16+

Россиянең иң бай кешеләренең берсе Фәнзаман Баттал өстәле астында үскән

Казанга күчеп килгәнче үк минем башкалада яшәүче берничә язучы белән танышасым, якыннан аралашасым килә иде. Күченгәч, ул теләгем чынга ашты. Фәнзаман ага Баттал - әнә шул күрәсе, аралашасы килгән кешеләрнең берсе иде. Ул елларда юмор жанры «монстр»ы иде ул. Туксанынчы еллар азагы, «Татарстан яшьләре» газетасының бик авторитетлы чагы. Юморескалар язам,...

Россиянең иң бай кешеләренең берсе Фәнзаман Баттал өстәле астында үскән

Казанга күчеп килгәнче үк минем башкалада яшәүче берничә язучы белән танышасым, якыннан аралашасым килә иде. Күченгәч, ул теләгем чынга ашты. Фәнзаман ага Баттал - әнә шул күрәсе, аралашасы килгән кешеләрнең берсе иде. Ул елларда юмор жанры «монстр»ы иде ул. Туксанынчы еллар азагы, «Татарстан яшьләре» газетасының бик авторитетлы чагы. Юморескалар язам,...

Казанга күчеп килгәнче үк минем башкалада яшәүче берничә язучы белән танышасым, якыннан аралашасым килә иде. Күченгәч, ул теләгем чынга ашты. Фәнзаман ага Баттал - әнә шул күрәсе, аралашасы килгән кешеләрнең берсе иде. Ул елларда юмор жанры «монстр»ы иде ул.
Туксанынчы еллар азагы, «Татарстан яшьләре» газетасының бик авторитетлы чагы. Юморескалар язам, басылам. Нәшрият коридорында Фәнзаман ага очрады. Аның юмористик әйберләре, уйланулары газетада атна саен диярлек басыла. Коридор уртасында туктатты бу мине.
- Синмени инде ул? - диде ул, күзлек аша күз­ләрен елтыратып. - Тартасыңмы?
Коридор башындагы көфер почмагында берничә сигарет тарттык. Язган нәрсәләремә шактый югары бәя бирде. Бераз дулкынландым. Тик шул көнне үк Фәнзаман ага белән бер-беребезне аңладык без. Дуслаштык дип әйтә алмыйм, әмма очрашкан саен озаклап сөйләшеп, нәрсәләрнедер анализлап, тәмләп аралаша идек. Сөйләшергә, ашыкмыйча гына озаклап сөйләшергә ярата иде ул. Теләсә нинди темага. Юмор, фәлсәфә, дин, сәясәт, язмышлар... Һәр нәрсәгә үз карашы бар иде. Аннан, аның белән нинди дә булса мәсьәләдә ризалашмасаң, кызмый, салмак кына үз карашын яклар иде. Беркайчан беркемне яманламас. Кайвакыт шаккатырып куя иде. Берсендә: «Рөстәм Тарико минем өстәл астында үрмәләп үсте инде ул», - ди бу. Аптырап киттем. «Русский стандарт» компаниясе хуҗасы, миллиардер Тарико ничек инде Баттал өстәле астында үссен?! Аннан аңлатты: магнатның әнисе белән Фәнзаман абый бергә район газетасында эшләгәннәр, кечкенә Рөстәмне әнисе Минзәләдә үзе белән эшкә алып килә торган булган. Начар өстәл асларында үсмәгән икән бит миллиардер.
Телевидениедә тәмәке тартуга каршы оештырылган бер тапшыруга дәш­теләр. Спортсменнар, тәртиплерәкләр дә (болары, билгеле, тартмаучылар) һәм тартучылардан Фәнзаман абый белән без. Фәнзаман абыйның тарту стажы - 65 ел,минеке - 30 гына. Фәнзаман абый кулак саналган әтиләрен сөргенгә озаткан, үзе балалар йортына эләккән, балачагында ук, ашыйсы килгәнне баса, дип, тарта башлавын сөйләде. Башланды тапшыру. Әй рәхәтләндек Фәнзаман абый белән. Ярый әле туры эфир булмады, чөнки төшереп бетергәч, тапшыруны алып баручы Данил Сәфәрәв: «Сезне тыңлагач, миндә, тартмаган кеше - иң начар кеше икән, иртәгәдән тәмәке тарта башлыйм, дигән фикер туды», - дип сөйләнеп алды. Ул көнне озак сөйләшеп утырдык без Фәнзаман абый белән. Матбугат турында, «Шәһри Казан» турында, тормыш турында. Мин аңардан безнең газета өчен берничә публицистик язма әзерләвен сорадым. Язды Фәнзаман абый. Аның үзенә генә хас күрә белү, фикерләү, шул фикерләрне укучыга җиткерә белү сәләте бик зур иде. Кыю кеше иде, туры сүзле. Кем әйтмешли, андыйларны бүтән чыгармыйлар шул инде...
Вафатына берничә көн кала аның белән тагын очраштык. Без Илсөя белән Казанның Мәскәү базары яныннан үтеп барганда, үзгәрмәс эшләпәсен кигән, тәмәкесен капкан Фәнзаман ага килеп чыкты. Мин аңа оялыбрак кына үзем чыгара башлаган «Тишек» газетасының беренче номерын бирдем. Баскан килеш кенә актарып чыкты ул аны. Елмайды. «Күптән кирәк иде инде мондый нәрсә безгә, - диде, тәмәке төтенен пошкырып. - Миндә мең куплет тирәсе бик үк әдәби булмаган татар такмак­лары булырга тиеш. Кереп чык әле, бастырам дисәң, биреп җибәрәм».
Эш, тормыш мәшәкатьләре... Янәшә яшәсәк тә, кереп булмады. Хәзер бик керер идем дә бит... Тик Фәнзаман абый китеп барган җиргә алай гына кереп булмый шул. Болай гына очраштырмыйлар анда. Гафу ит, Фәнзаман абый... Эх... Ләкин ни булса да, Фәнзаман абый анда да эшләпәсен салмаган килеш, тәмәкесен көйрәтеп нидер уйланып торадыр кебек тоела миңа. Мәңгелеккә карап торадыр кебек...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading