Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзаловага чит илләрдә яшәгән кызы Зөлфия белән озакка аерылып торырга туры килде.
Ниһаять, быел ире Равил Нигъмәтҗанов белән алар әниләре янына кайтып яши башладылар. Ноябрьдә генә Америкада тагын бер оныклары дөньяга аваз салып сөендерсә, сентябрь аенда Әлфия апаның олы кызы Гүзәлнең улы Оскар Эльза исемле кыз белән гаилә корып җибәрделәр.
Зөлфия белән күрешкәч, ул Америкадагы яшәү рәвешләре белән генә түгел, үзенең күңеленә уелып калган хатирәләре белән дә уртаклашты.
- Зөлфия, Сез гади, эчкерсез булсагыз да, урыны белән бик җитди дә була беләсез. Бу әниегез тәрбиясеме? Нинди таләпләр куя иде Әлфия апа Сезгә? Әлфия Авзалова кызы булу Сезне аерым бер кысаларда тоттымы?
- Билгеле, әни безнең тәртипле булуыбызны, гореф-гадәтләрне саклавыбызны теләде. Ничек киенүбезне дә тикшереп торды. Ике кызны ялгыз үстергәнгә күрә, ирләр вазифасы да йөкләнде аңа. Үзе ятимлектә авырлык күреп үскәнгә күрә, акчасын бераз кысыбрак тотса да, безне ач-ялангач итмәде. Әлфия Авзалова кызы булу безгә рәхәт тә, кыен да булды. Чөнки кая барма, без һәрвакыт күз уңында. Мәктәптә укыганда, фамилиябез журналда исемлек башында тора, укытучыларның көн саен диярлек дәресне сорамый калганы булмады. Шуңа да һәрвакыт әзерләнеп йөрдек. Сынатмаска тырыштык.
Әлфия Авзалова кызлары Зөлфия (уртада), Гүзәл белән
- Әниегез гастрольләргә киткәч, өйдәге эшләр дә сезнең җилкәдә идеме?
- Әйе шул, әни бик озакка китеп бара. Без әнинең якын туганы Закирә апа белән калабыз. Әни кайтуга дип бөтен җирне җыештырабыз. Ул чисталыкны яратты, шуңа күрә керләрне дә гел кайнатып юабыз. Әни кайтып керүгә: «Кызлар, молодцы! Булдыргансыз», - дип безне сөендерә дә, аннары розетка өстендәге тузанны, бармагы белән сыпырып, безгә күрсәтә иде. Әнә шулай ул безне чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтте. Гүзәл апаның кызы Иделия бу яктан бигрәк тә әнигә охшаган.
- Әтисез үсүнең кыенлыкларын тоймый калмагансыздыр...
- Әни белән әти аерылышканда, миңа бер яшь кенә булган. Шулай да ел саен әти минем туган көнемә килә торган иде. Ул миңа һәр елны тимераяклар алып килде, чөнки балачакта аяк тиз үсә бит. Апам Гүзәл белән әнине дә тимераякта шуарга өйрәттек.
- Сез йөзгә дә, холкыгыз белән дә әниегезгә охшагансыз. Театр училищесыннан соң сәхнәдә дә бергә эшләп йөрдегез.
- Мин филармониядә әни бригадасында концертны алып баручы булып сигез ел эшләдем. Бервакыт Урта Азия якларында гастрольләрдә йөргәндә, мин авырып киттем. Температурам 40 градуска җитте. Шул чагында да әни: «Барыбер сәхнәгә чыгачаксың»,-дип, мине кисәтеп куйды. Ул беркемгә дә концертны өзәргә рөхсәт итмәде. Үзенең дә урын өстендә чирләп ятканын хәтерләмим. Ижау шәһәренә гастрольләргә баргач, кан басымы 220гә кадәр күтәрелде. Тәнәфес вакытында ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, уколлар кадаганнан соң, табиблар рөхсәт итмәсә дә, кабат сәхнәгә чыгып җырлады.
- Сез гаилә корып җибәргәндә, булачак киявен ничек кабул итте Әлфия апа?
- Мин унсигез яшьтә кияүгә чыктым. Әни Равилне бер күрүдә ошатты. Гомер буе хөрмәт итте, «улым» дип йөртте.
- Ни сәбәпле Казаннан китәсе иттегез?
- Равил башта Мәскәүдә тышкы сәүдә академиясендә укыды. Аннары аны Кипрга җибәрделәр. Без анда ун ел яшәдек.
- Бүген кайберәүләр балаларын чит илгә җибәреп укыту ягын карый. Сезнекеләр кайларда укыды? Бүгенге көндә алар кайда яши?
- Кызыбыз Ләйсән мәктәпне Кипрда тәмамлады. Аннары Казанга кайтып, педуниверситетта укыды. Данил исемле егеткә кияүгә чыгып, җиде ай гына яшәп калды. Ире фаҗигале төстә вафат булды. Аннан туган кызы Еваны үзебез үстердек. Кипрдан без Американың Вашингтон шәһәренә күчтек. Икенче кызыбыз Рената мәктәпне шунда тәмамлады. Аннан бирегә кайтып, Казан дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укый башлады.
- Инде дәү әни дә булгансыз. Кызыгыз Ләйсән дүртенче баласы белән сөендергән үзегезне. Ире Америка кешесе булгач, аларга исемнәр сайлауны ничек хәл итәсез?
- Балаларның һәркайсы ике ил гражданы булып санала. Исемнәре дә икешәр. Исемнәренең икенчесе русча булса да, фамилияләрен Нигъмәтҗанов итеп калдырдык. Евадан кала, өчесе дә малай булды. Тристан әнинең туган көнендә - 15 гыйнварда дөньяга килде. Ул кичне филармониядә әнинең туган көненә багышланган концерт вакытында тамашачыга да: «Әлфия Авзалованың оныгы туды», - дип хәбәр иткәннәр.
- Гаиләдә гореф-гадәтләрне дә сакларга кирәк. Киявегез безнең милли ризыкларны үз иттеме?
- Безнең өйдә һәрвакыт «Татар халык ашлары» китабы булды. Ләйсән һәрвакыт өчпочмак, пәрәмәч кебек ризыклар пешереп тора. Ире башта: «Ни өчен сездә гел камыр ризыклары?» - дип сорый иде. Хәзер ияләште инде. Шулай да, безгә дә чамасын белеп кенә ашарга киңәш итә.
- Оныкларыгыз ниләр белән мавыга? Берәрсенә Әлфия апаның таланты күчмәгәнме?
- Безнең Ева матур җырлый. Әмма оялчан булгач, әни аңа сәхнәгә чыгып йөрмәскә кушты. Аларның һәркайсы спорт белән шөгыльләнә. Китаплар укырга бик яраталар. Шимбә көннәрендә рус мәктәбенә йөриләр. Америка мәктәпләрендә ел саен Халыкара фестивальләр үткәрәләр. Анда һәр бала үзенең, әти-әниләренең туган җирен милли ризыклары, киемнәре аша күрсәтә. Ләйсәннең балалары, Татарстан белән Россияне тәкъдим иткәндә, һәрвакыт милли киемнәр киеп, әниләре әзерләгән милли ризыклар белән катнаша ул чараларда. Шуның өчен балаларга яңа милли киемнәр тектердем. Аларны, оныгымны күрергә барганда, Америкага алып китәм. Балалар ел саен җәй көне әбиләре янына кунакка кайталар. Татарча өйрәнергә тырышалар. Иң мөһиме - кайда гына яшәсәк тә, безнең барыбызны да татар мәдәниятенә, халкына, Ватанга мәхәббәт берләштерә.
- Туган җир - алтын, торган җир - көмеш, диләр. Туган җир барыбер үзенә тарта торгандыр. Инде Казанга кайтып төпләнүегезме? Нинди эшкә урнаштыгыз?
- Чит илләрдә озак йөрү туйдыра. Кеше өендә яшәгән сыман тоела башлый. Казанга кайтуыбыз бөтенләйгә генә булсын. Равил КФУның экстремаль медицина бүлегендә эшли. Ә мин аның ярдәмчесе.
- Озак еллар ирегез белән бергә дипломантлык эшендә булганда, артист һөнәренең ярдәме тидеме?
- Бик ярдәм итте. Чөнки театр училищесындагы укытучыларым Марсель Сәлимҗанов, Наилә Гәрәева, Илдар Хәйруллин безне күп нәрсәгә өйрәтте. Аннары институтта юридик белем алуым да бик булышты. Алган белемнәрем тормышта һәрвакыт кирәк булды.
Зөлфия белән Гүзәл балалар, оныклар арасында
Комментарийлар