16+

«Курчак театрының репертуары нигә 50гә 50 түгел?»

Соңгы арада театрга йөрергә, ни кызганыч, вакытым җитми. Яңа ел алдыннан Уфадан кунакка килгән әниемне һәм сеңлемнең кызын «Әкият» курчак театрына алып бардым. Аларны көткән арада, репертуарларына күз салдым. 33 рус әкиятенә 13 татар әкияте туры килә! Шунда ук, нигә 50гә 50 түгел, дигән сорау туды.

«Курчак театрының репертуары нигә 50гә 50 түгел?»

Соңгы арада театрга йөрергә, ни кызганыч, вакытым җитми. Яңа ел алдыннан Уфадан кунакка килгән әниемне һәм сеңлемнең кызын «Әкият» курчак театрына алып бардым. Аларны көткән арада, репертуарларына күз салдым. 33 рус әкиятенә 13 татар әкияте туры килә! Шунда ук, нигә 50гә 50 түгел, дигән сорау туды.

Сәйдә чыгуга ук: «Апа, әйдә монда көн саен килик әле», - диде. Афишаны өйрәнергә тотындым. Карасам, ике ай эчендә татар тамашасы биш (!) көн генә - 56 тамашаның алтысы гына татар! Әле ул билетларны да ярты ел алдан алып калу зарур. Иртәгә барып килим әле дип уйласаң, барып булмый - татар спектакльләренә билетлар юк! Театр ул - дәүләт учреждениесе. Дәүләтнеке булгач, димәк, тамашаларның яртысы татар, яртысы урыс телендә булырга тиеш. Беренчедән, татар теле бездә дәүләт теле, икенчедән, халык саныннан карасаң да, Татарстанда урыслар белән татарлар саны 50гә 50. Казанга туристларны китерергә кирәк, дип җитәкчеләребез лаф ора. Ә бит туристлар арасында татар гаиләләре дә күп, үз балаларын бер-ике көнгә булса да татар мохитендә яшәтергә теләүчеләр байтак. Алар балаларын кая алып барырга тиеш? Татар тамашасы юк, булса да, аңа билетлар күптәннән сатылып беткән була.
Казанда, гомумән, балалар өчен татарча тамаша юк диярлек, шул бердәнбер курчак театры. Анысында да юк икән.

Гөлназ БӘДРЕТДИН, Казан.


Роза Җаббарова, «Әкият» курчак театрының директоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре

Хөрмәтле Гөлназ! Сезнең җан авазын һәм тәнкыйть сүзләрен ишеттек. Бу сорау безне дә бик борчый. Татар дәүләт «Әкият» курчак театрының төп бурычы - беренче чиратта, балаларга спектакль аша патриотик тәрбия бирү, аларга сыйфатлы, профессиональ дәрәҗәдә спектакль күрсәтү.

Республиканың иҗади берлекләре белән хезмәттәшлеккә, репертуар төзүгә аерым игътибар юнәлтелә. Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Зөлфәт, Ренат Харис, Рабит Батулла, Зиннур Хөснияр, Рафис Корбан, Гөлшат Зәйнашева, Флера Тарханова, Аманулла, Ркаил Зәйдулла кебек талантлы авторлар белән хезмәттәшлек итәбез.
Бүгенге көндә театрда рус һәм татар труппалары эшли. Татар труппасының репертуарында 40 спектакль бар. Шуларның 13е татар телендә. Аларның бөтенесе дә стационарда уйнала. Татар төркеме шулай ук Татарстан Республикасының район һәм шәһәрләрендә даими гастрольләрдә йөри.

Ни кызганыч, бүгенге көндә курчак театрына татар телендә куелган спектакльләргә халык килергә бик ашыкмый. Билетлар артыннан да ата-аналар касса янында төртелеп басып тормый. Сезнең кебек, гаилә белән килүчеләр бармак белән генә санарлык дисәң дә була.

Театрга мәктәп көннәрендә (чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга) Казанның төрле уку йортларыннан төркем-төркем сыйныфлар килә, ә ял көннәрендә балалар спектакльләргә әти-әниләре белән килә. Гөлназ, 24-30 апрельдә курчак театрында бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багыш­ланган спектакльләр атналыгы үтәчәк. Ул театрда һәр ел саен оештырыла. Театр сәхнәсендә «Кәҗә белән сарык», «Су анасы», «И кызык Шүрәле!» кебек әкиятләр күрсәтеләчәк. Балалар әкият геройлары аша татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныша. Шулай ук спектакльдә милли моңнарыбыз яңгырый. Сез дә бу көннәрдә татар телендә спектакльләр карый аласыз. «Әкият» курчак театры кассасында татар спектакльләренә билетлар һәрвакыт бар. Билетларны шулай ук www.kassir.ru, www.concert.ru, uslugi.tatarstan.ru сайтларында сатып алып була.
Сезне спектакльләргә көтеп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading