Кайчан барып керсәм дә аларда өй тулы кеше. Үзе пианино янына утырган, янында шәкертләре. Көн дими, төн дими эшли ул. Айдар Галимов та, Рәсим Низамов та анда. Ул да булмый Фердинанд Сәлахов шалтырата...
Әлмәт дәүләт нефть институтында эшләгәндә Саҗидә Сөләйманова исемендәге Республикакүләм “Тормыш, исәнме!” фестивален үткәреп йөргән чаклар. Проректор Рәсимә Рахимова янына кердем дә: “Әйдәгез, бу фестивальгә Миңгол Галиевны чакырабыз!? - дидем.
- Безгә килерме соң? - диде ул гаҗәпләнеп.
- Чакырсак, килә! - дидем, бер дә шикләнмичә. – Гаиләләре белән якын дусларым алар минем. Әйтеп карыйм әле.
Һәм ялгышмадым да.
Әлбәттә, Миңгол абый соңгы өч елда үткәрелгән фестивальләребезнең жюри әгъзасы да, киңәшчесе дә һәм фестиваль соңында чыга торган китапларыбызның редколлегия әгъзасы да иде. Алданрак килеп, узган ел чыгыш ясаган талантлы балаларны туплап мастер-класслар үткәрү дә Миңгол абыйның үзе теләп, ихлас борчылып кылган изге гамәлләренең берсе булды.
Рафаэль Якупов, Гөлсирин Абдуллина һәм тагын бик күпләр шушы фестивальдә тәүге чирканчык алып, призлы урыннар яулаган, бүген зур сәхнәдә алгы сафта баручы яшьләребез. Миңгол абый шәхсән үзе Алабугага барып махсус шөгыльләнгән укучылар алар.
Ә безнең гаиләләребез белән танышуыбызга быел 35 ел була. Хәер, Миңгол абыйларның дуслары бер Чистайда гына мени? Кайчан барып керсәм дә аларда өй тулы кеше. Үзе пианино янына утырган, янында шәкертләре. Көн дими, төн дими эшли ул. Айдар Галимов та, Рәсим Низамов та анда. Ул да булмый Фердинанд Сәлахов шалтырата... Шәкертләре күбәү. Җиде яшьтән алып! Миңгол Галиев янына Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетында укучылар белән беррәттән, башка югары уку йортлары студентлары да, мәктәп укучылары да килә. Аларның һәрберсе белән аерым эшли, һәрьяклап талантларын ачарга омтыла ул.
Остаз белән шәкерт арасындагы бер-берсен аңлап, хөрмәт итешеп эшләгән эшнең алдагы уңышлары, нәтиҗәсе дә инде ул. Азмы алар! Бөтенроссия күләмендә, халыкара үткәрелгән бәйгеләрдә дипломант, лауреат исеменә лаек булган Илнур Саттаров, Айрат Акимов. Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан, Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган Фердинанд Салахов, Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Георгий Ибушев, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов тагын бик күпләр. Җаны-тәне белән эшен дә, шәкертләрен дә яратып эшләгән чын укытучы ул Миңгол Вагиз улы Галиев.
“Күңелендә моң, сәнгатькә мәхәббәте булган кеше явыз да, эчкече дә, миһербансыз да, әрәмтамак та була алмый”, - ди укытучы үзе. Шуңа да, җырлыйсым килә, дип өйрәнергә килгән бер генә баланы да борып җибәрми.
– Дәрес биргәндә бигрәк тә балалар белән үз телебездә сөйләшергә тырышам. Татарча матур итеп, көйне бозмыйча җырларга өйрәтү – бөтен омтылышым. Минем өчен иң мөһиме – яшь җырчыда матур аваз, ягымлы аһәң табу, шуны көйләү. Һәр кешедә, бирәк тә татар кешесенең эчендә моң бар, аны уята белергә генә кирәк! Кемнеңдер таланты ачыла, кемнеңдер гомер буе ачылмый калырга мөмкин. Менә шундый чакта остаз ярдәме, бер этәргеч кирәк тә инде. Моң, җыр, музыка – рухи тәрбия бирү буенча иң көчле, иң тәэсирле чара ул. Дингә карганда да көчлерәк, чөнки динне әле аңлату, сеңдерү зарур. Ә биредә буылып яткан Моңны ачып җибәрергә генә кирәк. Чишмәне буып утырган ташны алып аткан кебек ! - ди талантлы остаз-галим.
Сәләтле балаларны ил буйлап эзләп йөрүче дә ул Миңгол абый. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында, авылларда таба ул аларны. Аннан Казанга китерү чарасын керешә, укырга кертергә, тулай торагына урнаштырырга булыша. Йокламый, ашамый, әмма җаны-тәне белән куанып хезмәт итә. Һәр талантны үзе генә белгән “станокта чарлап” зур сәхнәгә озата. Һәр чакырган җиргә, язмамның башындагы фестивальдә дә, башкасында да бушка җырлап йөри. Вакыты да, мөмкинлеге дә чикле булуына, төнге уникеләрдә генә кайтып ятуына карамастан шәкертләрен ияртеп төрле чараларда, ындыр табакларында, фермаларда, терлекче апаларыбыз янында чыгышлар ясый.
Укытучы да, җырчы да! Миңгол Галиев – иң бай репертуарга ия булган татар җырчысы ул. 800ләп бәет-мөнәҗәт, борынгы, хәзерге җырлары бар Миңгол аганың. Аның 200ләбе Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Җәүдәт Фәйзи, Фәрит Яруллин иҗат иткән. Республикабызның алтын фондына кергән җырлар. “Татар җырлары антологиясе” дип аталган концертлар циклы белән халык алдында күп тапкырлар ясаган чыгышлары халкыбызның җыр культурасы үсешенә саллы өлеш булып кына калмады, ә шушы моңны халык күңеленә саплам-саплам итеп салу булды.
Дөньяда илләр күп, җирләр күп. Миңгол Вагыйз улының да йөргән җирләре күп. Ул болай гына йөрми, күңел киштәсендәге әбисе тарафыннан салынган газиз моңны, милли хәзинәбезнең кабатланмас җәүһәрләрен төрле илләрдә яшәгән, тамырында татар каны аккан кан кардәшләребез күңеленә тәфсилләп җиткерүе белән дә тирән хөрмәткә ия мөхтәрәм зат әле ул.
– Җырчы шәп җырласа аны мактыйлар, ә начар икән – укытучыны яманлыйлар. Үземне юлбашчы димим, әмма дәрес, юнәлеш бирүләрем, киңәш-өйрәтүләрем җыр дөньясына тәвәккәлләп аяк басучының – олы юл башы ул, - ди тыйнак зат.
Киләчәктә матур җимешләр бирергә әзерләнгән чын орлыклар алар, Миңгол абый, Сезнең шәкертләрегез. Ул инде “сагындым әниемне, сагындым авылымны” дип кенә җырлаучы бүген җырлап, иртәгә онытыла торган буын түгел, бу буын - “Моңлы һәм горур татар!” билгеләмәсенә дәгъва кыла торган буын! Юкка гынамы бүген үзләре дә зур сәхнәдә чыгыш ясаучы шәкертләре, инде халкыбыз яратып өлгергән атказанган артистлары, җыр сәнгатендә әйдәп баручы сәхнә осталары: “Миңгол абый – беренче киңәшчем дә, олы юлга фатиха биреп озатучым да!” - димидер.
Республикабызның гына түгел, илебезнең төрле почмакларында Чехия, Болгария, Румыния, Төркия, Япониядә зур күләмле әсәрләр башкарып, безнең милли музыкабызга кызыксыну һәм тирән хөрмәт уятучы, халкыбызның талантлы улы Миңгол Галиевкә Голландиянең күренекле композиторы Кейс Виринга: “Дөньякүләм тавышлы җырчы”, – дип олы бәя биргән һәм бу хакта матбугатта да язып чыккан.
– Коръәндә дә үзең белгәнне үзеңнән соң килгән буынга өйрәтүдән дә саваплы эш юк, диелгән! - ди укытучы тыйнак кына.
Минзифа Әхмәтшина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы.
Әлмәт.
Комментарийлар