16+

КӨЛҮ МӘРӘКӘСЕ

«Казан утлары» журналының баш редакторы Зәки Нури бүлек мөхәррирен кабинетына чакыртты: - Кулъязмаларны бер дә игътибар белән карамыйсыз. Күр инде: бер хикәядә генә дә унике урында «көлеп җибәрде» дигән сүз киткән. - Дөрес язылган бит инде, Зәки абый, хата юк. - Ничек булмасын инде, көлә дә җибәрә дәме? - Алай...

КӨЛҮ МӘРӘКӘСЕ

«Казан утлары» журналының баш редакторы Зәки Нури бүлек мөхәррирен кабинетына чакыртты: - Кулъязмаларны бер дә игътибар белән карамыйсыз. Күр инде: бер хикәядә генә дә унике урында «көлеп җибәрде» дигән сүз киткән. - Дөрес язылган бит инде, Зәки абый, хата юк. - Ничек булмасын инде, көлә дә җибәрә дәме? - Алай...

«Казан утлары» журналының баш редакторы Зәки Нури бүлек мөхәррирен кабинетына чакыртты:
- Кулъязмаларны бер дә игътибар белән карамыйсыз. Күр инде: бер хикәядә генә дә унике урында «көлеп җибәрде» дигән сүз киткән.
- Дөрес язылган бит инде, Зәки абый, хата юк.
- Ничек булмасын инде, көлә дә җибәрә дәме?
- Алай булгач, көлеп куйды, дип төзәтик.
- Көлә дә куя дамы? - дип, Зәки Нури үзе дә җәелеп көлә башлады. Аның кайчан җитди, кайчан шаяртып сөйләвен һич тә аңламассың. Бүлек редакторының аптырап калуын күреп, ул кинәт туктады да:
- Әле генә мин нишләдем? - дип сорады.
- Көлә башлаган идегез, Зәки ага.
- Туктале, тукта, ничек инде. Көләм дә башлыйм дамы? - дип, ул тагын да дәртлерәк итеп көләргә тотынды. Фу, каһәр! Көлә дә, тотына да була бит әле бу...
Бүлек редакторының чын-чынлап пошаманга калуын күреп, Зәки Нури тиз генә җитди кыяфәткә керде:
- Безнең телдә фигыльләр бик опасный... гел бер тирәгә барып төртелә... - дип, тагын көләргә ябышты. Менә бәла! Көлә дә, ябыша да була инде монысы...
- Әллә соң, Зәки ага, бу парлы фигыльләрне ташлап, Нурихан Фәттах сыман гына язарга микән, ә? Ул бит әнә ничек кисеп кенә куя: барды. Алды. Салды. Көлде. Китте. Бетте...
- Менә-менә! Күпме кәгазьгә, күз нурына, типография буявына экономия булачак... Дәүләт башында Сталин кебек тел белгечләре юк шул хәзер, указ гына чыгарып куяр иде дә... Утырып торам әле, дип сөйли бит татар. Утыра да, тора да, имеш... Сталин исән чагында берсен генә эшли идең... Йә торасың... Йә утырасың...
1995

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading