16+

«Кара пулат» операсы тамашачы хозурына тәкъдим ителә

Бүгеннән башлап 22 гыйнварга кадәр Тинчурин театрында шагыйрь Ренат Харис белән Эльмир Низамов иҗат иткән «Кара пулат» операсы тамашачы хозурына тәкъдим ителәчәк.

«Кара пулат» операсы тамашачы хозурына тәкъдим ителә

Бүгеннән башлап 22 гыйнварга кадәр Тинчурин театрында шагыйрь Ренат Харис белән Эльмир Низамов иҗат иткән «Кара пулат» операсы тамашачы хозурына тәкъдим ителәчәк.

«Янмый торган кыз» риваятенә нигезләнеп, Ренат Харис тарафыннан либретто итеп язылган «Кара пулат» операсын тамашачы үз күзләре белән 20, 21,22 гыйнварда күрә ала. Автор биредә татар халкының үз тарихын, үткәнен белергә тиеш, дигән максат куйган.

Әсәрнең риваять кенә икәнен белсәң дә, спектакльне караганда тетрәнеп утырасың. Гөлнара һәм Рузил Гатиннар, Артур Исламов, Денис Ханбаба кебек җырчыларны тамашачы аягүрә алкышлады. Чичән роленә Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов алынуы да отышлы килеп чыккан. Сәхнәдәге күз явын алырлык декорациягә карагач та, спектакльнең бюджеты шактый кыйммәткә төшүен чамаларга була. Ул тугыз миллионга төшкән.

Спектакльне караганнан соң, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үз телебездә шушындый опералар куелса, татар халкы да анда ташкын булып йөрер иде, дигән уй килде.

Спектакльнең куючы режиссеры - Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун Санкт-Петербургтан килде.

- Миңа бу спектакльне куярга Мәдәният министрлыгыннан тәкъдим иттеләр. Мин рәхәтләнеп ризалаштым. Театрда заманча җиһазлар, яхшы акустика. Бигрәк тә иҗат коллективы ошады. Яшь артистлар оста бииләр, җырлыйлар. Биредә алтмыш кеше катнашты. Бездә, гадәттә, яшьләргә кырынрак карыйлар. Эльмир Низамов яшь кенә булса да, бик талантлы. Әлеге операны кайда да күрсәтергә оят түгел, - диде ул.

Эльмир Низамов киләчәктә үзебезнең республиканы таныту өчен тагын да күбрәк эшләргә тырышачагын әйтте.

Фотолар: Шамил Абдюшев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading