнием исән-сау, 89 яшь, аның янына барам.
Өйдә миңа ишегалдында үскән чәчәкләр дә булыша кебек, хәл кертә. Ике кызыбыз, хатыным, үзем - дүртәү чыгабыз да бакчада эшлибез. Бәрәңге утыртабыз, яшелчә, җиләк-җимеш бик күп. Кишер, чөгендерне тонналап алабыз. Карлыган, кура җиләге ел да уңа. Йомырка үзебезнеке, тавыклар тотабыз, иткә терлекне алып үстерәбез. Без Асия белән йортта һәрвакыт бергә эшләдек. Йорт салганда, унар баш терлек тоткан, икешәр тонна бәрәңге тапшырган вакытлар булды. Кызларны да эш белән тәрбияләдек. Укырга отличниклар түгел, әмма эшне яраталар. Гаиләдә һәр кешенең эше бүленгән, кайда нәрсә эшләргә икәнен һәркем белеп тора.
- Тормышыгызның максаты нәрсәдә?
- Шәхси тормыштан дәвам итсәк, кызларны кияүгә биреп, оныклар тәрбияләү турында хыялланам. Эшкә килгәндә, районга 100 процент юл, чиста су кертеп, кеше өчен уңайлы, матур район итәсе килә. Тормышның мәгънәсе - үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү. Мин Аксубайдан беркая да китәргә җыенмыйм. Картлыгымда мәчеткә йөргәндә, син фәлән ел җитәкче булып тордың, шуны да эшли алмадың, дигән сүз ишетәсем килми.
Комментарийлар