16+

Казанда ХVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесе финалы узды

Халыклар дуслыгы йортында ХVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесенең финалы узды! 41 финалист 4 номинациядә көч сынаштылар:

Казанда ХVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесе финалы узды

Халыклар дуслыгы йортында ХVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесенең финалы узды! 41 финалист 4 номинациядә көч сынаштылар:

- Халыкчан башкару
- Академик вокал
- Эстрада җыры
- Инструменталь башкару

Татарстаннан гына түгел, Төмән, Башкортостан, Удмуртия, Екатеринбург, Әзербайҗан якларыннан килделәр артистлар. Бу бәйгедә катнашыр өчен меңләгән чакрым уздылар!

Алар арасыннан кем җиңәчәк? Ул исемнәрне 17 май көнне гала-концертта беләчәкбез.

Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә. Конкурсның максаты - халык җырлары, классик музыка, эстрада һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларны зур сәхнәгә чыгару. Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре дә катнашты.

Конкурс лауреатлары Филүс Каһиров, Руслан Сәйфетдинов, Рәнис Габбазов (гран-при), Ришат Төхвәтуллин, Рөстәм Асаев, Азат Фазлыев, Айгөл Сагынбаева, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлназ Асаева, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Зөлфирә Шәйдуллина, Сәйдә Мөхәмәтҗанова һәм башкалар бүген инде җыр сәнгатебездә әйдәп баручы башкаручылар. 

Ваһапов фестивале 17 ел эчендә милли мәдәниятнең иң мәшһүр брендларының берсенә әйләнде. Конкурсның дәрәҗәсе югары, таләпләре кырыс, программасы катлаулы булуга карамастан, анда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта. Беренче конкурска барлыгы 33 гариза килгән булса, 2021 елда гаризаларның саны 112 не тәшкил итте!

Фестивальне Татарстан Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештыра.

Идея авторы, җитәкчесе, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең генераль продюсеры - Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Әхмәт улы Фәттахов.

Конкурсның җюри әгъзаләре: 

1. Кәлимуллин Рәшид Фәһим улы - Россиянең композиторлар идарәсе берлеге рәисе, ТРның композиторлар берлеге рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты, жюри рәисе.
 
2. Сөнгатуллина Зилә Даян кызы - РФ һәм ТРның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор.
 
3. Газиев Идрис Мөдәрис улы - Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан һәм Башкортстан республикаларының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан дәүләт премиясе лауреаты, Уфа сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры;
 
4. Шәрифуллина Зөһрә Нигъмәтулла кызы - Татарстан Республикасының халык артисты;
 
5. Ильясов Рәсим Әдһәм улы – «Казан нуры» оркестрының сәнгать җитәкчесе, Казан мәдәният институты югары сәнгать мәктәбе деканы, Татарстанның халык артисты, профессор;
 
6. Вәлиев Илһам Фәһим улы - Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының атказанган артисты, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт премиясе һәм «Алтын битлек» Рәсәй милли премияләре лауреаты.
 
7. Төхвәтуллина (Вәлиәхмәтова) Фәридә Фердинанд кызы – «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалы әдәби-музыкаль программалары баш мөхәррире.
 
8. Зәйнуллина Айгөл Камил кызы - халыкара конкурслар лауреаты, пианистка, концертмейстер, продюсер.
 
9. Фәттахов Рифат Әхмәт улы - Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияты фонды җитәкчесе, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале генераль продюсеры.

10. Вәлиев Рәзил Исмәгыйль улы - Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар Советы рәисе, Татарстанның халык шагыйре

11. Ахиярова Резеда Зәки кызы - Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор.

Конкурсның тантаналы гала-концертында 17 майда БКЗ залында күрешербез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading