16+

Халык катлаулы, баш җитмәслек әсәрләр карап арды, шуңа Казанда татар классикасын күрсәтәчәкбез

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры узган елга нәтиҗәләр ясады. Минзәлә театры премьералар куйды, фестивальләрдә катнашты, артистларны армиягә озатты. 

Халык катлаулы, баш җитмәслек әсәрләр карап арды, шуңа Казанда татар классикасын күрсәтәчәкбез

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры узган елга нәтиҗәләр ясады. Минзәлә театры премьералар куйды, фестивальләрдә катнашты, артистларны армиягә озатты. 

Минзәлә театр тормышында мөһим чараларны да үзенә тартып китерде. Күпләр зарыгып көтеп алган театраль Сабантуй узган елны Минзәләдә узды. Театр труппасы катнашучылар гына түгел, оештыручылар ролендә дә булды. “Югары дәрәҗәдә үткәреп җибәрдек дип ышанабыз”, –диләр алар. Гомуми баллар буенча Минзәлә театры Сабантуйда икенче урынга лаек булды. Аларны беренчелектән нибары 2 балл гына аерып торды. “Машина эләктермичә калдык. Без аңа бик кайгырмыйбыз, чөнки өченче елны машина безнеке булды” , – дип уртаклаша театр җитәкчесе Илнур Гайниев.

Минзәлә театры, хакимияте һәм иганәчеләр ярдәме белән I Бөтенроссия “Ләкләк” бэби-театрлар фестивале узды.  Анда Мәскәү, Казан, Ижевск, Яр Чаллы шәһәрләреннән 8 коллектив катнашты. 3 көн дәвамында 9 тамашаны 300дән артык нәниләр карады. Хәер, хәзер һәр театрның үз фестивале бар диярлек. Минзәлә театры да “мода”дан артта калмады. 

Узган ел Минзәлә театрын югалтулар да читләтеп үтмәде. 19 декабрьдә театрның элеккеге директоры Роберт Шәймәрданов бакый дөньяга күчте. 2023 елның 23 гыйнварында аңа 60 яшь тулган булыр иде.
– Роберт абый юбилеена төгәл бер ай калганда безнең арадан китеп барды. Ул бер атна алдан театрга килде. Юбилейга кем килә, кемне чакырабыз, ничек булачагын 2 сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Ул көтмәгәндә безнең арабыздан китте. Туган көнендә Роберт абыйны искә алу кичәсен уздырдык, – дип әйтте Илнур Гайниев.

Минзәлә театрының 3 артисты узган елны армия сафларына алынды. Нурлан Шәехов, Рөстәм Авзалов, Азат Җиһаншин декабрь аенда хәрби хезмәткә чакырылды. 
– Борчылып-кайгырып тордык. Әмма без аларның батырлыгына сокланып карыйбыз. Егетләр өчесе бергә яшәде. Аларга нибары 19-20 яшь. Егетләр Екатеринбург шәһәрендә хәрби-космик көчләрдә хезмәт итәләр, – диде театр директоры.

Минзәлә театрының Казанда гастрольләре 20 февральдә башланып китә. Алар тамашачыга татарның классик әсәрләрен тәкъдим итәчәк.
– Элек Казанга “отчетный гастроль” белән килә идек. Ул бер айга сузылды. Бөтен Казанны кайнаттык. Минзәлә театры гомер буе гастрольдә йөрде. Андый вакытта халыкны безнең театр тәрбияләде. Кайда гына барып сорасагыз да, һәркем Минзәлә театрын белә. Бу җылы хисләр гомер буе саклана, шуңа күрә гастрольләр вакытында без үзебезнең тамашачы янына киләбез. Гастрольләрдә йөргәч, халыкка милли тамашалар кирәк икәнен аңладым. Аның рәхәтләнеп елап, көлеп утырасы килә. Халык катлаулы, баш җитмәслек әсәрләр карап арды, шуңа күрә без Казанда татар классикасын күрсәтәчәкбез. Тамашачы яратыр дип өметләнәм, –  Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина.

Минзәлә театрында буыннар алмашы да күзәтелә. Сәхнәдә яңа йолдызлар кабына. Илмир Кашапов та “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” спектаклендә төп рольне башкарачак.
– Бу роль миңа зур үсеш бирә. Әсәрдә герой байлыкка кызыгып, үзенең тормышын, якыннарын оныта. Алга таба чын күңелдән башкара торган роль уйныйсым килә, – диде Илмир Кашапов.
 Аны Минзәлә кызлары да таный бышлаган. “Күз карашларыннан күренә ул. Миңа ярамый, мин бит әти кеше, өйләнгән, гаиләм бар. Аллаһка Шөкер”, – дип куйды Илмир.

Минзәлә театры гастрольләре:
20 февральдә Галиәгар Камал театрында Мостай Кәрим “Кыз урлау” музыкаль комедиясе, 21 февральдә Кәриев театрында көндез һәм кич Заһир Бигиевның “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” детективы, 22 февральдә Осиново бистәсендә көндез Ильяс Закировның “Онытмаска иде үткәнне” драматик хатирәсе, кич Мостай Кәримнең “Кыз урлау” музыкаль комедиясен карап булачак. 23 февральдә Әтнә театрындада “Кыз урлау”га тамаша кылырга мөмкин.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading