16+

«Мин үлмим әле!»: Чаллы театры “Абага алмасы ачы була” спектаклен җанландырды

«Ул үлмичә мин үлмим әле!» – Насыйбулла картның бу сүзләренә җавап итеп тамашачылар гел озаклап кул чаба, шулай итеп Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» драмасының төп героена исәнлек-саулык, озын гомер телиләр.

«Мин үлмим әле!»: Чаллы театры “Абага алмасы ачы була” спектаклен җанландырды

«Ул үлмичә мин үлмим әле!» – Насыйбулла картның бу сүзләренә җавап итеп тамашачылар гел озаклап кул чаба, шулай итеп Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» драмасының төп героена исәнлек-саулык, озын гомер телиләр.

Шушы реплика бу образны Туфан Миңнуллинның Әлмәндәре белән телисеңме, теләмисеңме чагыштырырга мәҗбүр итә. Дөрес, Әлмәндәр үлем белән көрәшә, ә Насыйбуллага гомере буе яшәү өчен – нибары кешечә яшәү өчен көрәшергә туры килгән.

Җанландырып җибәрде
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма тамашачылар хозурына тәкъдим иткән «Абага алмасы ачы була» драмасы премьера булса да, театр сөючеләргә яхшы таныш. Беренче мәртәбә әсәр 2010 елда сәхнәләштерелгән иде, сигез ел буена уңышлы гына барды, ә аннары төп рольләрнең берсен башкаручы Фәнис Сәхәбетдиновның вафат булуы сәбәпле өч ел буена уйналудан тукталып торды. Менә быел 70 еллык юбилеен уздыручы режиссер Фаил Ибраһимов спектакльне театрның яшь иҗат көчләре катнашында янәдән җанландырып җибәрде.

Әсәр үзәгендә – Насыйбулла карт. Авылдагы йортында ялгызы гына яшәп ята. Үзе әйтмешли, ике аяклы хайваннардан үзе бар да, дүрт аяклылардан – песи. Кушаматы Лаврентий. «Ник андый сәер исем куштың?» – дип сорагач, усал булганга, ди. Ә үзе песи белән:  «Синең дустың Сталин», – дип кенә сөйләшә.

Әсәрдә дөреслек бар
Хәтерлисез булыр, Фәрештә Әлмәндәр турында Әҗәлдән сораштыра? «Кем соң ул? – ди. – Искиткеч бер ачыш ясаган галимме? Танылган җырчымы? Әллә берәр футболчымы? Нәрсә эшләгән?» «Берни эшләмәгән, гап-гади кеше», – ди Әҗәл. Насыйбулла да берни эшләмәгән, тик аны эзләп Казаннан Айбулат исемле яшь журналист килә. Баксаң, бабай 90 яшенә кадәр паспортсыз яшәгән икән. «Ничек алай була ала?» – дип аптырый егет. Бу сорауга җавап табар өчен бабай белән таңга кадәр сөйләшеп утыра ул.

Бер карасаң, бик күңелсез тамаша булырга тиеш кебек. «Берни эшләмәгән, гап-гади кеше» биргән интервьюда ис китәрлек ни булсын инде? Ләкин спектакль барган ике сәгать эчендә тамашачы Насыйбулла белән бергә көлә дә, җылый да, шатлана да, борчыла да, гаҗәпләнеп тел дә шартлата, кайбер вакытларда тын да алырга куркып утыра һәм хәтта тетрәнеп куйган чаклары да була. Чөнки, Фаил Ибраһимов әйткәнчә, һәркем сәхнәдән үз бабасының йөрәк тибешен тоя.
«Бу әсәрдә дөреслек, хакыйкать, ХХ гасырда тормыш иткән, аның бөтен авырлыкларын, трагедияләрен үзе аша үткәргән кеше язмышы бар. Мондый язмыш бер Насыйбуллада гына түгел бит, аерым бер гаилә язмышы гына да түгел бу, ә миллионлаган совет кешеләренеке. Советлар Союзы геройлары турында күп язылды, ләкин бит Бөек Ватан сугышы солдатларының 90 проценты нәкъ менә Насыйбулла кебекләр иде һәм алар да Җиңүгә үз өлешләрен кертте. Әмма аларның күбесе тиешле хөрмәтне күрә алмыйча, үпкәләп-рәнҗебрәк теге дөньяга китеп барды», – ди режиссер.

«Үсәм әле мин, абый!»
Драматург нинди генә шәп пьеса язмасын, режиссер аны ничек кенә оста итеп куймасын, сәхнәдә образны артист тудыра. «Артистлар – изге затлар, – дип юкка гына әйтмидер шул ук Фаил Ибраһимов. – Алар балаларча ышанып, башка кеше гомере белән яшәп карый белә торган, нинди генә битлек яки кием кисә дә, үзен шул кеше яки хайван итеп ышандыра ала белүчеләр. Шул ук вакытта артист үзенең образына дөньяны ничек аңлавын да сала. Башланып киткәч, спектакль инде режиссер кулында түгел, ә артист иркендә».

Тамашачыларның Насыйбулланы Әлмәндәрне яраткан кебек үз итүләре, якын күрүләре, сүз дә юк, сәхнәдә бу образны тудырган Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллинның талантлы эше нәтиҗәсе. Ул бу рольне чыннан да иң югары һөнәри дәрәҗәдә башкара. Юкка гына «Тантана» театраль премиясе иң беренче мәртәбә тапшырылганда Насыйбулла образы өчен «Ир-ат ролен иң оста башкаручы» номинациясендә нәкъ менә ул лауреат исеменә лаек булмагандыр инде. Ә бит дәгъвачылар арасында ул елны бик күп мәшһүр, исемнәре күбрәк танылган, зур артистлар бар иде!

Насыйбулла картка сәхнәдә җан кертү өчен, күрәсең, Рафил Сәгъдуллин кебек ишле гаиләдә тугызынчы төпчек малай булып туарга кирәктер. Җыр-моң яратучы әниең белән Сабан туйларында, балмаскарадларда, концертларда катнашып йөрергә кирәктер. Авыл белән, туганнарың белән элемтәне өзмәскә, анда кайткач олы кешеләрне тыңлый белергә, аларның һәрнәрсәгә уен-көлке, шаяру белән карау, бер-берсенә төрттерү, сарказм, сатира, хәтта үзеннән-үзе көлү хас икәнен күрә белергә кирәктер.

Театр училищесына укырга кергәндә имтиханнар алган Марсель Сәлимҗановка: «Безнең нәселдә барысы да озын буйлы, үсәм әле мин, абый!» — дип хәйләли белергә кирәктер. Фәрит Бикчәнтәевләр, Гафур Каюмовлар белән бергәләп Наилә Гәрәева һәм Илдар Хәйруллин сыйныфын тәмамлагач, берничә ел Рабит Батулла җитәкчелегендә Наил Шәйхетдинов, Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовләр белән Тинчурин театрында уйнап тәҗрибә җыярга кирәктер.

Юморы да, фәлсәфәсе дә
Рафил Сәгъдуллин Чаллы театры оешканның беренче көннәреннән бирле хезмәт куя. Бик күп кечкенә һәм зур рольләр башкара, режиссер биргән һәрберсенә чытырдап ябыша торган була. Николай Гогольнең «Өйләнү»дә – Подколесин, Алексей Поповның «Көнләшәм, яратам»ында – Мансур, Жан-Батист Мольерның «Саран»ында – Гарпагон ул иҗат иткән уңышлы образларның берничәсе генә. Шунысын да өстик, Рафил Сәгъдуллин –«Тантана» бүләгенә ике мәртәбә лаек булган азсанлы артистларның берсе. Икенче мәртәбә ул бу дәрәҗәле бүләккә Жеральд Сиблейрасның «Тирәкләр шаулый җилдә» трагикомедиясендә башкарган роле өчен хезмәттәшләре белән берлектә иң дәрәҗәле номинацияләрнең берсендә («Иң яхшы актерлар ансамбле») лаек булды.

Насыйбулланы халык нигә ярата, дип сорадык без Рафил әфәндедән.
– Еш кына халык драмалар яратмый, диләр. Ә «Абага алмасы ачы була» куелганда  һаман саен заллар тулып тора! Начар комедия караса, кеше бик озак театрга килмичә йөри, чөнки күңеле бизеп китә, – диде артист. – Ә «Абага»га кеше берсеннән-берсе ишетеп килә. Чөнки бу спектакльдә беркемгә дә көчләп ниндидер фикер тагылмый, ул кешене артык ялыктырмый, чөнки юмор белән үрелеп бара, бик тирән фәлсәфәсе дә бар.

Ышанасы килә
Рафил Сәгъдуллиннан сүзләренчә, шул ук вакытта әсәрдә бик кыю һәм усал фикерләр дә яңгырый, әмма алар бик җайлы, матур итеп кенә әйтелә, һәркем уйланырлык итеп бирелә. Кеше үз-үзенә сораулар куя: «Нәрсә өчен яшим мин? Нәрсәгә балалар үстерәм? Нәрсә өчен эшлим?»

«Зур дәрәҗәле ирләр кыенсынмыйча күзләреннән яшьләр чыгарып карыйлар бу спектакльне. “Бик озак шул спектакль турында уйланып йөрдем”, – дип үземә килеп әйткәннәре бар. Шундый спаектакльләребез күбрәк булсын иде», – дигән теләк белдерде әңгәмәдәшебез.

Ә без аңа үз чиратыбызда Насыйбулла, Әлмәндәрләрнеке кебек озын гомер, иҗади уңышлар, сүнмәс илһам дәрте теләп калабыз. Рафил Сәгъдуллин кебек репертуарны җигелеп тартып баручы артисларга бу бик тә кирәк. Ул һәм аның иҗатташ дуслары безне сәхнәдә әле озак шатландырыр дип өметләнәбез. 

«Абага алмасы ачы була»ның финалында тамашачыларның озын-озаклап кул чабып Насыйбулла-Рафилне сәхнәдән җибәрәсе килмәгәнен күргәч, татар әдәбияты, театр сәнгате тагын бер үлемсез геройга баеды дип ышанасы килә.

Илиса Ганеева.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading