16+

Мәдәни чаралар эчтәлек ягыннан да баерга тиеш

Мәдәният тармагы бер еллык эшчәнлегенә йомгак ясарга дип Татарстан Милли китапханәсенә җыелды.

Мәдәни чаралар эчтәлек ягыннан да баерга тиеш

Мәдәният тармагы бер еллык эшчәнлегенә йомгак ясарга дип Татарстан Милли китапханәсенә җыелды.

Бирегә мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар, җитәкчеләр, төрле сәнгать оешмалары белгечләре чакырылган иде. Еллык коллегия утырышында Татарстан премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты.

Сыйфатлы контент кирәк

Мәдәният өлкәсендәге эшчәнлек кеше күз алдында торган өлкәләрнең берсе. Республиканың мәдәни тормышында зур эшләр алып барылганын күреп тә, белеп тә торабыз. Шулай да һәр эшнең асылына төшеп, эчтәлеге ягыннан баетылган чараларның күбрәк булуын теләп каласы килә. Күпчелек  урыннарда сыйфатлы эш күрсәтүләрен дә бәялибез.

Шул ук вакытта бөтен җирдә дә бер үк дәрәҗәдә эш алып барылмый. Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова да мәдәният оешмаларында үткәрелгән чараларның контент эчтәлеге – актуаль темаларның берсе булып калуын белдерде. «Мәдәни контентның идея эчтәлеге – безнең җаваплылык кына түгел, җәмәгатьчелек таләбе дә. Биредә мәдәни чараларның маркировкасы да зур роль уйный. Оешма эшендә килеп чыккан хаталар безнең яки җәмәгатьчелек реакциясе ярдәме белән төзәтелә», – диде ул.

Быел республикада миллион ярымнан артык кеше 9 меңнән артык чарада катнашкан. 364 тапкыр Сабан туе гына уздырылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алданрак искәртеп үткәнчә, Сабантуйның эчтәлеген баету, милли үзенчәлекләргә игътибар арттыру мәсьәләсе алга таба да үзәктә торачак. Яңалык буларак кереп киткән “Мәдәни башкала” проекты гына да 43 төрле мәдәни программаны тәкъдим иткән. Биредә якташларның очрашып аралашуы оештырылды.

Мәдәни чаралар белән беррәттән халык һөнәрчеләре эшләре, төрле ярминкәләр тәкъдим ителгән иде. Быел да бу чара дәвам итәчәк. Мәдәни тармакта үзгәрешләр дә шактый күп. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында да соңгы елда күп кенә мәдәният объектлар тәртипкә китерелде. Мәдәният тармакларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары күтәрелде.

Пушкин картасы

Мәдәни чараларга  мәктәп укучылар һәм студентларны күбрәк тарту максатыннан “Пушкин картасы” гамәлгә керүгә күп вакыт та үтмәде, ул инде үзенең кирәклеген һәм файдалы булуын исбатлады. Быел 318 мең 69 яшүсмер “Пушкин картасы”ннан файдалана алган. Бердән, яшь буын мәдәни чараларга ешрак йөри башлады. Икенчедән, мәдәният учаклары, төрле оешмалар шуның хисабына үзләре акча эшли алды. Бу уңайдан, әйбәт кенә эшләгән оешмалар да бар.

“Пушкин картасы”ннан файдалану буенча без Россиядә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстаннан соң, 4 урында торабыз икән.  Бер үк вакытта, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова белдергәнчә, “Пушкин картасы” мөмкинлекләреннән аз файдаланганбыз. Мәсәлән, 451 миллионлык билетлар сатылса да,  “Пушкин картасы” мөмкинлекләренең 35 проценты гына кулланылган. Аннан башкалада укучылары белән республика районнарында яшәүчеләрнең мөмкинлекләрен ничек чагыштырырга?
Аларга “Пушкин карта”сы хисабына нинди контент тәкъдим ителә? Кызыкмы аларга бу чараларга йөрү?  Эчтәлек ягыннан да кайгыртуга мохтаж әле бу “Пушкин картасы”. Коллегиядә бу мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмадылар. Киләчәктә яңа “Кама арты” иҗади гастрольләр программасы да гамәлгә куелуын белдерде министр.

Автобуслар кирәк

Министр Ирада Әюпова шулай ук тармакның аерым өлкәләре буенча игътибар итәргә кирәкле борчыган урыннарны атап узды. Китапханәләр дә, музейлар да читтә калмады. “Музей коллекцияләренә игътибарлы булсагыз иде. Урыннарда музей фондларын саклау буенча контрольне арттырырга кирәк. Без бу мәсьәләдә эшләмибез”, – диде ул музейлар буенча эшкә аерым басым ясап.

Нинди оешмалар музей категориясенә керә, бу уңайдан музейлар буенча эшне тәртипкә салырга туры киләчәк. Шулай ук шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча да сүз булды. Ведомствоара комиссиядә шундый 120 эш каралган. Быел 13 мемориаль такта, 7 һәйкәл ачылган.

Мәдәният юнәлешендә башка төрле проблемалар бар. Мәсәлән, Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов тармакка автобуслар дә кирәклеген искәртте. Җирле оешмалар да күптөрле чараларга йөреп тора, аларга техникалы булу да мөһим шул. Утырышта шулай ук Зөя утрау-шәһәрчеге тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин да сөйләде. Кыскача гына чыгышында ул Зөя утравы музей-тыюлыгына килүчеләр саны узган ел 1 млн 740 мең кешегә җитүен әйтте.

Бу алдагы ел белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк дигән сүз. Ул туристларның бигрәк тә җәй айларында актив килүен билгеләп үтте. Шулай ук министрлык тәкъдиме белән үзләренең Казанда аерым офисларын – туроператорларын булдыруларын сөйләде. “Бу безгә 7 миллион сум керем китерде”, – диде ул.

Еллык коллегиядә катнашкан Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов искәртеп узганча, фәнни-технологик үсеш елында фәнни-популяр туризм юнәлеше, археология музее, мирасханәбез турында да уйларга кирәктер. Һәрхәлдә бу өлкәдә үзгәрешләр булыр дип ышанасы килә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, алда яңа иҗади ел башлана. Күп кенә мәдәни программалар, илкүләм  чаралар, форумнар көтелә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек эшләре күз уңында булачак. “Гаилә елы буенча сөйләшүгә аерым очрашырбыз. Гаилә  елының максаты аерым игътибарны сорый. Аның эчтәлеге аерым контент белән баерга тиеш.
Бүген гаилә кору турында карарны 30 яшьтән соң гына кабул итәләр, я бөтенләй дә уйламаска мөмкиннәр. Бала табарга  28-30 яшьтә карар кылалар, бу республикада демографик күрсәткечкә дә йогынты ясый. Гаилә  кору, бала табуның – зур бәхет төшенчәсен булуын, кешелекнең киләчәге икәнлеген дә аңлатырга тиешбез”, – диде ул гаилә елының максатларын билгеләп.

Еллык коллегия утырышы мәдәният өлкәсендә мактаулы исемнәр, истәлекле дипломнар бирү белән төгәлләнде.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading